Шулай ук, бүген Сарман кино челтәреннән кино куючылар безгә Мостай Кәримнең повесте буенча куелган "Отряд Таганок" нәфис фильмын күрсәттеләр.
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Азалаковская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 423371, РТ, Сармановский муниципальный район, с. Азалаково, ул. Зеленая, 8 / ТР, Сарман муниципаль районы, Азалак авылы, Зеленая урамы 8нче йорт |
Телефон: | +7(855)-594-80-58 |
E-Mail: | azalak@yandex.ru / Sazal.Sar@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Азалаковская ООШ" |
Руководитель: | Гайнутдинов Фирдавис Магданурович |
Год основания учреждения: | 1971 |
У нас учатся: | 29 учащихся и 6 воспитанников дошкольной группы |
У нас учат: | 9 учителей и 1 воспитатель дошкольной группы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Азалаковская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>
-
"Күңелле балачак" ял лагеры 06.06.2022
Бүген мәктәп яны лагерының 3 нче көне. Бүген без китапханәгә экскурсиягә бардык. Ильмира апа "Коррупциягә юк!" темасына әңгәмә үткәрде. Ришвәтчелек, ришвәт алучының да, бирүченең дә закон бозулары турында аңлатып китте. Безгә киләчәктә мондый юлларга басарга ярамаганлыгын искәртеп үтте. Эчтәлекле, файдалы әңгәмә өчен Ильмира апага зур рәхмәт!
-
"Күңелле балачак" ял лагеры 02.06.2022
Бүген мәктәп яны лагерының 2 нче көне. Бүген көнебезне үзебезнең сәламәтлекне кайгыртудан башладык. Авылыбызда урнашкан фельдшер-акушерлык пунктына бардык. Гөлнара апа буйларыбызны, авырлыгыбызны, кан басымнарыбызны үлчәде, кайбер чисталык, бөҗәкләрдән, үсемлекләрдән саклану чараларын аңлатып китте. Һәр кеше өчен үзенең сәламәтлеге беренче урында торырга тиеш, шуңа күрә без һәрберебез сәламәтлегебезне кечкенәдән кайгыртабыз, саклыйбыз! Безнең сәламәтлек турында һәрдаим кайгыртып торучы Гөлнара апага зур рәхмәт!
-
"Күңелле балачак" ял лагеры 01.06.2022
Бүген безнең Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Күңелле балачак" ял лагеры эшли башлады. Лагерьны ачу Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары астында флаглар күтәрү белән башланды. Биредә 15 бала күңелле һәм файдалы ял итәчәк????
Бүген, 1 июнь балаларны яклау һәм саклау көне дә! Шул уңайдан мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә күңелле уеннар оештырылды.
Балалар безнең дәвамыбыз, алар безнең яңа буын, безнең җаныбызның, тәнебезнең бер өлеше. Алар безнең кебек елмаялар, безгә ошап үсәләр, безнең гадәтләрне кабатлыйлар. Алар Аллаһы биргән мәхәббәт җимешләребез. Алар гомер буе мәхәббәттә, әти-әни назын тоеп яшәсеннәр. Бәхетле балалар күп булсын. Без әти-әниләрнең бу беренче бурычы! Гаилә институты нык булырга тиеш! Шул вакытта гына ятим балалар күп булмас.
Яратыйк, кадерлик, яклыйк, саклыйк балаларны тормыш әчеләреннән. Үстерик, белем бирик, барысы да чын кешеләр булып үссеннәр. Көч бирик, илһам бирик, мөмкинлекләр бирик. Һәм иң мөһиме - дөрес, ныклы тәрбия бирик балаларга. Шуннан соң гына балаларыбыз якланган да, сакланган да булыр! Һәрнәрсәне үзебездән башлыйк!
Балаларыбыз бәхетле булсыннар!!!
-
Чыгарылыш-2022 30.05.2022
Йөрәк түрендә җуелмас эз калдырган иң якты хәтирәләр кеше тормышының кайсы чорында күбрәк очрый икән? Мөган, чыклы үләннәрдә яланаяк йөргән, әти-әни белән җитәкләшеп бакчага килгән гамьсез, кайгы борчуларсыз балачактадыр.
Менә безнең балалар өчен дә дулкынландыргыч та, шатлыклы да һәм моңсу да бәйрәм көнебез килеп җитте. Моңсу, чөнки күптәннән көткән, әмма безнең өчен бик тиз килеп җиткән көн бу. Бәхетле, үзенең гаилә бәйрәмнәре , әти-әнинең уртасында, аның бармакларына тотынып, адымнарына өлгерергә тырышып йөгергән, әкияттәге тормышны чынбарлык итеп кабул иткән чиста балачак белән саубуллашу көне. -
Поход -2022 30.05.2022
Являясь любимым видом отдыха ребят, походы, экскурсии имеют и огромное воспитательное значение. В походах ребята не только закаляют здоровье и овладевают туристическими навыками, но и развивают в себе смекалку и находчивость, инициативу и самостоятельность. Яркие впечатления, физическая нагрузка, связанная с постоянным движением на свежем воздухе в любую погоду, оказывает благотворное влияние на здоровье ребят.
