Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Азалаковская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 423371, РТ, Сармановский муниципальный район, с. Азалаково, ул. Зеленая, 8 / ТР, Сарман муниципаль районы, Азалак авылы, Зеленая урамы 8нче йорт |
Телефон: | +7(855)-594-80-58 |
E-Mail: | azalak@yandex.ru / Sazal.Sar@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Азалаковская ООШ" |
Руководитель: | Гайнутдинов Фирдавис Магданурович |
Год основания учреждения: | 1971 |
У нас учатся: | 29 учащихся и 6 воспитанников дошкольной группы |
У нас учат: | 9 учителей и 1 воспитатель дошкольной группы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Азалаковская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 ( 38 ) 39 40 >>
-
День знаний /Белем көне 01.09.2022
Сегодня,1 сентября, двери Азалаковской ООШ вновь распахнулись, чтобы дать старт новому учебному году! Традиционно в этот день в нашей школе проводится торжественная линейка, посвящённая Дню Знаний. Все ребята, отдохнувшие и загорелые, снова собрались в школе. Они радовались встрече с одноклассниками, классными руководителями и любимыми учителями. На празднике с напутственными словами выступили почетные гости. Желаем всем ученикам и учителям, чтобы новый учебный год стал для всех плодотворным и богатым на знания, открытия, творчество и достижения!!!
Бүген, 1нче сентябрьдә, яңа уку елына старт бирү өчен, Азалак мәктәбе ишекләре яңадан ачылды. Традиция буенча бу көнне безнең мәктәптә Белем көненә багышланган тантаналы линейка үткәрелә. Ял иткән балалар барысы да янә мәктәпкә җыелдылар. Алар сыйныфташлары, сыйныф җитәкчеләре һәм яраткан укытучылары белән очрашуга шатландылар. Бәйрәмдә мөхтәрәм кунаклар сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Барлык укучыларга һәм укытучыларга яңа уку елы барысы өчен дә уңышлы һәм белемгә, ачышларга, иҗатка һәм казанышларга бай булсын!!!
-
22 июнь - Хәтер көне. 22.06.2022
22 июнь- Хәтер һәм Кайгы көне. Батырларыбызны онытмыйк. Илебез күге тыныч булсын!
Калганнарның исемнәрен
И, исәннәр искә алыгыз.
Җырлап очкан тургайларга колак,
Һәйкәлләргә чәчәк салыгыз.
-
Сау бул, лагерь! 21.06.2022
Мәктәбебез каршында оештырылган "Күңелле балачак" җәйге ял лагеры тәмамланды.
Балаларның җәйге ялы ул актив, кызыклы, файдалы, романтикага бай, күңелле ял вакыты. Лагерьда без рухи һәм физик яктан ныгыдык, кызыклы күренешләргә бай тормыш белән яшәдек, дуслыгыбыз тагын да артты.
Лагерьны без тиз очышлы очкычлар яки зур диңгезләргә чыккан корабларга ошатабыз. Әйе, лагерь-кораблар, яшел урман куелыклары, аллы-гөлле болыннар буйлап, балачак дөньясына юл ала һәм кыска гына вакыт эчендә күпме искитмәле ачышлар, гаҗәпләнү бәхете, шатлыклар китерә. Тормыш юлыннан, тирән эзләрен сала-сала, лагерь-кораблар йөзә. Сәер, могҗизалы юл ул! Әйе, балачактагы шул юлда гына үзеңне чын кеше итеп тоя аласың.
Җилкәннәрне киереп ачыгыз балачак кораблары. Уңай җил, зур су сезгә балалар!
Сау бул, лагерь!
Сау булыгыз, балалар!
Имин җәйләр, күңелле яллар теләп калабыз Сезгә!
-
Наркотикларга "Юк" дибез! 16.06.2022
Бүген без, мәктәп яны "Күңелле балачак" ял лагерына йөрүче балалар "Наркотикларга ЮК! дибез!" темасына рәсемнәр ясадык, презентация карадык, авылыбыз фельдшеры наркотиклар темасына әңгәмә үткәрде.
