• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Сармановский
  • Детские сады
  • Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Джалильский детский сад №3 "Аленушка" общеразвивающего вида Сармановского муниципального района РТ/Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - Җэлил бистәсенең гомуми үсеш төрендәге 3-нче "Алёнушка" балалар бакчасы

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Джалильский детский сад №3 "Аленушка" общеразвивающего вида Сармановского муниципального района РТ/Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - Җэлил бистәсенең гомуми үсеш төрендәге 3-нче "Алёнушка" балалар бакчасы

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423368, Республика Татарстан, Сармановский район, п.г.т.Джалиль, ул. Ленина, 23
Телефон: (8-85559) 67-693
E-Mail: Alenushka3.Dzh@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ №3 "Аленушка"
Руководитель: Хазиева Резеда Максутовна
Год основания учреждения: 1973
У нас учатся: 150 воспитанников
У нас учат: 17 педагогов

Новости ДОУ №3

"Карга боткасы" бәйрәме

Опубликовано: 08.04.2025

"Карга боткасы" татар милли  бәйрәмнәре арасында иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Безнең бакчабызда балалар бу бәйрәмне бик яратып көтеп алалар. Ә быелгы бәйрәм аеруча  мавыктыргыч һәм истә калырлык булды, чөнки бакчабызга "Ак калфак" бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының  Җәлил бистәсе бүлеге җитәкчесе Гарипова Гүзәлия Нух кызы һәм Нәвия Гатиятуллина Равдатовна җитәкләгән "Дуслык" вокаль ансамбле артистлары да килгән иде. Кичәне татар теле  тәрбиячесе Гөлнара Рәис кызы музыка җитәкчесе Кадрия Зәкәрия кызы белән берлектә уздырды. Балалар бәйрәм барышында "Карга боткасы" пешерер өчен ризык җыю йоласын башкардылар. Соңыннан "учакта" тәмле ботка пешерделәр. Ә ботка пешкән арада кошлар турында табышмакларга җаваплар таптылар, татар халкының "Агыйдел", " Зәңгәр чәчәк", "Дүдәк", "Тамчы, там", "Түбәтәй" уеннарын  уйнадылар, яз турында  җырлар җырлап, шигырьләр сөйләделәр, мәкаль- әйтемнәрне дә искә төшерделәр. Шулай ук килгән кунакларыбыз белән бергә уеннар уйнарга да өлгерделәр. "Дуслык" ансамбле артистларының моңлы җырлары бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде. Ә чара азагында балалар кайнар боткадан авыз иттеләр. Бәйрәмебез бик күңелле, милли рухта үтте. Гүзәлия Нух кызы, Нәвия Равдат кызы һәм килгән кунакларыбыз бәйрәмебезгә югары бәя бирделәр. Халкыбызның онытылып бара торган милли йолаларын, гореф- гадәтләрен, бәйрәмнәрен балаларга таныткан өчен зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Бакчабызда телебезне үстерүдә, аны камилләштерү өчен зур эш алып барылганын да билгеләп үттеләр. Бу очрашу балаларның да, килгән кунакларыбызның да күңелләрендә шатлык хисе, якты хәтирәләр калдырды.



К списку новостей