Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шарлиареминский детский сад "Ромашка" Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Шәрләрәмә балалар бакчасы "Ромашка" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423372, Республика Татарстан, Сармановский район, д. Шарлиарема, ул.Школьная, д.55 |
| Телефон: | 8(85559)4-57-40 |
| E-Mail: | Romashka.Sharl@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шарлиареминский детский сад "Ромашка" |
| Руководитель: | Хадиева Гульнора Камилжановна |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 4 воспитанника (иностранных граждан нет) |
| У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шарлиареминский детский сад "Ромашка" Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Шәрләрәмә балалар бакчасы "Ромашка" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Безнең уңышлар. 04.05.2026

Колпаков Эрик участвовал VI Республиканском конкурсе "Читаем Тукая" в номинации "Рисунок" и награжден дипломом лауреата III степени.
Молодец,Эрик!
-
Г.Тукай-безнең күңелләрдә. 27.04.2026

Менә тагын апрель җитте. Бу ай безнең халкыбызда Габдулла Тукай белән бәйле.Аның белән танышу сабый чактан ук башлана: гаиләдә аның әкиятләрен укыйлар,ә инде балалар бакчасында төрле чаралар үткәрәләр.Безнең балалар бакчасы да Габдулла Тукай айлыгына тырышып әзерләнә:балалар белән мультфильмнар карыйбыз,әкиятләр буенча рәсемнәр ясыйбыз,шигырьләрен өйрәнәбез.
-
День эколят 24.04.2026

25 апреля, наша страна отмечает Всероссийский День Эколят! Этот особенный день посвящен привитию самым маленьким гражданам любви и заботы о природе.
Воспитанники вместе с родителями с огромным удовольствием рисовали яркие и красочные рисунки на тему: "Наши друзья-эколята"
-
Семинар-практикум. 20.04.2026

Бүген,20 апрель көнне,Зур Нөркәй балалар бакчасында "Эшчәнлекнең традицион булмаган төрләре аша балаларның экологик мәнфәгатьләрен үстерү" дигән темага база мәйданчынының семинар-практикумы узды.
-
Тәрәзә төбендә яшелчә бакчасы 16.04.2026

Балаларның табигатькә тотрыклы кызыксынуын формалаштыру, шулай ук экологик белемле бала тәрбияләү өчен уңайлы шартлар тудыру максатыннан, тәрәзә төбендә яшелчә бакчасы оештырылды. Кояш көннән-көн югарырак җылыта, көннәр озыная . Балалар бакчасында тәрәзә төбендә кечкенә генә бакча ясау бик күңелле эш, аеруча кыш яки яз айларында. Табигатьнең яңа бүләкләрен татып кына калмыйча, аның төсләренә, яшеллегенә дә сокланасы килә. Ләкин беренче язгы яшеллек синең тәрәзә төбендә өлгерсә, аннан да күңеллерәк нәрсә юк. . Тәрәзә бакчасы ярдәмендә балалар бүлмә шартларында үсемлекләрне ничек кайгыртырга, үсемлекләр үсеше өчен яктылык, җылылык, туфрак дымы кирәклеге турында яңа белемнәр алалар, танып белү һәм иҗади сәләтләрен үстерәләр.
-
Космонавтика көне 13.04.2026

Ел саен 12 апрельдә Россиядә Космонавтика көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә 1961 елның шул көнендә Җир орбитасына беренче тапкыр кеше булган космик корабль-спутник чыгарыла. Балалар бакчасында “Балаларга космос һәм Юрий Гагарин турында” дип исемләнгән чара үткәрелде.Чара барышында балалар иң героик вакыйгаларның берсе белән таныштылар,космик уеннар уйнадылар.
-
Безнең уңышлар. 09.04.2026

"Экологик әкият"муниципаль бәйгесендә катнаштык.Алга таба иҗади уңышлар телибез!
-
06.04.2026

Воспитательница Гатиятуллина Эльмира Наиловна прошла повышение квалификации по теме: "Воспитание в деятельности: практические инструменты формирования моральных норм и ценностных ориентаций у дошкольников в рамках ФОП ДО ( в том числе 16 часов - "Навыки оказания первой помощи") г. Набережные Челны.
-
1 апрель- Халыкара кошлар көне 01.04.2026

1906 елдан башлап дөнья күләмендә Халыкара кошлар көне үткәрелә.Кошлар - табигатьнең күрке, яме. Алар ялтыравыклы матур каурыйлары, нәфис гәүдәләре, нәни томшыклары, үзәк өзгеч җыр-моңнары, сайраулары белән табигатькә, кеше күңеленә ямь өстиләр, илhам бирәләр. Кошлардан башка дөнья ничек күңелсез булыр иде. Кошларны саклыйк, оялар ясыйк, җимлекләр элик!
-
Бала һәм әкият дөньясы 30.03.2026

Бала тормышында әкиятләр зур урын алып торалар. Әкият –бала өчен иң якыны. Әкиятләр балага дөньяны танып белергә, әхлак кагыйдәләрен үзләштерергә, гади генә итеп әйткәндә: яхшылыкны –яманлыктан аера белергә өйрәтә. Алай гына да түгел әле, әкиятләр – баланың иҗади сәләтен үстерергә, үз-үзен һәм әйләнә-тирәне тулысынча ачарга булыша.








