муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
E-Mail: | simetsaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 67 обучающихся |
У нас учат: | 25 педагогов |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>
-
Калфак-кызлар күрке
07.04.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан , милли традицияләребез нигезендә ятучы кыйммәтле, милли, әхлаклы сыйфатларны саклау, татар хатын-кызларының милли баш киеме - калфак турында мәгълүмат бирү, милли мәдәниятыбызга ихтирам һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү максатыннан, "Оста куллар шөгыльләнүче укучыларыбыз, татар хатын-кызларының милли баш киеме, калфак эшләделәр, аны матур бизәкләр белән бизәделәр. " түгәрәгендә
-
Халыкара балалар китабы көне
02.04.2021
2 апрель- Халыкара балалар китабы көне. Шул уңайдан мәктәбебездә Г.Х.Андерсен, А.Милн, Братья Гримм, В.Гюгю, И.Ефремов, А.Гераскина кебек балалар тарафыннан яратып укыла торган төрле милләт язучыларының китапларыннан күргәзмә оештырылды. Әлеге көннең барлыкка килү тарихы белән таныштырылды.
- Татар халык композиторлары 01.04.2021
-
Кошлар-безнең дуслар.
01.04.2021
1 апрель-Кошлар көне. Укучыларга кошларнын файдасы турында аңлату, кошлар турында кайгыртырга, өлкәннәр ярдәмендә җимлекләр куярга, кош оялары ясарга өндәү, кечкенә дусларыбызга карата мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү максатыннан 2 нче сыйныф укучылары белән, "Кошлар-безнең дуслар!" темасын сбор үтәрелде.
- “Туган як бизәкләре” 29.03.2021
-
Нәүрүз мөбәрәкбад!
24.03.2021
Нәүрүз бәйрменең йолаларын искә төшерү, дуслык, туганлык хисләре тәрбияләү, максатыннан, туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан укучылар белән "Нәүрүз" бәйрәме үтте.
-
Татар телем-туган телем
23.03.2021
Укучыларыбызның каникулларын күңелле үткәрү максатыннан, туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, башлангыч сыйныф укучылары һәм класс җитәкчеләре Гарифуллина Д.Г.Маннанова Н.Р., Хакимова М.З., Махиева Ф.М. «Татар телем-туган телем» исеме астында туган телгә багышланган чара үткәрделәр. Әлеге чара туган телгә багышланган шигырьләр,җырлар, табышмаклар, конкурслар белән үрелеп барды. Әлеге чара туган телгә- ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, туган телне саклау максатыннан үткәрелде. Балалар өчен кызыклы, файдалы чара булды.
-
"Тамчы -шоу"- интеллектуаль уен
16.03.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, 2-3 нче сыйныф укучылары белән "Тамчы-шоу" уены үткәрелде. Уенның масаты: укучыларда туган телгә, төбәккә, аның күренекле кешеләренәз карата ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү. Укучыларны эзләнергә, мөстәкыйль эшләргә өйрәтү.
-
"Уңган син, татар кызы, булган син, татар улы!"
15.03.2021
Уңган син, татар кызы!
Булган син, татар улы!
Әнә шундый канатлы сүзләр белән башланып китте 4 класста кызлар һәм егетләр арасындагы бәйге. Әлеге бәйгедә “Кызлар-йолдызлар” һәм “Татар егетләре” командасы үзара көч сынашты. Иң кызыгы шунда – кызлар егетләрне “кызлар”, ә егетләр кызларны “егетләр”буларак сынады.
Кызлар кадак кагып, футбол уенында осталыкларын күрсәтсә, егетләр каблукта матур итеп йөреп тә күрсәтте, кызларны тәмле салат ясап та сыйлады.
Һәр команда көндәш команданың эшеннән канәгать икәнен күрсәтеп, аларны югары баллар белән бәяләде, өстәмә приз белән дә күңелләрен күтәреп җибәрде. Әлеге бәйгедә укучылар “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, “Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс” мәкальләренең асылына да төшенделәр.
-
Тел күрке-сүз
11.03.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан мәктәбебездә "Тел күрке-сүз" дип исемләнгән акция үтте. Әлеге акциянең шарты, мәктәпкә килгән һәр кеше- укучы, укытучы, хезмәткәрберәр мәкаль әйтеп керергә тиешләр. Мәкаль - сөйләшкәндә сүзгә ямь һәм куәт бирү өчен, көнкүрештә күп сыналган дәлил яки шигъри бер мисал урынында әйтеп йөртелә торган, кыска, ләкин гомуми бер, тирән мәгънәне эченә алган төгәл җөмләле халык хикмәте әсәре.