Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" с татарским языком обучения Советского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420029, г. Казань, ул. Пионерская, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-272-36-42 |
| E-Mail: | G20.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" |
| Руководитель: | Арсланова Рахима Минвалиевна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 769 учащихся (в том числе 1 иностранных гражданина) Язык обучения- татарский. |
| У нас учат: | 51 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" с татарским языком обучения Советского района г.Казани - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>
-
2 НЧЕ АПРЕЛЬ - ХАЛЫКАРА БАЛАЛАР КИТАБЫ КӨНЕ. 09.04.2021

2 НЧЕ АПРЕЛЬ - ХАЛЫКАРА БАЛАЛАР КИТАБЫ КӨНЕ
Гимназиядә кызыклы шәхесләр белән очрашулар күркәм традициягә әйләнде. Бүген 02.04.2021 көнне гимназиядә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге, Халыкара балалар китабы көне уңаеннан "Шигърият бакчасында" исемле бик матур әдәби кичә узды.
Чарада Татарстан Республикасының Язучылар берлеге әгъзалары, шагыйрьләр: Ләбиб Лерон, Фәйрүзә Мөслимова, Ленар Шәех , Йолдыз Шәрәпова, Рифат Сәлах катнашты. Шигърият кичәсендә балалар авторларыбызның шигырьләрен укыдылар.
Чара җыр-биюләр белән үрелеп барды. Шагыйрьләр укучыларның сорауларына җавап биреп аларга үз киңәш-теләкләрен дә җиткерделәр.___________________________________________________________________________________________________________________________
Встречи с интересными личностями в гимназии стали доброй традицией.
Сегодня 02.04.2021 в гимназии прошел замечательный литературный вечер "В саду поэзии", посвященный году родных языков и народного единства и Международному дню детской книги.
В мероприятии приняли участие члены Союза писателей Республики Татарстан, поэты Лабиб Лерон, Файруза Муслимова, Ленар Шаех, Йолдыз Шарапова, Рифат Салах.
На вечере поэзии дети читали стихи наших авторов. Мероприятие сопровождалось песнями и танцами. Поэты ответили на вопросы детей и дали им свои советы.
#тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы #татартеленсаклыйк #татартеленяратам #20гимназияабдуллаалиш #стихинататарском #дуслыккупере #добрыйсоветский #2021годродныхязыковинародногоединства -
Роберт Миннуллин исемендәге IV фәнни-гамәли конференция 09.04.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан укучыларыбыз бик күп чараларда катнашалар. Әле менә Роберт Миннуллин исемендәге IV Республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә укучыларыбыз бик матур нәтиҗәләргә ирештеләр:
Сәгъдиева Язилэ - III урын, 8 нче А сыйныф
Гарифуллина Камилла- III урын, 3 нче А сыйныф
Рамазанова Айгизә- II урын, 1 нче А сыйныф
Котлыйбыз!Мин яратам сезне, чардашларым!
Сез кадерле миңа барыгыз да!
Шуңа күрә дә мин сезнең белән,
Шуңа күрә дә мин яныгызда!
Роберт Миңнуллин
#татартеленсаклыйк #татартеленяратам #20гимназияабдуллаалиш #стихинататарском #дуслыккупере #добрыйсоветский #2021годродныхязыковинародногоединства #тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
-
1 нче сыйныфка балаларны кабул итү. Прием детей в 1 класс. 05.04.2021

Хөрмәтле әти- әниләр!
01 апрельдән Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиягә 1 нче сыйныфка укучылар кабул итү башланды.Тулырак мәглүмат сайтның " Прием детей - Балаларны кабул итү" " бүлегендә.
Сылтама:https://edu.tatar.ru/sovetcki/page2414.htm/page3818167.htm
Кабул итү көннәре: сишәмбе 14.00- 16.00 һәм шимбә: 9.00-13.00
Уважаемые родители!
В МБОУ "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" " начинается прием детей в 1 класс:
- 01 апреля 2021 года по 30 июня 2021 года для родителей (законных представителей) детей, проживающих на закрепленной территории и имеющих преимущественное право.( подробнее а разделе " Прием в гимназию"
- 01 июля 2021 года по 05 сентября 2021 года для родителей (законных представителей) детей, не проживающих на закрепленной территории.
Запись производится 01 апреля 2021 года: вторник: с 14.00 до 16. 00 и
суббота: с 9.00 до 13.00
С более подробной информацией мжно ознакомиться в разделе " Прием детей в гимназию".
Ссылка: https://edu.tatar.ru/sovetcki/page2414.htm/page3818167.htm
-
Ләбиб Лерон белән истәлекле очрашу! 01.04.2021

