Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутемелинская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423355,Республика Татарстан, Сармановский муниципальный район с. Кутемели, ул. Пушкина, д. 1а / 423355,Татарстан Республикасы, Сарман муниципаль районы, Кутәмәле авылы, Пушкин урамы, 1а нче йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-63-24 |
| E-Mail: | Kutemelinskaya.Osnov@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кутемелинская ООШ" |
| Руководитель: | Марданшин Радис Мударисович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 12 учеников и 2 воспитанников |
| У нас учат: | 9 учителей и 1 воспитатель дошкольной группы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутемелинская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 41 42 43 ( 44 ) 45 46 47 48 49 50 >>
-
Сталинград сугышы тәмамлануга 77 ел 03.02.2020
2 февральдә Бөек Ватан сугышының иң мөһим моментларының берсе — Сталинград сугышы тәмамлануга 77 ел булды. Шул уңайдан һәм ТАССРның 100-еллыгына багышлап, Күтәмәле мәктәбендә ачык сыйныф сәгате үткәрелде. Укытучылар укучыларга әлеге вакыйга турында сөйләделәр, укучылар дискуссиядә актив катнаштылар.2 февраля исполнилось 77 лет со дня окончания одного из важнейших сражений Великой Отечественной войны — Сталинградской битвы. В связи с этим в МБОУ «Кутемелинская ООШ» состоялся открытый классный час, который также был посвящен 100-летию ТАССР. Учителя рассказали ученикам об этом событии, ученики приняли активное участие в дискуссии.С уважением, дирекция МБОУ "Кутемелинская ООШ" -
«Чыршыкай, яшә!» дип исемләнгән муниципаль бәйге 01.02.2020
Күптән түгел «Чыршыкай, яшә!» дип исемләнгән муниципаль бәйге үтте. Ул яраксыз материалдан иҗади эшләргә багышланган иде. Анда Күтәмәле мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Зилия Сираева да катнашты (җитәкчесе — Марданшин Р.М.). Нәтиҗәдә ул «Индивидуаль эш» номинациясендә призер исеменә лаек булды һәм грамота белән бүләкләнде.Недавно был проведен муниципальный конкурс под названием «Елочка, живи!». Он был посвящен творческим работам из бросового материала. В нем приняла участие ученица 9 класса МБОУ «Кутемелинская ООШ» Зилия Сираева (руководитель — Марданшин Р.М.). В результате она стала призером в номинации «Индивидуальная работа» и была награждена грамотой. -
Ленинград шәһәрен блокададан азат итүнең 76-еллыгы билгеләп үтелә 28.01.2020

