Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутемелинская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423355,Республика Татарстан, Сармановский муниципальный район с. Кутемели, ул. Пушкина, д. 1а / 423355,Татарстан Республикасы, Сарман муниципаль районы, Кутәмәле авылы, Пушкин урамы, 1а нче йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-63-24 |
| E-Mail: | Kutemelinskaya.Osnov@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кутемелинская ООШ" |
| Руководитель: | Марданшин Радис Мударисович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 12 учеников и 2 воспитанников |
| У нас учат: | 9 учителей и 1 воспитатель дошкольной группы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутемелинская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Белем бәйрәме 01.09.2020

Бүген районыбызның барлык мәктәпләрендә дә беренче кыңгырау чыңлады. Белем бәйрәме уңаеннан үткән тантанада укучыларны һәм укытучыларны мәктәп директоры Рәдис Мәрдәншин, Яңа Имән авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Гәрәев котладылар, иң изге теләкләрен җиткерделәр, беренче сыйныфка керүчеләргә бүләкләр тапшырдылар.
- Памятка об оказании содействия гражданам в случае международного похищения детей 06.08.2020
-
Рус теле көне 06.06.2020
6 июньдә Рус теле көне билгеләп үтелә. Аны шулай ук Пушкин көне дип тә атыйлар, чөнки 221 ел элек нәкъ шул көнне бөек шагыйрь дөньяга аваз салган. Күтәмәле мәктәбе укучылары, каникулларда булуга карамастан, әлеге бәйрәмгә багышлап, онлайн рәвештә А.С. Пушкинның шигырьләрен сөйләделәр.6 июня отмечается День русского языка. Его еще называют Пушкинским днем, так как именно в этот день 221 год назад появился на свет великий поэт. Ученики «МБОУ Кутемелинская ООШ», несмотря на каникулы, в онлайн-режиме прочитали наизусть стихи А.С. Пушкина. -
Соңгы кыңгырау бәйрәме 29.05.2020

29 майда Күтәмәле мәктәбендә онлайн рәвештә Соңгы кыңгырау бәйрәме үтте. Быел 9 сыйныфны 3 укучы тәмамлый. Иң элек аларны ТР Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Әлфәт Сабировның видеокотлавын тыңлап киттеләр. Укучыларны мәктәп директоры Рәдис Мәрдәншин, сыйныф җитәкчесе Сөмбел Ибәтуллина, беренче укытучылары Кадрия Абдуллина бәйрәм белән котладылар, уңышлар теләделәр. Ахырдан барысы да 9 сыйныф укучыларына багышланган махсус видеоязма карадылар.
29 мая в МБОУ "Кутемелинская ООШ" в онлайн-режиме прозвенел Последний звонок. В этом году 9 класс заканчивают 3 ученика. Сначала они послушали видеопоздравление начальника отдела образования Исполнительного комитета Сармановского муниципального района РТ Альфата Сабирова. Учеников с праздником поздравили директор школы Радис Марданшин, классный руководитель Сюмбель Ибатуллина, их первая учительница Кадрия Абдуллина, пожелали успехов. Потом все вместе посмотрели специальную видеозапись, посвященную ученикам 9 класса. -
Халыкара гаилә көне 15.05.2020

Күтәмәле мәктәбендә, Халыкара гаилә көненә багышлап, сыйныф сәгате үткәрелде. Анда укучылар белән гаилә кыйммәтләре һәм аларның тормышта әһәмияте турында фикер алышу булды.
В честь Международного дня семьи в МБОУ «Кутемелинская ООШ» прошел классный час, где с учениками обсудили ценности семьи и их значение в жизни.
-
Онлайн-чаралар 29.04.2020

