Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423359, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Иляксаз, ул. Школьная, д. 6 / 423356 Сарман районы Илексаз авылы Мәктәп урамы 6 нчы йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-70-44 |
| E-Mail: | Osnovnaya.Ilyaksazsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Иляксазская ООШ» |
| Руководитель: | Нуртдинов Ильгиз Ильдусович |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 31 учащихся и 3 воспитанников дошкольной группы |
| У нас учат: | 8 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 131 132 ( 133 ) 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Бесланга - 10 ел 02.09.2014

Бүген Беслан шәһәрендә булган вакыйгаларга - 10 ел.Шул уңайдан класс сәгатьләре узды.
-
Минем кече ватаным 02.09.2014

"Минем кече ватаным" исеме астында Илексаз мәктәбендә класс сәгатьләре узды. Укучыларга "Ватан" төшенчәсе аңлатылды, үз туган ягың белән горурлану хисләрен тәрбияләү максатыннан, презентацияләр күрсәтелде
-
Белем бәйрәме 01.09.2014

Бүген мәктәбебездә Белем бәйрәме гөрләп үтте. Бәйрәмгә барлык укучылар, аларның әти-әниләре, районнан һәм бик күп кунаклар, ветеран укытучыларыбыз килгән иде. Укучыларыбыз Белем бәйрәмендә бик матур чыгыш ясадылар.
-
Зиннәт Хәсәнов музеена экскурсия 21.08.2014

Мәктәбебезнең татар теле укытучылары Зиннәт Хәсәнов музеена экскурсиягә бардылар
-
Татар теле укытучыларының РМБ утырышы 21.08.2014

Татар теле укытучыларының район методик берләшмә утырышы Иске Кәшер мәктәбендә узды
-
Август киңәшмәсенең пленар өлеше 20.08.2014

Бүген Җәлил бистәсе мәдәният сараенда "Балалар мәнфәгатьләрендә муниципаль мәгариф системасын модернизацияләү" дигән тема астында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар өлеше узды.
-
Илексаз мәктәбе укытучысы да фестивальдә катнашты 19.08.2014

11-14 августта Алабуга шәһәрендә бишенче тапкыр "Бөтендөнья мәктәп укытучылары фестивале" узды. Фестивальнең максаты – Россия мәгарифен модернизацияләү шартларында хәзерге заман укыту системасының актуаль проблемалары һәм перспектив үсеше турында фикер алышу иде. Бурычлары – педагог профессиясенең статусын күтәрү; инновацион педагогик тәҗрибә тарату; мәгариф системасы белгечләренең һөнәри осталыкларын үстерү; югары уку йортлары белән мәктәп арасындагы бәйләнешне киңәйтү.
Районнан алты укытучы – Илексаз мәктәбеннән Ринат Шакиров, Петровка Завод мәктәбеннән Гүзәлия Ардыханова, Каташ-Караннан Регина Шәфыйкова, икенче санлы Җәлил мәктәбеннән Ләйлә Нуртдинова, Раилә Газизова һәм Зур Нөркәй мәктәбеннән мин – Алия Әсләмова шушы зур чарада катнашу бәхетенә ирештеләр.Катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылган
-
Тирә якта -чәчәклек 19.08.2014

Җәй буе укучылар мәктәп янын күзәтеп, карап тордылар. Тирә - ягыбыз - чәчәклек
-
Мәктәп яңа уку елына әзер 04.08.2014

Мәктәптә бик күп эшләр башкарылды, ремонт ясалды. Инде мәктәбебез яңа уку елын башларга әзер
-
Татарстанда “Китапка икенче тормыш бүләк ит” хәйрия акциясе башланды 23.07.2014

22 июльдән 22 октябрьгә кадәр Татарстанда “Китапка икенче тормыш бүләк ит” дип аталган хәйрия акциясе уза. Әлеге чара кысаларында һәркем үзендә булган яхшы хәлдәге кызыклы китаплар, дәреслекләрне мәктәп китапханәләренә тапшыра ала.
Әлеге акция мәктәпләрне тулы күләмдә кызыклы әдәби әсәрләр, махсус белешмәләр, дәреслекләр белән тәэмин итү максатында уздырыла. Акциядә мәктәп укучыларыннан тыш, барлык татарстанлылар да, шул исәптән оешмалар да катнаша ала.
Акциянең нәтиҗәләре мәктәп, муниципаль һәм республика дәрәҗәләрендә агымдгы елның октябрь аенда ясалачак. Иң күп китап тапшыручылар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының рәхмәт хатлары белән бүләкләнәчәк.
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/322010.htm











