Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Джалильский детский сад №3 "Аленушка" общеразвивающего вида Сармановского муниципального района РТ/Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - Җэлил бистәсенең гомуми үсеш төрендәге 3-нче "Алёнушка" балалар бакчасы
Визитная карточка
Адрес: | 423368, Республика Татарстан, Сармановский район, п.г.т.Джалиль, ул. Ленина, 23 |
Телефон: | (8-85559) 67-693 |
E-Mail: | chazrez@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ №3 "Аленушка" |
Руководитель: | Хазиева Резеда Максутовна |
Год основания учреждения: | 1973 |
У нас учатся: | 155 воспитанников |
У нас учат: | 19 педагогов |
Новости ДОУ №3
"Гаилә учагы" бәйрәме
Опубликовано: 12.04.2024"Гаилә елына" багышланган чаралардан безнең балалар бакчасы коллективы да читтә калмый. Шул уңайдан бакчабызда мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары һәм аларның гаиләләре катнашында "Гаилә учагы" дип исемләнгән матур эчтәлекле кичә узды.Тамаша залында Закировлар, Вахитовлар һәм Мәхмүтовларның төрле буын вәкилләреннән торган тату гаиләләре көч сынашты. Бәйге кысаларында башкарылган беренче биремдә һәр гаилә үзләре белән таныштырып үтте, икенче биремдә өй эше буларак башкарылган аш-суга осталыкларын тәкъдим итте,өченче биремдә гаиләләребез үзләренең җыр, шигырь сөйләү, бию сәнгатендә булган талантларын күрсәттеләр. Бәйрәмебез кызыклы уеннар, балаларның матур җырлары белән бергә үрелеп барды. Кичәбезгә "Ак калфак" бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Җәлил бүлеге җитәкчесе Гарипова Гүзәлия Нух кызы да чакырулы иде. Ул үзенең чыгышында гаиләләргә матур теләкләрен җиткерде:гаилә ныклыгы, яратып һәм яратылып яшәгән гаиләдә генә бәхетле бала үсүен, ир- атның гаиләдә иң зур терәк булуын, ә инде хатын- кызның гаиләнең тоткасы һәм сабыр булуы турында сөйләп, бәйрәмебезгә тагы да ямь өстәде, балалар бакчаларындагы мондый тәрбияви эшләрнең нәтиҗәсе- киләчәктә күренәчәгенә ышаныч белдерде.
К списку новостей