Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шарлиареминский детский сад "Ромашка" Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Шәрләрәмә балалар бакчасы "Ромашка" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423372, Республика Татарстан, Сармановский район, д. Шарлиарема, ул.Школьная, д.55 |
| Телефон: | 8(85559)4-57-40 |
| E-Mail: | Romashka.Sharl@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шарлиареминский детский сад "Ромашка" |
| Руководитель: | Хадиева Гульнора Камилжановна |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 3 воспитанника (иностранных граждан нет) |
| У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шарлиареминский детский сад "Ромашка" Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Шәрләрәмә балалар бакчасы "Ромашка" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Рәсем күргәзмәсе 18.09.2026

Абдулла Алишның туган көне уңаеннан балалар бакчасында рәсем күргәзмәсе оештырылды.Балалар әниләре белән Алиш әкиятләренә рәсем ясадылар.
-
А.Алиш абый китаплары. 15.09.2026

15 нче сентябрь Абдулла Алишның туган көне. Ул татар язучысы, балалар күңелен нечкә сиземләп, аларны сөендерерлек һәм урыны белән көендерерлек итеп язылган әкиятләр иҗат иткән. Язучының балалар тормышын матур чагылдырган җыйнак хикәяләре дә төрледән-төрле вакыйгалары белән яратып укыла, укучы күңелен кузгатып җибәрә.Бүген без Абдулла Алишның тормыш юлы, иҗаты белән таныштык. Аның китапларына күзәтү ясадык.
-
Балаларның сәләмәтлеген табиблар кайгырта! 11.09.2026

Сәламәтлек кешегә бер тапкыр һәм гомергә бирелә.Аны кеше гомере буе сакларга һәм кайгыртырга тиеш аны саклау һәм кайгырту – һәрбербезнең бурычы.
Һәр әти-әни баласын сәламәт күрергә тели.Баланың сәламәтлегенә исә кечкендән үк игътибар бирү мөхим. Шул уңайдан шәфкать туташы балаларның гомуми сәламәтлекләрен күзәтеп тора.
-
Игры - головоломки со счетными палочками. 08.09.2026

Дети, особенно в дошкольном возрасте, очень любознательны. Задача взрослых - помочь им познавать мир не только с помощью игрушек, явлений природы, конкретных бытовых предметов, но и при помощи абстрактных обучающих средств, одними из которых являются обыкновенные счетные палочки. Игры – головоломки со счетными палочками формируют такие качества, как усидчивость, упорство в достижении цели, находчивость, развивают конструктивные умения, умственную и творческую активность.
-
1 сентябрь- Белем көне,белем бәйрәме. 01.09.2026

Кадерле балалар! Көзнең тәүге бәйрәме сезнең барыгызга да муллык һәм иминлек алып килсен. Яңа уку елы күпсанлы ачышлар һәм югары нәтиҗәләргә бай булсын. Ил-көннәребез тыныч булсын.
-
Хуш,сөекле бакчабыз! 29.05.2026

Кадерле әти-әниләр, балалар, килгән кунаклар! Ел да була торган дулкынландыргыч та, шатлыклы да, моңсу да бәйрәм көне килеп җитте. Бүген без бакчабыздагы иң акыллы, иң тәртипле балаларыбызны мәктәпкә белем алырга озатабыз.
Алар безгә күпме күңелле мизгелләр бүләк иттеләр, зур ярдәмчеләребез булдылар. Ләкин барыбер күңелебез сөенә. Карагыз, алар барысы да нинди матурлар, исән-саулар, эш дигәндә мин-мин, дип, ял иткәндә җырлыйм-биим дип торалар, күзләре кызыксынудан янып тора. Балалар! Киләсе тормышыгызда да матур истәлекле вакыйгалар күп булсын. Бүгенге бәйрәм көне дә күңелегездә мәңге саклансын иде. Мәктәптә дә тырыш, тәртипле булыгыз. Уң юллар сезгә!
-
Без матурлык булдырабыз. 25.05.2026

Әйләнә-тирә дөньяның матурлыгын тою балачактан башлана. Балаларның тирә-юньдәге матурлыкны күрүе, тоюы кече яшьтән үк башлана.
Язгы җылы көннәр җитү белән бакчабызның чәчәк түтәлләре матур чәчәкләр һәм әкият геройлары белән бизәлде.
-
Саулык зур байлык. 20.05.2026

Бүген балалар бакчасында авыл фельшеры Салихҗанова Мәйсәрә Рәис кызы “Саулык – сәламәтлек зур байлык” темасына әңгәмәүткәрде. Әңгәмәнең максаты- үзеңнең сәламәтлегеңне сакларга өйрәтү, тәртипле тормышка өйрәтү. Безнең балалар бакчасына килүчеләр сәламәтлекне сакларга өйрәнеп китсеннәр.
-
Экологический уголок 11.05.2026

Цель экологического воспитания – формирование положительного отношения детей к природе, воспитание защитников природы, формирование человека нового типа с новым экологическим мышлением, способного осознавать последствия своих действий по отношению к окружающей среде и умеющего жить в относительной гармонии с природой. Уже в старшем возрасте дети без особых усилий усваивают комплекс экологических знаний, если знания преподносятся в доступной, увлекательной форме и если учитывается интерес ребёнка к природным явлениям.
-
Бәйрәм белән,ветераннар! 07.05.2026

Хөрмәтле сугыш, тыл һәм хезмәт ветераннары!Сезне чын күңелдән Бөек Җиңү көне белән кайнар котлыйбыз!Еллар узган саен без Бөек Җиңүнең олуг әһәмиятен, рухи дәвамчанлыгын ачыграк аңлый барабыз. Бу изге көндә без сугышта каһарманнарча көрәшкән, хезмәттә тиңдәшсез фидакарьлек күрсәткән, Ватанын өзелеп сөйгән данлы буын вәкиленә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.
9 май - ул өлкән буынның кан-күз яшьләре, ачлык-ялангачлык аша табылган, үтә кыйммәткә төшкән Җиңү көне. Бу сагышлы бәйрәм, яшь аралаш сөенә торган көн. Без, бүгенге буын, Бөек Җиңү көнен якынайткан ватандашларыбызны һичкайчан онытмаска, һәлак булганнарны данга күмәргә, исәннәр турында һәрчак кайгыртырга тиеш.Күпме кайгы-хәсрәт кичергән җиребезгә бүтән беркайчан да сугыш афәте килмәсен иде.








