муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423372, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Большое Нуркеево, ул. Школьная, д. 34/ ТР, Сарман муниципаль районы, Зур Нөркәй авылы, 34нче йорт |
Телефон: | +7(85559)-4-62-42 |
E-Mail: | nurkeevo@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большенуркеевская СОШ" |
Руководитель: | Шайхеразиева Лайля Назимовна |
Год основания учреждения: | 1919 |
У нас учатся: | 122 |
У нас учат: | 33 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 ( 149 ) 150 >>
-
Без - тимурчылар! 26.11.2015
Өлкәннәргә ярдәм итү - безнең төп бурычыбыз. Шул уңайдан, 8 класс укучылары Мөнҗия әбидә шефлыкта булдылар. Мөнҗия әби алардан бик риза калды.
-
Террорга каршы 24.11.2015
Дөньяда барган чуалышлар нәтиҗәсе буларак, безнең мәктәптә бүген чираттан тыш ата-аналар җыелышы узды. Җыелышка хокук бозулар буенча балалар белән эшләүче инспектор Алиуллин Ф. Ф. килгән иде. Ул ата- аналарны, укытучыларны илдәге вакыйгалар белән таныштырды. һәм балаларыбызга карата нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген аңлатты. Мәктәпнең тормыш иминлеге нигезләрен укытучы Валеев Р.А. та үзенең чыгышын мәктәп балаларының куркынычсызлыгын саклауга юнәлткән иде. Мәктәп директоры Шайхеразиева Л. Н. террорга каршы көрәш-ул һәммәбезнең дә бурычы икәнен ассызыклады. Ана-аналар, мәктәп белән бердәм булып , уяу эшләргә чакырды.
-
Без циркта 23.11.2015
Бүген безнең мәктәп укучылары Омск шәһәреннән килгән циркта булдылар. Анда төрле җәнлекләр: төлке, маймыл, этләр кунакка килгән иде. Җәнлекләрнең чыгышы балаларга бик ошады. Клоуннар, жонглёрлар һәм фокусниклар үзләренең кызыклы программалары белән балаларның күңелләрен күрделәр. Циркта лоторея уены да уйнатылды. Төп призны Юнусова Алия отты.
-
"Дуслык" клубы утырышы 20.11.2015
20 нче ноябрь көнне безнең мәктәптә "Бала хокукларын яклау" дигән темага варисларның "Дуслык" клубы утырышы узды. Утырышка җәмгыять белеме укытучысы Карамов И. А. чакырылган иде. Ул балаларга Конституция турында сөйләде. Мәктәпнең педагог- организаторы Шакирянова И.Ш. "Бала хокуклары турындагы конвенция" белән таныштырды. Балаларның хокуклары турында презентация карап, анкеталар тутырылды, кроссвордлар чишелде. Бирелгән викторина сораулары буенча укучылар үз фикерләрен әйттеләр. Утырыш Буратино турындагы кызыклы тормыш очракларын анализлау белән тәмамланды.Балалар үзләре өчен кирәкле бик күп мәгълүмат алдылар.
-
Всемирный День ребёнка 19.11.2015
В рамках Всемирного Дня ребёнка в МБОУ "Большенуркеевская СОШ" была проведена встреча с юристом и социальным педагогом ГАУСО КЦСОН "Шафкать". Юрист центра Шайдуллина Л.М. выступила на тему "Права детей", социальный педагог Мубаракшина Р.Г. на тему "Жестокое обращение. Старшеклассники с интересом слушали выступление, узнали ответы на интересующие их вопросы. В конце встречи заполнили анкету. Информация , полученная при встрече пригодится школьникам в жизни
-
Урок толерантности 18.11.2015
18 нобря по письму ФАДН Россиии и приказа директора школы в школе прошла акция "Урок толерантности", приуроченной к празднованию Международного дня толерантности. Цель акции- формирование у школьников позитивной гражданской идентичности, активной социальной позиции и установок взаимопонимания. В рамках этой акции ученики смогут познакомиться с культурным наследием народов, более позитивно относиться к многообразию окружающего мира.
-
Ата-аналар җыелышы 17.11.2015
17 нче ноябрь көнне безнең мәктәптә ата-аналар җыелышы узды. Җыелышка ППМС үзәге җитәкчесе Галялиева В.Н. чакырылган иде. Ул "Яшүсмерләр чоры кризисы" дигән темага чыгыш ясады. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Хайруллина Л.Н. 2014-2015 нче уку елының ЕГЭ, ОГЭ нәтиҗәләре белән таныштырды. Физкультура укытучысы Валиев Р. А. "ГТО яңадан мәктәптә" дигән темага видеоролик күрсәтте һәм ГТО нормаларын тапшыру мәктәпләргә мәҗбүри кертеләчәген әйтте. Мәктәп директоры Л.Н. Шайхеразиева эшләнгән эшләр турында сөйләде, балаларның укулары,мәктәптәге тәртипләре, тукланулары һәм аның өчен түләү формасының үзгәрүе, алда торган бурычлар белән таныштырды.
-
Алмаш клубы утырышы 16.11.2015
Бүген С. Рафиков исемендәге дружинаның эзтабарларны берләштергән Алмаш клубы җыены үткәрелде. Ул "Боз өстендә сак булыйк!" дигән исем астында үтте. Җыенга әзерлек алдан ук башланды. Башлангыч класс укучылары бозда куркынычсызлык кагыйдәләрен кисәткән рәсемнәр ясадылар. Аларга конкурс үткәрелде һәм урыннар билгәләнде. Җыенга МЧС хезмәткәре Гараев И. Г чакырылды. Ул боз өстендә үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатты, бәлага тарыган вакытта нәрсәләр эшләргә кирәклеген күрсәтте. Соңыннан балалар үзләре сораулар биреп, "Ярый-ярамый" уены уйналды. Җыеннан балалар үзләренә күп яңалыклар алдылар.
-
Психологический десант 12.11.2015
Сегодня в нашей школе прошёл психологический десант по программе "Всё, что касается тебя". Руководитель ППМС центра Винера Николаевна провела тренинги в 8, 10, 11 классе на тему "Толерантность", а в 9 классе на тему "Жизненные Ценности". Тренинг прошёл в рабочей обстановке. Старшеклассники остались довольны.
-
Халыклар бердәмлеге көне 06.11.2015
Бүген безнең мәдәният йортында халыклар бердәмлеге көненә багышланган зур концерт булды. Безнең мәктәп укытучылары да бу бәйрәмнән читтә калмады. Үзләренең биюләре белән алар тамашачыларны таң калдырды.