Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 423359, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Иляксаз, ул. Школьная, д. 6 / 423356 Сарман районы Илексаз авылы Мәктәп урамы 6 нчы йорт |
Телефон: | +7(855)-594-70-44 |
E-Mail: | ilsosh@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Иляксазская ООШ» |
Руководитель: | Нуртдинов Ильгиз Ильдусович |
Год основания учреждения: | 1986 |
У нас учатся: | 43 учащихся и 4 воспитанников дошкольной группы |
У нас учат: | 9 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
"Интернет челтәрендә куркынычсызлык буенча Бердәм дәрес" 23.11.2017
Бүген Илексаз мәктәбенең информатика укытучысы Садыков Равил Хамитович укучыларга "Интернет челтәрендә куркынычсызлык буенча Бердәм дәрес" уздырды.
-
О Республиканском родительском интернет-собрании 17.11.2017
Во исполнение плана работы Министерства образования и науки Республики Татарстан состоится Республиканское родительское интернет-собрание.
Он-лайн трансляция собрания будет вестись на сайте Казанского инновационного университета имени В.Г.Тимирясова по адресу: https://ieml.ru/. Первая встреча экспертов и родителей в рамках Республиканского родительского интернет-собрания состоится в пятницу 17 ноября 2017 года с 12:00 до 13:30 часов.
Информация о Республиканском родительском интернет-собрании.docx
-
Һөнәрләр белән танышуны дәвам итү
16.11.2017
Хокук саклаучылар, милиция, участок инспекторлары... Әлеге өлкәләрдә эшләүчеләр хезмәтенең никадәр җаваплы булуын без күз алдына да китерә алмыйбыз. Намуслы хезмәт итүче лачыннарның уяулыгы, кыюлыгы һәм оператив эш итүләре нәтиҗәсендә, авыллар һәм район тирәсендәге җәмәгать тәртибе ышанычлы саклана. Оператив эшчәнлек барышы законлылык, кешелеклелек, кеше хокукларын хөрмәт итү принципларына нигезләнгән.
Бүген Илексаз мәктәбе укучылары һөнәрләр белән танышуны дәвам итеп, үзләренә кунакка 10 ел гомерен участок инспекторы булып эшләгән Радик Шәмсиевне чакырдылар. Моның сере дә гади: бүген участок инспекторларының һөнәри бәйрәмнәре.
Кешелеклелек сыйфатларын үзендә туплаган Радик Рәшит улы - Илексаз авылының хөрмәтле кешесе. Ул үзенең иңенә авылдашларының гомерен һәм сәламәтлеген саклау бурычы йөкләнгәнен яхшы аңлый. 2007 елда ул юл хәрәкәте иминлеге инспекторы булып эшли башлый. Моның өчен Казан милиция хезмәткәрләре әзерләү курсларында укып кайта ул. Һәм, ниһаять, 2008 нче елдан Радик Рәшит улы - участок инспекторы. Төнлә дә, тәүлек буе да ул хезмәттә, бәйрәмнәр, яллар белән дә исәпләшми Шәмсиев. Бу авыр хезмәттә башкалар мәнфәгатен алгы планга куя белә. Әйе, аның иңендәге погон җаваплылыгы – авылыбызның борчусыз төннәре, имин көннәре ул. Илексаз авыл халкы Радик Шәмсиев белән чын мәгънәсендә горурлана, җәмәгать тәртибен саклау, гражданнар гомере һәм сәламәтлеге ышанычлы кулларда икәнен белә. Яшь кенә булса да, ул халык белән уртак тел таба, алар белән тыгыз бәйләнештә яши, шуның өчендә инде авылыбызда һәрчак тәртип, тынычлык, татулык хөкем сөрә. Ә монда аңар үз өстенә йөкләнгән бурычның җитдилеген аңлап, намуслы каравы ярдәм итә, ул һәр эшне төгәл итеп, җиренә җиткереп эшли.