Балаларның яраткан ял төре буларак, походлар, экскурсияләр бик зур тәрбияви әһәмияткә ия. Походларда балалар сәламәтлекне чыныктырып кына калмый, ә бәлки үзләрендә зирәклекне, тапкырлыкны, инициативаны һәм мөстәкыйльлекне дә үстерә. Якты тәэсирләр, саф һавада хәрәкәтле уеннар балаларның сәламәтлегенә уңай йогынты ясый.
-
Последний звонок - 2022/ Соңгы звонок -2022 24.05.2022
Сегодня в школе прозвенел последний школьный звонок для выпускников 2022 года. Торжественную линейку открыл директор школы Гайнутдинов Фирдавис Магданурович. Выпускников поздравили методист Отдела образования Сахабутдинова Рамзия Ханифовна, секретарь Азалаковского сельского поселения Харисова Альфинур Камиловна, руководитель Центра занятости населения Хайбрахманова Гульнара Раисовна Прозвучали слова благодарности учителям, родителям. Ответным словом выступили первые учителя, родители. Погода также решила порадовать солнечным днем.
В добрый путь, ребята!Бүген мәктәптә 2022 нче елгы чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Тантаналы линейканы мәктәп директоры Гайнетдинов Фирдавес Мәгъдәнур улы ачты. Чыгарылыш сыйныф укучыларын мәгариф бүлеге методисты Сәхәбетдинова Рәмзия Хәниф кызы, Азалак авыл җирлеге сәркәтибе Харисова Әлфинур Камил кызы, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Хәйбрахманова Гөлнара Рәис кызы котладылар, укытучыларга, ата-аналарга рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Җавап сүзе белән беренче укытучылар, ата-аналар чыгыш ясады. Һава торышы да кояшлы көн белән сөендерергә булды. Хәерле юл, балалар!
-
Олимпиада по предпринимательству 23.05.2022
Ученик нашей школы Гилязов Ринат принял участие в олимпиаде по предпринимательству, которая проводилась совместно Министерством образования и науки РТ и АО «ОЭЗ ППТ «Алабуга» . Участники этой олимпиады проходили бизнес-симулятор «Business cats». На первом этапе ученики 9-11 классов соревновались онлайн на районном уровне. Там определялись лучшие молодые предприниматели из районов РТ. Затем победители районных этапов приехали на очный этап в специальный ассессмент-центр, где встретились с единомышленниками и на протяжении 2 дней состязались за звание победителей. Ринат занял 3 место на районном этабе и получил денежный приз. От всей души поздравляем его и желаем ему дальнейших успехов!/Безнең мәктәп укучысы Гыйләҗев Ринат ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы үткәгән эшмәкәрлек буенча олимпиадада катнашты . Бу олимпиадада катнашучылар «Business cats»бизнес-симуляторын уздылар. Беренче этапта 9-11 сыйныф укучылары район күләмендә онлайн-ярыштылар. Анда Татарстан Республикасы районнарыннан иң яхшы яшь эшмәкәрләр билгеләнде.
-
Пионер туган көн 19.05.2022
В год 100-летнего юбилея со дня основания пионерской организации в МБОУ "Азалаковская ООШ" в начальных классах прошёл классный час на тему «Путешествие в страну Пионерию» А учащиеся старших классов просмотрели документальный фильм "Мы из СССР". Ребята узнали об истории создания организации, жизни пионеров, их правилах и моральных ориентирах. Большой интерес у современных школьников вызвали символы пионерской организации – знамя, красный галстук, пионерский значок, горн и барабан. /Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә пионер оешмасына нигез салынуга 100 ел тулу уңаеннан башлангыч сыйныфларда «Пионер иленә сәяхәт»дигән темага сыйныф сәгате узды. Ә өлкән сыйныф укучылары "Без СССРдан" дигән документаль фильм карадылар. Балалар белделәр оештыру тарихы, пионерлар тормышы, аларның кагыйдәләре һәм мораль ориентирлары турында. Пионер оешмасы символлары – Байрак, Кызыл галстук, пионер значогы, Быргы һәм барабан бүгенге укучыларда зур кызыксыну уятты.
-
"Җырлы балачак илендә" 17.05.2022
Азалак авылында XIIl район "Җырлы балачак илендә" бәйгесе булып үтте. Әлеге конкурста безнең Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары да матур итеп чыгыш ясап, үзләренең осталыкларын, сәләтләрен күрсәттеләр. / В селе Азалаково прошел XIII районный конкурс" Җырлы балачак илендә". На этом конкурсе учащиеся Азалаковской основной общеобразовательной школы продемонстрировали свое мастерство.
-
"Экологический калейдскоп"/"Экологик калейдоскоп" 13.05.2022 Учащиеся 6-7 классов приняли участие в интеллектуальной игре "Экологический калейдоскоп"\6-7 сыйныф укучылары "Экологик калейдоскоп"интеллектуаль уенында катнаштылар.