Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" Советского района г.Казани
Визитная карточка
Адрес: | 420029, г. Казань, ул. Пионерская, д. 10 |
Телефон: | +7(843)-272-36-42 |
E-Mail: | gim2072@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" |
Руководитель: | Арсланова Рахима Минвалиевна |
Год основания учреждения: | 2001 |
У нас учатся: | 760 учащихся (в том числе 2 иностранных гражданина) Язык обучения- татарский. |
У нас учат: | 49 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" Советского района г.Казани - новости
Страницы: << 21 22 ( 23 ) 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Халыклар дуслыгы фестивале
20.02.2021
18.02.2021 көнне гимназиябездә быел Республикабызда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган, Халыкара туган тел көне уңаеннан V "Халыклар дуслыгы" фестивале узды. Чарада балалар төрле халыкларының тарихы, гореф-гадәтләре, милли киемнәре, җыр- биюләре, аш-сулары белән таныштырдылар. Бу фестивальдә барлыгы 28 сыйныф катнашты.Чара оешкан төстә, бик матур, күңелле узды.
#татартеленсаклыйк #татартеленяратам #20гимназияабдуллаалиш #стихинататарском #дуслыккупере #добрыйсоветский #2021годродныхязыковинародногоединства
-
Әтиләр конференциясе
20.02.2021
20.02.2021 көнне гимназиябездә Ватанны саклаучылар һәм Халыкара туган тел көннәренә багышланган "Гаиләдә ата тәрбиясенең роле" дигән Әтиләр конференциясе узды. Бу чарада әтиләребез балаларны тәрбияләүдә булган тәҗрибәләре, проблемалы очракларны чишү юллары белән уртаклаштылар, бер - берсе белән аралаштылар. 9 нчы һәм 7 нче сыйныф укучыларының әтиләре Әбубакиров Радик Таҗетдинович һәм Садыйков Дамир Сәхәбутдинович үзләренең тәрбия ысуллары, балалары белән булган уртак шөгыльләре турында бик мавыктыргыч итеп сөйләделәр. Чараны директорыбыз Рәхимә Минвәлиевна Арсланова алып барды. Психолог Лариса Анатольевна Клинцова әтиләргә үз киңәшләрен бирде, проблемалы ситуациярне чишү юлларын күрсәтте. Чарадан соң әтиләр, укучылар һәм укытучылар арасында волейбол ярышы узды.
-
"Сыйныф җитәкчесе-2021" бәйгесе.
16.02.2021
Район күләмендә узган "Сыйныф-җитәкчесе-2021" бәйгесендә гимназиябезнең инглиз теле укытучысы, 10 сыйныф җитәкчесе Сафиуллина Ландыш Ренат кызы катнашып III урынга лаек булды.
-
Муса Җәлилнең 115-еллыгына
15.02.2021
15.02 көнне Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы планы нигезендә һәм Муса Җәлилнең тууына 115-ел уңаеннан гимназиядә әдәби- музыкаль, шигърият кичәләре узды. Укучылар тәнәфесләрдә " Ачык микрофон" кысаларында Муса Җәлилнең шигырьләрен укыдылар.
-
И.Хәлфин республика конференциясе призерларын котлыйбыз!
09.02.2021
Быел Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елына багышланган XVI И.Хәлфин исемендәге республика конференциясендә катнашып призер булган укучыларыбызны: Кузьмина Милананы,8 б кл. (укытучысы-Хафизова Л.А) һәм Кашапова Зәмирәне ,10 кл.(укытучысы- Фәхретдинова Г.М һәм Зарипова М.Г.) чын күңелдән котлыйбыз!
Поздравляем наших призеров XVI республиканского конкурса им.И.Хальфина Кузьмину Милану (педагог- Хафизова Л.А) и Кашапову Замиру ( рук. - Фахрутдинова Г.М и Зарипова М.Г.)
