Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Джалильская гимназия» Сармановского муниципального района РТ/ТР Сарман муниципаль районының муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе " Җәлил гимназиясе"
Визитная карточка
Адрес: | 423368, Российская Федерация, Республика Татарстан, Сармановский район, п.г.т. Джалиль, улица Ахмадиева, дом 39а. |
Телефон: | +7(855)-593-16-93 |
E-Mail: | dzalilsch3@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Джалильская гимназия» |
Руководитель: | Булатова Гульнара Назифовна |
Год основания учреждения: | 2003 |
У нас учатся: | 537 учащихся |
У нас учат: | 37 педагогов |
Новости МБОУ "Джалильская гимназия" Сармановского муниципального района
Учитель года - 2020
Опубликовано: 17.01.2020Учителя – это люди, без которых невозможно представить жизнь общества. Испокон веков преподаватели передают тысячелетний опыт человечества новым людям, открывая при этом пугающий занавес таинственности. Но, помимо знаний, которые передают педагоги, они также обучают еще несформировавшихся личностей важным вещам – чувству ответственности, долга, умению ставить на первый план коллективные интересы. Ноша преподавателя очень тяжела, и справиться с ней может только человек с добрым и искренним сердцем. Ежегодный республиканский конкурс "Учитель года" направлен на выявление по-настоящему творческих и талантливых учителей. В нашем районе стало доброй традицией ежегодно проводить этот конкурс. Не стал исключением и наступивший год. 15 и 16 января в Сарманово прошёл муниципальный этап конкурса "Учитель года - 2020" . Джалильскую гимназию представляли учитель начальных классов Яппарова Гульнара Зайнетдиновна и учитель истории Хаертдинова Аида Альбертовна. В первый день конкурса они показали фрагменты уроков. В финале участницы презентовали своё педагогическое мастерство в конкурсе «Мастер – класс». Прекрасным завершением праздничного мероприятия стало награждение участниц, призёров и победителей конкурса. В результате упорной борьбы Аида Альбертовна стала победителем конкурса в номинации «Педагогический дебют», а Гульнара Зайнетдиновна получила звание лауреата конкурса «Учитель года - 2020». От души поздравляем вас, уважаемые коллеги, с победой в конкурсе. Мы разделяем эту радость вместе с вами и хотим пожелать вам всегда оставаться такими же целеустремлёнными, активными, решительными, энергичными, амбициозными и талантливыми. И пусть в вашей жизни побед будет как можно больше, а трудностей на пути к ним — как можно меньше!
Укытучылар! Җәмгыять тормышын алардан башка күз алдына да китереп булмый торган һөнәр ияләре. Элек-электән укытучылар кешелек тәҗрибәсен яшь буынга тапшырып килгәннәр. Сабырлык, тырышлык, белем таләп итә торган һөнәр - укытучы хезмәте. Укытучы яшь буынны чын кеше итеп тәрбияләү өчен көрәшә. Сабый бала тормыш ваклыклары арасында югалып калмасын өчен, юл өйрәтеп, хәреф танытучы иң беренче кеше – укытучы. Нәни баланың күңеле уңдырышлы җир кебек, ә укытучы аңа белем орлыклары сала. Бу орлыклардан исә игелек, мәрхәмәт, шәфкать, тәүфыйк кебек сыйфатлар шытып чыга, үсә, ныгый. Әйтерсең лә, укытучы үзенең җанын телем-телем кисәкләргә телеп балаларга өләшә. Укытучы биргән белем - кошларга канат ничек кирәк булса, шулай кирәк. Бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышларыбызның башында укытучы торганын һәркем белә. Ел саен үткәрелә торган "Ел укытучысы" республика конкурсы чын-чынлап иҗади һәм талантлы укытучыларны ачыклауга юнәлдерелгән. Районыбызда ел саен әлеге конкурсны үткәрү матур традициягә әверелде. Яңа ел да искәрмә түгел. 15 нче һәм 16 нчы гыйнвар көннәрендә Сарманда "Ел укытучысы - 2020" конкурсының муниципаль этабы узды. “Җәлил гимназиясе”н башлангыч сыйныф укытучысы Яппарова Гөлнара Зәйнетдин кызы һәм тарих укытучысы Хәертдинова Аида Альберт кызы тәкъдим итте. Конкурсның беренче көнендә алар дәрес фрагментларын күрсәттеләр. Финалда катнашучылар «Мастер – класс» конкурсында үзләренең педагогик осталыкларын сынадылар. Конкурста катнашучыларны, призерларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү бәйрәм чарасының бик матур өлеше булды. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә Аида Альберт кызы конкурсның "Педагогик дебют" номинациясендә җиңүче, ә Гөлнара Зәйнетдин кызы «Ел укытучысы - 2020» конкурсы лауреаты исемнәрен алдылар. Хөрмәтле коллегалар! Сезне чын күңелдән конкурста җиңүегез белән котлыйбыз. Бу шатлыкны Сезнең белән уртаклашабыз һәм Сезнең һәрвакыт шундый ук максатчан, актив, тәвәккәл, энергияле, амбициоз һәм талантлы булып калуыгызны телибез. Тормышыгызда җиңүләр күбрәк булсын, ә юлдагы авырлыклар мөмкин кадәр азрак булсын!!!
К списку новостей