27 январьда истәлекле вакыйга - Ленинград шәһәрен блокададан азат итүнең 76-еллыгы билгеләп үтелә. Әлеге мәхшәр 872 көн дәвам итә. Геройларның батырлыгын искә алу һәм бу вакыйганы киләчәк буыннарның да хәтерендә калдыру - безнең зур бурычыбыз.
Шул уңайдан Күтәмәле мәктәбендә тарих укытучысы Мусина Л.И. сыйныф сәгате үткәрде. Ул шулай ук ТАССРның 100-еллыгына да багышланды.
27 января отмечается один из самых знаменательных дней - 76-летие снятия блокады Ленинграда. Этот кошмар длился 872 дня. Вспомнить подвиг героев и пронести это событие через поколения - наш долг.
В связи с этим в МБОУ "Кутемелинская ООШ" учительница истории Мусина Л.И. провела классный час. Он также был посвящен 100-летию ТАССР. -
«Иң яхшы әйдәман» 27.01.2020
24 январьда Җәлилнең 2 санлы урта мәктәбендә «Иң яхшы әйдәман» республика бәйгесенең муниципаль туры үтте. Анда Күтәмәле мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Зөһрә Солтанова да катнашты (аны бәйгегә сыйныф җитәкчесе Ибәтуллина С.Н. әзерләде). Зөһрә үзе белән ярдәмчеләр дә алып барган иде. Нәтиҗәдә ул «Иң актив отряд әйдәманы» грамотасы белән бүләкләнде.24 января в МБОУ «Джалильская СОШ №2» состоялся муниципальный тур республиканского конкурса «Замечательный вожатый». В нем приняла участие ученица 9 класса МБОУ «Кутемелинская ООШ» Зухра Султанова (ее к конкурсу подготовила классная руководительница Ибатуллина С.Н.). Зухра с собой взяла также группу поддержки. В результате она была награждена грамотой «Самый активный отрядный вожатый». -
Канатлы дусларыбыз 24.01.2020
Күтәмәле мәктәбендә канатлы дусларыбыз турында кайгырталар. Мәктәпкәчә белем бирү төркемендә тәрбияләнүчеләр, кошларны сөендереп, аларга җимлекләр ясап куйдылар инде.
В МБОУ "Кутемелинская ООШ" заботятся о птицах. Воспитанники дошкольной группы уже соорудили кормушки, несказанно обрадовав пернатых друзей. -
Күтәмәле мәктәбе авыл җыенында катнашты 21.01.2020
Хәзерге вакытта районда авыл җыеннары үтә. 20 январьда ул Яңа Имән авыл җирлегендә дә үтте. Җыенда Күтәмәле мәктәбе хезмәткәрләре дә катнаштылар. Мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү төркеме хезмәткәрләре азык-төлек һәм кул эшләреннән матур күргәзмә оештырдылар.В настоящее время в районе проходят отчетные собрания сельских поселений. 20 января оно состоялось в Новоимяновском сельском поселении. В нем приняли участие сотрудники МБОУ "Кутемелинская ООШ". Сотрудники школы и дошкольной группы организовали выставку из сельскохозяйственных продуктов и поделок. -
Юл йөрү кагыйдәләре буенча викторина 17.01.2020
Күтәмәле мәктәбендә балаларның куркынычсызлыгына зур игътибар бирәләр. Шул уңайдан мәктәпкәчә белем бирү төркемендә юл йөрү кагыйдәләре буенча викторина оештырылды. Анда башлангыч сыйныф укучылары да катнаштылар. Катнашучылар ике командага бүленделәр һәм төрле ярышларда көч сынаштылар. Викторина балаларга бик ошады.В МБОУ "Кутемелинская ООШ" уделяют большое внимание безопасности детей. В связи с этим в дошкольной группе была организована викторина по правилам дорожного движения. В ней приняли участие также ученики начальных классов. Участники, разделившись на две команды, соревновались в разных состязаниях. Викторина очень понравилась детям. -
«Ел укытучысы-2020» 16.01.2020
15-16 январь көннәрендә Сарман урта мәктәбендә һәм Сарман гимназиясендә «Ел укытучысы-2020» бәйгесенең муниципаль этабы үтте. Анда Күтәмәле мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Сираев И.Р. катнашты. Ул 5 сыйныфта ачык дәрес үткәрде, мастер-класс күрсәтте һәм бәйгенең лауреаты исеменә лаек булды.15-16 января на базах МБОУ «Сармановская СОШ» и МБОУ «Сармановская гимназия» состоялся муниципальный этап конкурса «Учитель года-2020». В нем принял участие учитель русского языка и литературы МБОУ «Кутемелинская ООШ» Сираев И.Р. Он показал открытый урок в 5 классе, провел мастер-класс на тему «Употребление имен числительных в речи» и в итоге стал лауреатом конкурса.
-
Пробные основные государственные экзамены 28.12.2019

Күтәмәле мәктәбенең 9 сыйныф укучылары өчен хәзер — иң кызу вакыт. Бу атнаны алар төп дәүләт имтиханнары биреп карадылар: 26 декабрьдә — рус теленнән, 27 декабрьдә — информатикадан, 28 декабрьдә — математикадан. Имтиханнар Җәлил гимназиясендә үтте, аларны оештыруда һәм балаларны озатуда Күтәмәле мәктәбе укытучылары да катнаштылар. 30 декабрьдә балалар туган тел фәненнән имтихан тапшырачаклар.
Для учеников 9 класса МБОУ "Кутемелинская ООШ" сейчас — самая жаркая пора. На этой неделе они сдавали пробные основные государственные экзамены: 26 декабря - по русскому языку, 27 декабря — по информатике, 28 декабря — математике. Экзамены проходили в Джалильской гимназии, в их организации и сопровождении учеников участвовали также педагоги МБОУ "Кутемелинская ООШ". 30 декабря ученики будут сдавать пробный экзамен по родному языку. -
Чыршы бәйрәме үтте 26.12.2019

25 декабрьдә Күтәмәле мәктәбендә Чыршы бәйрәме үтте. Кыш Бабай белән Кар кызы, 2020 елның символы – Күсе һәм башкалар балаларны бәйрәм белән котладылар. Балалар укытучылары һәм әти-әниләре белән бергә уеннарда катнаштылар, җыр-биюләр күрсәттеләр, шигырьләр сөйләделәр.
Мәктәп директоры Рәдис Мәрдәншин шулай ук барысын да якынлашып килүче бәйрәмнәр белән тәбрикләде, алдынгыларны билгеләп һәм бүләкләп үтте, грамоталар тапшырды.
Бәйрәм бик күңелле узды, балаларга бүләкләр тапшырылды. Ул барысының да күңеленә хуш килде.
25 декабря в МБОУ «Кутемелинская ООШ» отпраздновали наступающий Новый год. Дед Мороз со Снегурочкой и символ 2020 года – Крыса и другие поздравили детей с наступающим Новым годом. Дети вместе с учителями и родителями приняли участие в играх, выступили с концертными номерами, рассказали стихотворения.
Директор школы Радис Марданшин также поздравил всех с наступающим праздником, наградил отличившихся, вручил грамоты.
Праздник получился очень веселым, детям были вручены подарки. Все были в восторге от яркого мероприятия.