Авылдагы һәр гаиләнең киңәшчесе, ярдәмчесе, хөрмәт иткән кешесе булган Радик Рәшит улы бүгенге көндә
Укучылар аны 19 нчы ноябрьдәге туган көне белән дә котладылар һәм, әлбәттә, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.
-
Тәмәке тартудан баш тарту көне 16.11.2017
Ел саен ноябрь аеның өченче пәнҗешәмбесендә Халыкара тәмәкедән баш тарту көне билгеләп үтелә. Ул Американың онкология җәмгыяте тарафыннан 1977 нче елда гамәлгә куелган. Халыкара тәмәкедән баш тарту көненең максаты – тәмәкегә бәйлелекне киметү, халыкның барлык катламнарын һәм барлык белгечлек табибларын тәмәке тартуга каршы көрәшкә җәлеп итү, тәмәке тартуны профилактикалау.
Тәмәкегә каршы көрәш буенча Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы конвенциясе нигезендә тәмәке тарту үлемгә китерүче сәбәпләр арасында икенче урында тора: тәмәке ел саен 6 млн кешене үлемгә этәрә, аларның 5 миллионнан күбрәге тәмәке тартучылар һәм элек тартканнар һәм 600 меңнән күбрәге – тәмәке төтене йогынтысына (рестораннар, офислар һәм кешеләр тәмәке тарта торган башка ябык биналар) дучар ителгән тәмәке тартмаучы кешеләр. Әмма ни генә булмасын, тәмәке тартуны ташларга беркайчан да соң түгел. Моның өчен бары тик үзеңдә ихтыяр көче табып, баш тартырга гына кирәктер. Аннан соң шуны да һәрвакыт истә тоту мәслихәт: тәмәке тарта башлау яман шеш авыруы барлыкка килүгә беренче адым ясау ул. Белгечләр дәлилләвенчә, тәмәке тарту нәтиҗәсендә ирендә, телдә, йоткылыкта, үңәчтә, ашказанында, ашказаны асты бизендә, бавырда, сулыш юлларында, бөерләрдә яман шеш авыруы барлыкка килү куркынычы аеруча зур. Шуңа күрә дә тәмәке кабын ачып, авызыңа тәмәке капканчы ныклап уйлау хәерлерәктер, минемчә. Чөнки тәмәкене сатып алып булса да, сәламәтлекне кире кайтарып та, сатып алып та булмый.
Бу көнне сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм тәмәке тартудан баш тарту буенча Илексаз мәктәбендә төрле чаралар үтте. Һәр класс җитәкчесе аның зыяны турында аңлатып, презентацияләр карадылар. Шулай ук урамда “Тәмәкенең зыяны” исемле буклетлар таратылды.
Озын сүзнең кыскасы, тартмасагыз башламагыз, тартсагыз бүгеннән үк ташлагыз!
Гөләндәм Хәлиуллина Илексаз мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары
-
15 ноябрь - Россиякүләм призывник көне" 15.11.2017
15 ноябрь - Россиякүләм призывник көне" уңаеннан класс сәгатьләре уздырылды
-
Укучыларыбыз - җиңүчеләр 15.11.2017
"Роль Конституции Республики Татарстан в жизни государство"темасына конкурсларның муниципаль турында укучыларыбыз Рахимов Айрат, Салахова Алсу, Салахова Ләйсәннәр җиңүчеләр булды. укытучылары - Салихова Рәмзия Равил кызы.
-
4, 6, 8 классларда инглиз теленнән тест
14.11.2017
4, 6, 8 классларда инглиз теленнән тест
-
"Сукырлар көне" уңаеннан класс сәгатьләре 13.11.2017
"Сукырлар көне" уңаеннан класс сәгатьләре
-
Татарстан республикасының Конституция көне 07.11.2017
Татарстан республикасының Конституция көне уңаеннан класс сәгатен таарих укытучысы Салихова Рәмзия Равил кызы уздырды.
-
С.Я.Маршак һәм аның иҗатына 130 ел тулу уңааеннан чара 07.11.2017
С.Я.Маршак һәм аның иҗатына 130 ел тулу уңааеннан чара