Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" с татарским языком обучения Советского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420029, г. Казань, ул. Пионерская, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-272-36-42 |
| E-Mail: | G20.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" |
| Руководитель: | Арсланова Рахима Минвалиевна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 769 учащихся (в том числе 1 иностранных гражданина) Язык обучения- татарский. |
| У нас учат: | 51 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" с татарским языком обучения Советского района г.Казани - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>
-
" Ак калфак" утырышы гимназиядә узды 21.12.2017

15 нче декабрь көнне безнең гимназиядә " Ак калфак" иҗтимагый оешмасының утырышы узды. Аны хатын-кызларның Бөтендөнья " Ак калфак" ешмасының җитәкчесе Кәдрия Рәис кызы алып барды.Чарада башкалабыз мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында эшләүче мөгаллимәләр, тәрбиячеләр, югары сыйныф укучылары катнашты.
Утырыш гимназия укучыларының чыгышлары белән башланып китте. Кәдрия Рәис кызы оешманың эшчәнлегенә тукталды, балага исем кушу, беренче мунчага кертү һ.б милли йолалар турында эчтәлекле чыгыш ясады, сорауларга җавап бирде.
Утырышта Казан шәһәре буенча " Ак калфак" иҗтимагый оешмасының җитәкчесе сайланды. Бу вазифага директорыбыз, К.Насыйри премиясе лауреаты Рәхимә Минвәли кызы Арсланова билгеләнде.
-
Яшь укытучыларыбыз дәрес күрсәтә 20.12.2017

Яшь укытучыларыбыз hөнәри осталыкларын үстерү максатында семинар, конференцияләрдә катнашалар, гимназия укытучыларының дәресләренә керәләр.Үзләре дә ачык дәресләр күрсәтәләр, методик осталыкларын үстерү өстендә максатчан эш алып баралар.
20.12. 2017 көнне яшь мөгаллимәләребез Сафиуллина Ландыш Ренатовна hәм Әбүбәкирова Раушания Радиковна ачык дәресләр күрсәттеләр һәм үзләренең өметле педагоглар икәнен расладылар. Без аларга киләчәктә уңышлар телибез!
-
Приглашаем на НПК " Право как основа современного общества" 19.12.2017

Приглашаем Вас для участия в очном туре конференции школьников и студентов «Право как основа современного общества», который состоится 22 декабря 2017 года на базе МБОУ "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" Советского района г. Казани. (ул.Пионерская, д.10.)
Список приглашенных на сайте в разделе Конференция
-
Олимпиадада җиңү! 14.12.2017

11 нче декабрь көнне ТИСБИ үткәргән ачык фән олимпиадаларында катнашып, 10 нчы сыйныф укучысы Валиуллина Индира ( укытучысы- Лебедева Л.В.) рус теленнән I урын яулап кайтты.Котлыйбыз!
-
" Ак калфак" утырышына чакырабыз! 14.12.2017

Хөрмәтле укытучылар, укучылар, әти-әниләр!
15 нче декабрь көнне гимназиябездә " Ак калфак" оешмасының утырышы булачак. Бу чарада " Ак калфак" оешмасының җитәкчесе Кәдрия Рәис кызы, шәһәребез мәктәпләренең мөгаллимнәре, балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм һәрбер теләүче катнаша алачак.Көтеп калабыз!
Башлана 14.00 сәгатьтә, зур актлар залында.
-
"Под прозрачным льдом глазури. Фарфор Петербурга" 11.12.2017

7 декабря 10 класс вместе с классным руководителем Лебедевой Л. В посетил выставку "Под прозрачным льдом глазури. Фарфор Петербурга" (Центр "Эрмитаж - Казань"). Масштабная экспозиция знакомит с более 500 произведений мастеров 18-21 вв первого в России фарфорового завода из собрания Государственного Эрмитажа и АО "Императорский фарфоровый завод". Пять разделов выставки не оставили равнодушным ни одного из учащихся.
-
Рус әдәбиятыннан олимпиада призерлары 11.12.2017

Рус әдәбиятыннан узган Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабында призер булып танылдылар:
Габдулхаева Элина, 8 нче Б сыйныфы укучысы;
Миндубаева Исламия, 11 нче сыйныф укучысы;
Котдусова Амина, 9 нчы сыйныф укучысы.
Укытучылары: Хафизова Л.А. һәм Лебедева Л.В.
Котлыйбыз!
-
Шахмат турниры 11.12.2017

Гимназия укучысы Киселева Татьяна район күләмендә 2008-2011 елгы укучылар арасында узган шахмат турнирында III урын яулап кайтты.
Котлыйбыз һәм яңадан-яңа уңышлар телибез!
-
Мәдәни Казан серләре - Тайна культурной Казани 11.12.2017

9 нчы декабрь көнне " Мәдәни Казан серләре - Тайна культурной Казани" исемле шәһәр квест - уены узды. Чарада 21 мәктәп катнашты. Гимназиябезнең 6 нчы сыйныф укучыларыннан торган команда бу уенда III урынга лаек булды. Котлыйбыз!
-
Методик десант 08.12.2017

7 декабрь көнне гимназиябезгә методик ярдәм күрсәтү, укытучылар белән аралашу максатында Казан шәһәре мәгариф идарәсенең методик үзәге белгече Зиннәтуллин Раиф Кәримулла улы килде. Ул татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән киңәшмә үткәрде, аларның күп кенә сорауларына җавап бирде. Раиф Кәримуллович директор урынбасарлары белән дә аерым аралашты. Алар белән эшлекле әңгәмә үткәрде, мәгариф өлкәсендәге яңалыклар белән таныштырды, киңәшләрен бирде.Бу очрашу эшлекле төстә узды һәм бик урынлы булды.










