муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
E-Mail: | simetsaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 67 обучающихся |
У нас учат: | 25 педагогов |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
"Серле каләм" иҗат бәйгесе.
20.05.2019
В.Гарифуллин исемендәге "Серле каләм" иҗат бәйгесендә укучыларыбыз Муллагалиева Ләйлә һәм Муллагалиева Ләйсән актив катнашып, дипломнарга ия булдылар.
-
Бөек җиңү бәйрәменә багышланган митинг
08.05.2019
Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан бүген укучыларыбыз "Үлемсез полк" акциясенә кушылып, тантаналы рәвештә авыл уртасындагы һәйкәл янына килделәр. Биредә тыл ветераннары, сугыш чоры балалары өчен әдәби-музыкаль кичә үткәрелде, сугыштан кайтмый калганнар хөрмәтенә бер минут тынлык игълан ителде. Митингка килгән кунаклар ветераннарны бәйрәм белән котладылар, илебез күгенең һәрчак аяз, тыныч булуын теләделәр. Бәйрәмнең икенче өлеше мәдәният йортында дәвам итте.
-
«круглый стол» на тему “Как создать правильный пароль”
06.05.2019
«Круглый стол» на тему “Как создать правильный пароль”
-
Бөек Ватан сугышы ветераннарының каберләренә зират кылу
30.04.2019
Бүген мәктәбебез укучылары, Закиров Д.Р. белән берлектә авылыбыз зиратында җирләнгән Бөек Ватан сугышы ветераннарының каберләренә Георгий лентасын тагу оештырдылар.
-
Чишмәләр челтерәп аксын
29.04.2019
Кешелек тарихында су чыганаклары, бигрәк тә чишмәләр кадер-хөрмәткә лаек булган. Чишмәләр буенда һәрвакыт чисталык-пөхтәлек, тәртип иде. Су чыганакларын пычратучылар зур гөнаһлы ке- шеләрдән саналган, аларны хәтга җәзалаганнар да. Чөнки чишмәләр кешелекнең яшәү чыганагы, аларның «саулыгы» чишмәләргә һәм башка су чыганакларына бәйле. 29 нчы апрель көнне чишмәләрнең гүзәллеген саклау максатыннан, 5-7 нче сыйныф укучылары чишмә тирәләрен җыештырдылар.
-
Язгы өмә
27.04.2019
27 апрель көнне мәктәп коллективы территорияләрне, дамба буйларын җыештыру буенча язгы өмә үткәрде. Бу чарада барлык укучылар, укытучылар, хезмәткәрләр дә катнашты: коелган үләннәр, былтырдан коелып калган яфраклар, көнкүреш чүп-чарларын җыеп түктеләр.
-
Волейболда уңышлар.
27.04.2019
Мәктәп укучылары арасында үткәрелгән волейбол ярышында егетләребез командасы 1 урын яуладылар. Аларны һәм укытучылары Саубанов А.Р. чын күңелебездән уңышлары белән котлыйбыз.
-
Волейболда уңышлар.
27.04.2019
Мәктәп укучылары арасында үткәрелгән волейбол ярышында 3 урын алган кызлар командасын чын күңелебездән уңышлары белән котлыйбыз.
-
"Тукайга ияреп" акциясе
26.04.2019
26 апрель - бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Шул уңайдан мәктәбебездә "Тукайга ияреп" акциясе үтте. Әлеге акциянең шарты, мәктәпкә килгән барлык хезмәткәрләр, укытучылар, укучылар да Тукай шигырьләрен сөйләп керергә тиеш иделәр. Акциядә барлык хезмәткәрләр дә, укучылар да актив катнашты.
-
Республика күләм фәнни-гамәли конференциясендә уңышлар
23.04.2019
23 апрель көнне Арча муниципаль районының “Арча 2нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе” базасында, «Экологическая безопасность современных социально-экономических систем в ракурсе Хартии Земли» дип исемләнгән Республика күләм фәнни-гамәли конференциясе үтте. Әлеге конференциядә мәктәбебезнең 9нчы сыйныф укучысы Хасанова Адилә катнашып, I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе Халиуллина Р.Р.