Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" с татарским языком обучения Советского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420029, г. Казань, ул. Пионерская, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-272-36-42 |
| E-Mail: | G20.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" |
| Руководитель: | Арсланова Рахима Минвалиевна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 769 учащихся (в том числе 1 иностранных гражданина) Язык обучения- татарский. |
| У нас учат: | 51 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" с татарским языком обучения Советского района г.Казани - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 ( 59 ) 60 >>
-
Көз сылуы Сөмбелә-2017 17.10.2017

Бүген 5 нче һәм 8 нче сыйныфлар арасында "Көз сылуы Сөмбелә-2017" бәйгесе узды. Сөмбеләләребез бар яктан да камил булып чыктылар. Гран-прины 6нчы В сыйныфы укучысы Әхтәмова Айлина, ә беренче урынны Әүхадиева Зилә яулады. Без аларны җиңүләре белән котлыйбыз. Алга таба да уңышлар теләп калабыз!
-
Литературные дворики 14.10.2017

В октябре в Казани в рамках проекта "Читающий город - грамотный город" проходит Республиканская акция "Литературные дворики". Учащиеся 10 класса вместе с классным руководителем Лебедевой Л. В. приняли участие в данном проекте, проведя Литературно-музыкальный вечер "Есть женщина, душа которой сказка" (к 125 - летию со дня рождения Марины Цветаевой). Также ученики поучаствовали во флешмобе. Данная акция способствует формированию интереса к книге и чтению, содействует развитию читательской грамотности.
-
Хәйрия ярминкәсе 13.10.2017

Бүген безнең гимназиядә Хәйрия ярминкәсе узды. Гимназия ишегалды музыкага күмелеп, гөрләп торды. Ярминкә барышында "Әдәби-шигъри" кичә дә үткәрелде. Укучылар бер-берләрен уздырып, матур-матур кул эшләрен, төрле тәм-томнарны, шигырь сөйли-сөйли саттылар. Укучылар гына түгел, укытучылар да шигырь сөйләделәр. Ярминкә матур үтте. Һәрвакытта да шулай изге гамәлләр кылып яшик!
-
"Таяну ноктасы"нда 09.10.2017

Милли мәсьәләләргә, укыту- тәрбия темасына кагылышлы ТНВ ның " Таяну ноктасы" тапшыруларында еш кына безнең директорыбыз Рәхимә Мивәлиевна Арсланова да катнаша. Бу тапшыруларны ТНВ ның видеоархивыннан да карап була: 15.08. , 05.10., 09.10.2017 чыккан программаларда югарыда әйтелгән темалар буенча директорыбызның һәм күренекле шәхесләребезнең кыю фикерләрен ишетә аласыз.
-
Мәскәүдә белемнәрен күтәрәләр 07.10.2017

Безнең гимназия укытучылары һәрдаим үз белемнәрен күтәрү өстендә эшлиләр.Шул уңайдан 3 нче октябрьдән тугыз укытучыбыз һөнәри осталыкларын күтәрү максатында Мәскәүгә юл тоттылар.Без аларның яңа идеяләр, көч туплап кайтуларын көтеп калабыз!
-
Гимназия " Татарстан Республикасының иң яхшы уку йорты-2017" исемлегенә кертелде 07.10.2017

6.06.2017 Укытучылар көненә багышланган, Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов катнашында Корстонда узган тантанада безнең гимназияне " Татарстан Республикасының иң яхшы уку йорты 2017 - Лучшее образовательное учреждение Республики Татарстан-2017" исемлегенә кертелүе турында директорыбыз Рәхимә Минвәли кызы Арслановага Диплом тапшырдылар. Бу безнең өчен зур горурлык!
Барлык гимназия коллективын, шәхсән Рәхимә Минвәлиевнаны бу олы бүләк белән тәбрик итәбез! Гимназиябезгә яңа уңышлар һәм яңа үрләр телибез!
-
Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының мәктәп этабы 03.10.2017

25 нче сентябрьдән бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының мәктәп туры башланды. Тарих, рус теле, физика, хокук, чит телләр, экология фәннәреннән узган олимпиадаларда 100 гә якын бала көч сынашты. Алда математика ( 5.10), технология ( 6,7.10), җәмгыять белеме( 9.10), география(10.10.), рус әдәбияты( 11.10.), химия( 11.10.), информатика ( 12.10), биология( 16.10.), физ-ра ( 17,18.10) фәннәреннән олимпиада. Олимпиада ул - фән өлкәсендәге иң көчле укучыны ачыклый торган ярыш. Уңышлар сезгә, балалар!
-
Өлкәннәр көне 01.10.2017

1 нче октябрь - Өлкәннәр көне. Шул уңайдан әби-бабайларыбызны гимназиягә кунакка чакыру - бик күркәм традициягә әйләнде. Бәйрәм концерты әби-бабайларыбызның күңеленә хуш килде. Шулай булмый ни! Үзләренең онык-оныкчыклары чыгыш ясады бит. Директорыбыз Рәхимә Минвәли кызы да "Өлкәннәр көне белән түгел, Яшьләр көне белән Сезне!" -дип котлагач, өлкәннәр, бик канәгать елмаеп, яшәреп киткәндәй булдылар. Чыннан да, безнең әби-бабайларыбыз бик матур итеп киенеп, күтәренке кәеф белән килгәннәр, шуңа да һәрберсе яшь, мөлаем, чибәр күренделәр. Алар концерт карап, үзләре дә кушылып, биеп, чәйләр эчеп күңелле генә ял итеп киттеләр.
Кадерле әби-бабайларбыз!
Сезне тагын бер тапкыр бәйрәм белән котлыйбыз!
Сезнең тормыш юлы матур тарих,Күпләр өчен үрнәк булырлык.Рәхмәт, дибез, сезгә чын йөрәктән,Сезнең гомер — безнең горурлык. -
Международный день наблюдения птиц 30.09.2017

С 24 сентября по 2 октября проходят Международные дни наблюдения птиц. Впервые данная акция прошла в 1993 году. 30 сентября в данной акции решили принять участие ученики 10 класса под руководством Лебедевой Лидии Владимировны. Они подсчитали и записали количество и разновидности птиц, обитающих как на территории гимназии, так и на территориях, прилегающих к домам учеников.
-
Республика семинары узды 23.09.2017

21 сентябрь көнне гимназиядә башлангыч сыйныф укытучыларының республика семинары узды. Гимназия укытучылары Минимуллина А.Х., Тяминова Л.К., Хакимова Ф.Н.,Валиева И.Я. ачык дәресләр, класстан тыш чаралар, мастер-класслар, дәрестән тыш эшчәнлек чаралары күрсәттеләр. Аеруча, семинарда катнашучыларны CLIL методологиясенә нигезләнеп үткәрелгән математика дәресе, " Милли мирас", " Алиш варислары" музейлары, каратэ түгәрәгенең эшчәнлеге кызыксындырды.
Семинар эшлекле төстә һәм югары дәрәҗәдә узды.










