Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Джалильский детский сад №3 "Аленушка" общеразвивающего вида Сармановского муниципального района РТ/Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - Җэлил бистәсенең гомуми үсеш төрендәге 3-нче "Алёнушка" балалар бакчасы
Визитная карточка
| Адрес: | 423368, Республика Татарстан, Сармановский район, п.г.т.Джалиль, ул. Ленина, 23 |
| Телефон: | (8-85559) 67-693 |
| E-Mail: | Alenushka3.Dzh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ №3 "Аленушка" |
| Руководитель: | Хазиева Резеда Максутовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 150 воспитанников |
| У нас учат: | 18 педагогов |
Новости ДОУ №3
Герой-шагыйрь Муса Җәлилне искә алу кичәсе
Опубликовано: 13.02.2026Бакчабызда халкыбызның каһарман шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан искиткеч күркәм һәм эчтәлекле искә алу кичәсе үткәрелде. Чара барышында тәрбияләнүчеләребез шагыйрьнең иҗаты белән якыннан таныштылар: Муса Җәлилнең балалар өчен язылган әсәрләрен сәхнәләштерделәр, аның үлемсез шигырьләрен сөйләделәр, шагыйрь сүзләренә язылган җырларны башкардылар. Кичә аеруча җанлы үтте, чөнки ул татар халык уеннары белән үрелеп барды. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм каһарманлыгы турындагы мәгълүматлар балалар күңелендә соклану хисләре уятты. Тәрбияләнүчеләребез бистәбезнең Муса Җәлил исемен йөртүе үзе бер горурлык икәнен дә аңладылар. Бу чараны югары дәрәҗәдә, чын осталык белән оештырган тәрбиячеләребезгә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез! Сез балалар күңеленә матурлык һәм туган телгә мәхәббәт орлыклары чәчәсез. Мондый педагоглар булганда, безнең бөек әдипләребезнең исеме мәңге онытылмас, ә аларның иҗаты буыннардан-буыннарга кадерле мирас булып күчәр.
К списку новостей

