Күтәмәле мәктәбендә онлайн-чаралар дәвам итә. Шуларның берсе кысаларында «Яшь армиячеләр» «Патриот» хәрби-патриотик мәдәният һәм ял паркы филиаллары экспозицияләре буенча видео-экскурсиядә катнаштылар.
В МБОУ "Кутемелинская ООШ" продолжаются онлайн-мероприятия. В рамках одного из них юнармейцы поучаствовали в видео-экскурсии по экспозициям филиалов военно-патриотического парка культуры и отдыха "Патриот".
-
Ата-аналар җыелышы 18.03.2020

18 мартта Күтәмәле мәктәбендә ата-аналар җыелышы үтте. Мәктәп директоры Мәрданшин Р.М. язгы каникулларга иртәрәк чыгуның сәбәбен аңлатты,алар вакытында куркынычсызлык турында искә төшерде. Директорның укыту эшләре буенча урынбасары Сираев И.Р. әти-әниләрне чирек билгеләре белән таныштырды, тәрбия эшләре буенча урынбасары Ибәтуллина С.Н. укучыларның тәртибе турында сөйләде. Сарман аграр көллиятенең укыту бүлеге мөдире Фәйзелхакова М.Җ уку йорты турында сөйләде һәм анда укырга кергәндә кирәкле документларны атап китте. Авыл фельдшер-акушерлык пункты мөдире Шәйморатова Р.Х. ОРВИ, грипп һәм коронавирус профилактикасы турында сөйләде.
-
Физика укытучыларының муниципаль методик берләшмәсе утырышы 13.03.2020
13 мартта Күтәмәле мәктәбендә физика укытучыларының муниципаль методик берләшмәсе утырышы үтте. Физика укытучысы Хөсәенов И.Р. 7 сыйныфта ачык дәрес күрсәтте, мастер-класс оештырды. Шулай ук Сарман урта мәктәбенең физика укытучысы Валитова Л.И. да мастер-класс белән чыгыш ясады. Утырыштан барысы да уңай тәэсир алдылар.13 марта в МБОУ «Кутемелинская ООШ» состоялось заседание муниципального методического объединения учителей физики. Учитель физики Хусаенов И.Р показал открытый урок в 7 классе, организовал мастер-класс. Также с мастер-классом выступила учитель физики МБОУ «Сармановская СОШ» Валитова Л.И. Все получили от заседания положительные эмоции. -
«Эх, күңел ачабыз!» 11.03.2020

11 мартта Күтәмәле мәктәбенең мәктәпкәчә белем бирү төркемендә «Эх, күңел ачабыз!» дип исемләнгән бәйрәм чарасы үтте. Аңа төркемдә тәрбияләнүче балаларның әниләре һәм әбиләре чакырылган иде. Алар балалар белән бергә уеннарда һәм концерт номерларында катнаштылар. Ахырдан барысы да чәй табыны артына җыелдылар.
11 марта в дошкольной группе МБОУ «Кутемелинская ООШ» состоялось праздничное мероприятие под названием «Эх, күңел ачабыз!». На него были приглашены мамы и бабушки воспитанников. Они вместе с детьми приняли участие в играх и концертных номерах. В конце было организовано чаепитие.
-
Халыкара хатын-кызлар көне 07.03.2020

6 мартта Күтәмәле мәктәбендә Халыкара хатын-кызлар көненә Шаяннар һәм тапкырлар клубы оештырылды. Аны башлангыч сыйныф укытучылары Мәрданшина А.Т. һәм Абдуллина К.Г. уздырдылар. Чарада шулай ук мәктәпкәчә белем бирү төркемендә тәрбияләнүче балалар һәм башлангыч сыйныф укучыларының әниләре катнаштылар. Ул бик кызыклы булды һәм барысының да күңеленә хуш килде.
Икенче көнне бәйрәм чаралары дәвам итте. 5-9 сыйныф укучыларының чираты җитте. Кызлар төрле ярышларда көч сынаштылар, аларның нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. Шулай ук кызлар шигырь сөйләүдә һәм бергәләшеп җыр башкаруда үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.