-
Worldskils juniors
09.02.2021
Оренбургта узган Worldskils juniors ( Яшь һөнәрчеләр (14-16 яшь)) чемпионатында 9 нчы А сыйныфы укучысы Мифтахов Әмирхан "Мобиль роботехника" юнәлеше буенча көч сынашып, җиңү ( I урын) яулап кайтты. Котлыйбыз һәм яңа этапта зур уңышлар телибез!
-
РФ Герое Г.Г.Хайруллин белән очрашу.
09.02.2021
5 нче февраль көнне патриотик декада һәм Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы планнары кысаларында 5 нче А сыйныфы укучылары ( кл. җитәкчесе- Зарипова М.Г.) Г.Г. Хәйруллин белән очрашу уздырдылар. Газинур Гарифҗан улы балаларга үзенең батырлыгы турында сөйләде. Ул 1996 елда ИЛ-76 һава судносында,378 көн тоткынлыктан соң, Кандагар төрмәсеннән кача. Кыюлыгы һәм рухи батырлыгы өчен ул Россия Федерациясе Герое исеменә лаек була. "Бу 378 көн бөтен тормышымны тамырдан үзгәртте, мин тормышны, гаиләм,дусларымның кадерен белә башладым.Урамга чыгу һәм теләгән җиргә бару мөмкинлегенең нинди зур бәхет икәнен аңладым», – дип уртаклашты Газинур Гарифҗан улы.Ул балаларны туган илне яратырга,туган телне сакларга өндәде. Балачак хәтирәләре һәм истәлекләре турында да сөйләде Герой. Бу балалар өчен очрашу гына түгел, ә батырлык дәресе булды.( продолжение)
-
Флера Калмурзина исемендәге I " Милли мирас" иҗади эшләр район бәйгесе
08.02.2021
08.02 көнне Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиядә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган Флера Калмурзина исемендәге “Милли мирас” I район иҗади эшләр бәйгесе узды. Бу бәйгегә Совет районы мәктәпләреннән һәм өстәмә белем бирү оешмаларыннан 85 эш кабул ителде. Эшләрне бәяләү комиссиясендә Флера Калмурзинаның туганнары: кызы,социаль-гуманитар көллиятенең өлкән мөгаллиме Фәридә Гайсина һәм бүгенге көндә Мәскәүдә яшәп иҗат итүче язучы Роберт Гәрәев тә катнаштылар.
К Году родных языков и народного единства 08.02.2021 в МБОУ "Гимназия 20 имени Абдуллы Алиша"прошла работа комиссии по оцениванию работ I районного творческого конкурса " Милли мирас- Национальное наследие" имени известного дизайнера Флеры Калмурзиной. На конкурс пришло 85 работ из общеобразовательных учреждений и учреждений дополнительного образования Советского района. Самым главным условием этого конкурса был показ мастер-класса по изготовлению национальных изделий, рисунков с пояснением на родном(татарском) языке. Одним из интересных направлений было представление интервью с мастерами ручных изделий,с известными людьми. В работе комиссии приняли участие и родственники Ф. Калмурзиной : дочь, старший преподаватель колледжа социально - гуманитарных знаний Фарида Гайсина; внук дизайнера, писатель,ныне проживающий в Москве Роберт Гараев.
-
Экологик конференция "Зилант"
05.02.2021
Бүгенге көндә экологик проблема иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора. 4 нче февраль көнне гимназия күләмендә укучылар арасында экологик конференция узды. Укучылар үзләренең күзәтү эшләре белән чыгыш ясадылар. Конференция бик матур һәм оешкан төстә узды.
-
"Туган телем- татлы гөлем"
04.02.2021
2021 нче ел- Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы. Шул форсаттан китапханәдә күргәзмә оештырылды. Китапханә мөдире Садыйкова Рима Илдус кызы 5-6 нчы сыйныфлар белән туган телнең матурлыгы һәм көчлелеге турында дәрес-әңгәмә уздырылды.