• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Сармановский
  • Школы
  • МБОУ «Шарлиареминская начальная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБББУ "Шәрләрәмә башлангыч белем бирү мәктәбе"

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шарлиареминская начальная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423372, Республика Татарстан, Сармановский район, д. Шарлиарема, ул. Школьная, д. 55
Телефон: 8(85559)4-57-28
E-Mail: scharlea@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Шарлиареминская НОШ"
Руководитель: Мансурова Назиба Рашитовна
Год основания учреждения: 1973
У нас учатся: 4
У нас учат: 2

ВСЕ школьные новости

Ата-аналар җыелышы

Опубликовано: 24.10.2013

 

23 нче октябрь көнне Шәрләрәмә төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Һәр уңышның нигезендә тынгысыз хезмәт һәм изгелек ята” темасына ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта укучылар да катнашты. Мәктәп директоры Вәлиев Рамил Әзһәр улы катнашучыларны мәктәп тормышы белән таныштырганнан соң , ата-аналар өч төркемдә эшләде. Алар А.П. Чехов, А.С.Макаренко һәм Гиппократның тәрбия өлкәсенә кагылышлы канатлы сүзләренә аңлатма бирергә тиеш иделәр. Һәр төркемдә фикерләшү бик җанлы барды. Гыйләҗева Таһира, Гатиятуллина Гөлназ, Халиуллина Гөлнурлар  эчтәлекле чыгыш ясадылар.  Гатиятуллина Гүзәл Һәм Гыйләҗева Гөлнара да үз фикерләрен аерым әйттеләр.

Җыелышта ветеран-укытучы, Шәрләрәмә авылы ветераннар советы рәисе ШәйгардановаРоза Хәким кызы  да катнашты. Ул уңышка ирешүнең нигезендә тырышлык, тәртип, хезмәт сөючәнлек ятканын дәлилләп сөйләде.

Барлык кеше аның тынгысыз, бар эшкә дә өлгер булуына хәйран калды. Роза апа кайларда гына булмаган, кемнәр белән генә очрашмаган, кемнәр генә турында язмаган, нинди генә конкурсларда катнашмаган, исең китәрлек. Йокысыз төннәр заяга китмәгән, тырыш хезмәт аңа зур җиңү яуларга мөмкинлек бирде: ул республикада “Ел хатын-кызы” исемен алу дәрәҗәсенә иреште. Роза апа укучыларга  тырышып укырга, тәртипле булырга киңәш итте.

Соңыннан музыка укытучысы Шәйгарданова Зилә Хәмит кызы җитәкчелегендә укучылар концерты булды. Әти-әниләр балалары чыгышыннан бик канәгать булып таралыштылар.


Источник: Шәрләрәмә төп гомуми белем бирү мәктәбе

К списку новостей