Бүген (01.04.2021) көнне гимназиядә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы планы нигезендә, Халыкара балалар китабы көне уңаеннан шагыйрь, А.Алиш премиясе лауреаты, "Мирас" журналының баш мөхәррире Ләбиб Леронның иҗатына багышланган бик матур әдәби кичә узды.
#татартеленсаклыйк #татартеленяратам #20гимназияабдуллаалиш #стихинататарском #дуслыккупере #добрыйсоветский #2021годродныхязыковинародногоединства
-
Поздравляем! Котлыйбыз! 30.03.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан укучыларыбыз төрле әдәби кичәләрдә, конференцияләрдә катнаша. Март аенда Санкт- Петербургта узган Халыкара иҗади фестивальдә җиңү яулаган 8 Б сыйныфы укучысы Епифанова Ярославаны һәм Бөтенроссия Лобачев исемендәге фәнни- гамәли конференциядә III урынга лаек булган Кузьмина Милананы ( укытучылары- Хафизова Л.А.) котлыйбыз!
Поздравляем победителя III Международного конкурс- фестиваля " Играем классику" в номинации " Стихи, художественное слово" Епифанову Ярославу, ученицу 8 Б класса ( рук.- Хафизова Л.А.) и призера ( Диплом III степени) Всероссийского НПК учащихся им. Лобачевского Кузьмину Милану, ученицу 8 класса
( рук.- Хафизова Л.А.). Желаем дальнейших побед!
#татартеленсаклыйк #татартеленяратам #20гимназияабдуллаалиш #стихинататарском #дуслыккупере #добрыйсоветский #2021годродныхязыковинародногоединства
-
Республиканский конкурс "Весенний перезвон" 29.03.2021

Театральный коллектив гимназии "Энҗе бөртекләре" под руководством Галеевой Гульназ Шамилевны занял 1 место в республиканском творческом конкурсе "Весенний перезвон".
Гимназиябезнең " Энҗе бөртекләре"(җитәкчесе- Галеева Гөлназ Шамил кызы) театр коллективы " Язгы тамчы" республика иҗат бәйгесендә I урын яуладылар. Котлыйбыз!
#татартеленсаклыйк #татартеленяратам #20гимназияабдуллаалиш #стихинататарском #дуслыккупере #добрыйсоветский #2021годродныхязыковинародногоединства
-
Милли бизәкләр музеенда мастер-класс узды! 25.03.2021

Гимназиябездә "Тылсым иле" дип аталган милли бизәкләр музеенда мастер-класс узды. Балалар халкыбызның милли бизәкләре белән якынрак таныштылар, милли киемнәрнең исемнәрен, бизәкләрдәге элементларның һәм төсләрнең гармониясе берләшүе турында белемнәрен арттырдылар.
#татартеленсаклыйк #татартеленяратам #20гимназияабдуллаалиш #стихинататарском #дуслыккупере #добрыйсоветский #2021годродныхязыковинародногоединства
-
" Тылсым иле" язгы лагере 22.03.2021

Гимназиядә язгы "Тылсым иле" лагере эшли башлады. Беренче көннән үк балаларга бик күп чаралар үткәрелде. Шуларның берсе - "Нәүрүз" бәйрәме.
"Бәйрәм мөбәрәкбад", - диеп,
Яңа елны көтәләр.
Кыш көне түгел, яз көне
Аны бәйрәм итәләр.
Төрки халыклар бәйрәмне
Ничек атап йөртәләр?
- Әйе, бу - "Нәүрүз" бәйрәме. Кояш астрологик календаре буенча яңа елны, яңа көнне каршылау. Әлеге бәйрәмдә балалар Кыш бабай белән саубуллаштылар, Нәүрүзбикәгә үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр.
Лагерь дәвамында балаларны бик кызыклы, мавыктыргыч чаралар, экскурсияләр көтеп кала.
#татартеленсаклыйк #татартеленяратам #20гимназияабдуллаалиш #стихинататарском #дуслыккупере #добрыйсоветский #2021годродныхязыковинародногоединства
-
Әниләр конференциясе 15.03.2021

13.03 көнне гимназиядә Әниләр конференциясе узды.Әниләребез балаларны тәрбияләүдә булган проблемалары турында сөйләштеләр,уңышлары,фикерләре белән уртаклаштылар,психолог киңәшләрен тыңладылар,анкета сорауларына җавап бирделәр һәм мастер-класста катнашып,балаларына үз куллары белән бүләкләр әзерләделәр.
Конференция бик матур узды.
#татартеленсаклыйк #татартеленяратам #20гимназияабдуллаалиш #стихинататарском #дуслыккупере #добрыйсоветский #2021годродныхязыковинародногоединства
-
VII Җыр фестивале узды 06.03.2021

05.02.көнне гимназиядә традицион VII Җыр фестивале узды.Быел ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде.Һәр сыйныф бик матур эчтәлекле татар җырлары сайлаганнар, үзләренең чыгышларын милли костюмнар белән дә баетканнар. Укучыларны әзерләүче укытучыларга, аеруча, музыка укытучысы Урманчеева Гөлнур Таһир кызына олы рәхмәтебезне белдерәбез. Бу чара гимназиябезгә бәйрәм рухы кертте. Гран - прига 4 Б сыйныфы ия булды.
#тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы #татартеленсаклыйк #татартеленяратам #20гимназияабдуллаалиш #стихинататарском #дуслыккупере #добрыйсоветский #2021годродныхязыковинародногоединства










