Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шарлиареминский детский сад "Ромашка" Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Шәрләрәмә балалар бакчасы "Ромашка" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423372, Республика Татарстан, Сармановский район, д. Шарлиарема, ул.Школьная, д.55 |
| Телефон: | 8(85559)4-57-40 |
| E-Mail: | Romashka.Sharl@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шарлиареминский детский сад "Ромашка" |
| Руководитель: | Хадиева Гульнора Камилжановна |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 3 воспитанника (иностранных граждан нет) |
| У нас учат: | 1 педагог |
-
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. 03.11.2026

Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Бу катлаулы чорда, безнең яклаучылар Ватан мәнфәгатьләрен махсус хәрби операциясе фронтларында яклаган вакытта, без аеруча бердәм булырга һәм ярдәм күрсәтергә тиеш.
Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә. -
Дидактик уеннар. 30.10.2026

Уен – ул бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз өлеше. Уеннар кешегә яшәве күңеллерәк булсын өчен кирәк. Әйе, җитез, өлгер, зирәк булып үсүе өчен төрле характердагы уеннар балалар тормышының аерылгысыз юлдашы булырга тиеш. Яшь буын тормышның төрле җайсызлыкларына бирешмәскә, уңышсызлыкларыннан җебеп төшмәскә тиеш дибез. Ә моңа яшьтән үк балаларның төрле уеннар уйнаулары аша ирешергә мөмкин. Дидактик уеннар – балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе.
-
Көз килде. 27.10.2026

Бурычлар: табигать матурлыгына соклана белү хисләре тәрбияләү, көзге яфраклар турындагы белемнәрен киңәйтү. Авазлар әйтелешен ныгыту;көзге табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәтү. Балаларда чиста, пөхтә эшләү теләге тәрбияләү, сөйләм телен үстерү эшен дәвам иттерү, буяулар белән эшләгәндә пөхтәлеккә ирешү.