Наркотиклардан башка гына да тормыш матур, кызыклы вакыйгаларга бай! Дусларыңны, тормыш матурлыгын берничә сәгатьлек буш “ләззәткә” алыштырырга, әти-әниеңне кайгыга салырга кирәкми!
Истә тотыйк, наркомания – күңелле шөгыль дә, компаниядә күңел ачу да, шаяру да түгел, ә чир. Төзәтеп булмаслык, коточкыч һәм газаплы... Шуның өчен татып карамаска һәм кагылмаска дигән сүзләр безнең өчен ант кебек яңгырасын!
Кеше, яшә, гомернең ямен күр!
-
Без тынычлык телибез! 14.06.2022
Бүген мәктәп яны "Күңелле балачак" ял лагерына йөрүче балалар "Без тынычлык телибез!" темасына рәсемнәр ясадылар. Рәсемнәр бик матур һәм эчтәлекле килеп чыкты.
Кирәкми безгә сугыш.
Кирәкми безгә кан кою,
Кирәкми безгә сугыш!
Безнең теләк якты, матур,
Тыныч хезмәт һәм тормыш.
-
12 июнь -Россия көне 12.06.2022
12 нче июнь-Россия көне.
Шул уңайдан, "Күңелле балачак" мәктәп яны лагерына йөрүче балалар белән эчтәлекле беседалар үтте. "С чего начинается Родина?" җырын өйрәндек. Соңыннан Россия көненә багышлап күмәк эш эшләдек. Бер-беребезне бәйрәм белән котладык, дөньяларыбызның тыныч һәм имин булуын теләдек.
-
Үсемлекләр дөньясына сәяхәт 10.06.2022
Бүген мәктәп яны "Күңелле балачак" ял лагерының 9 нчы көне.
Көнебезне үсемлекләр дөньясына багышладык. Нәтиҗәдә үз кулларыбыз белән бик матур картина иҗат иттек. Ул бик матур һәм эчтәлекле килеп чыкты.
-
Коррупциягә "Юк" дибез 09.06.2022
Бүген мәктәп яны "Күңелле балачак" ял лагерының 8 нче көне.
"Күнелле балачак" мәктәп яны ял лагере үз эшен коррупциягә каршы көрәш белән дәвам итте. Укучыларга коррупция төшенчәсе аңлатылды, презентация күрсәтелде, балалар эчтәлекле рәсемнэр ясадылар.
-
"Күңелле балачак" ял лагеры 07.06.2022
Бүген мәктәп яны "Күңелле балачак" ял лагерының 6 нчы көне.
6 июнь - рус халык шагыйре А.С.Пушкинның туган көне уңаеннан көнебезне аның иҗатына багышладык. Китапханәгә экскурсиягә төштек, Ильмира апа А.С.Пушкин иҗаты белән якыннан таныштырды. Соңыннан А.С.Пушкин әкиятләренә рәсемнәр ясадык.
-
"Күңелле балачак" ял лагеры 06.06.2022
Бүген балаларда йорт һәм кыргый хайваннарга карата кызыксыну һәм сакчыл караш тәрбияләү максатыннан уенчык хайваннардан күмәк эш башкардык. Эшебез бик бай һәм эчтәлекле килеп чыкты. Кыргый һәм йорт хайваннары турындагы белемнәрне баеттык, аларның нәрсә белән тукланулары, яшәү шартларына ничек җайлашулары турында да сөйләштек. Без нинди генә очраклар булса да аларны рәнҗетергә ярамаганлыгын беләбез. Табигать тарафыннан уйлау, сөйләшү кебек сәләтләр бирелмәсә дә, алар да бит җан ияләре! Алар да яратканга-ярату, ачуга-ачу, үчкә-үч белән җавап бирә ала икәнен онытмаска кирәк!