муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
E-Mail: | simetsaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 67 обучающихся |
У нас учат: | 25 педагогов |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 ( 46 ) 47 48 49 50 >>
-
"Тамчы шоу"
05.05.2021
Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, 7 нче сыйныф укучылары белән "Тамчы шоу" белем сынаш уены үткәрелде.
-
Без-табигать дуслары
30.04.2021
Балаларның табигатьтәге үзгәрешләр турында күзаллауларын киңәйтү, табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү, җирне матурларга, “дәваларга” өйрәтү, балаларның кыргый хайваннар турындагы белемнәрен баету, аларның кайда яшәүләрен, нәрсә белән туклануларын ачыклау, хайваннарга карата мәрхәмәтле караш тәрбияләү, йорт хайваннары һәм аларның балалары турындагы белемнәрен киңәйтү максатыннан, 3 нче сыйныф укучылары белән авылыбыз китапханәсендә “Без-табигать дуслары» дип исемләнгән чарада катнаштылар.
-
Тукай эзләре буйлап
27.04.2021
Г. Тукай иҗаты буенча укучыларның белемнәрен тикшерү, шагыйрьнең тормыш юлы буенча яңа мәгълүматлар бирү, иҗади активлыкларын үстерү максатыннан 6 нчы сыйныф укучылары белән “Тукай эзләре буйлап” дип аталган интеллектуаль уен үткәрелде. Уен барышында укучылар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты буенча белемнәрдә көч сынаштылар.
-
Йөрәкләрдә Тукай эзләре, Күңелләрдә Тукай сүзләре.
26.04.2021
Тарих бик күп исемнәрне белә,
Бөек шәхесләргә дөнья бай.
Сәнгать дөньясында маяк булып,
Мәңге яши, яшьни яшь Тукай.
Татар халкының сөекле шагыйре, бүгенге көндә дә балкып янган якты йолдыз-Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан мәктәбебез китапханәсендә, китапханәчебез Нургалиева Г.М. тарафынна “Йөрәкләрдә Тукай эзләре, күңелләрдә Тукай сүзләре” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә шагыйрьнең тормыш юлын чагылдыручы альбомнар, балалар тарафыннан яратып укыла торган әкият һәм шигырь җыентыклары урын алды.
-
Тукай яши күңелләрдә
26.04.2021
26 нчы апрель татар халкының сөекле шагыйре Г.Тукайның тууына 135 ел уңаеннан мәктәбебездә “Тукай яши күңелләрдә” дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде. Бәйрәмдә, балаларның Тукай иҗатына кызыксынуларын тагын арттыру, туган телебезгә хөрмәт тәрбияләү максатыннан, 1-11 сыйныф укучылары яраткан шагыйребезнең шигырьләрен сөйләделәр, әкиятләрен сәхнәләштерделәр, Тукай сүзләренә иҗат ителгән җырларны башкардылар.
-
Интеллектуаль уен
23.04.2021
23 нче апрель көнне, Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, табигать фәннәре атналыгы кысаларында , 5нче һәм 6 нчы сыйныф укучылары катнашында интеллектуаль уен уткәрелде. Уенда укучылар ребуслар чиштеләр, табигатьнең матурлыгын чагылдырган төрле халыкларның җырларын таныдылар,табышмакларына җаваплар таптылар .
-
"Бишкә биш" интеллектуаль уен
20.04.2021
2021- Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, табигать фәннәре атналыгы кысаларында , 20нче апрель көнне “Бишкә биш” уены үткәрелде. Уенда 7 нче һәм 8 нче сыйныф укучылары катнашты. Укучылар төрле географик сорауларга җавап бирделәр, Татарстанда яшәүче төрле халыкларның җырларын, киемнәрен таныдылар,елга – күлләре, чиктәш республикалары турында сорауларга җаваплар таптылар .
-
Математик квест
16.04.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, математика атналыгы кысаларында, 16 нчы апрель көнне 5-9 нчы сыйныф укучылары катнашында “Математик квест” булып узды. Катнашучылар 5 командага бүленеп 5 тукталышта үзләренең белем һәм сәләтләрен күрсәттеләр. “Иҗади тукталыш”та татар милли орнаментларын ясадылар. Татар милләтен, туган телне кадерләп саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү - һәр кешенең изге бурычы. Квестта “Шар” һәм “Геометрия” командалары җиңүгә иреште.
-
Дөньякүләм танылган физик милләттәшләребез
15.04.2021
15 апрель көнне, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, физика-математика атналыгы кысаларында, мәктәптә югары сыйныф укучылары өчен “Дөньякүләм танылган физик милләттәшләребез” исеме астында лекция-әңгәмә формасында класстан тыш чара уткәрелде. Укучылар татар галимнәре, аларның биографияләре белән таныштылар. Хәмит Мозаффар улы Мөштәри, Роальд Зиннур улы Сәгъдиев, Рәшит Гали улы Сүнәев һәм башка физикларыбызның фән өлкәсенә керткән хезмәтләре, ачышлары зур кызыксыну тудырды. Россиядэ генә тугел, Европа, Америкада танылу алган академикларыбыз булу, укучыларда милли горурлык хисләре уятты.
-
Своя игра
13.04.2021
В рамках Года народного единства и недели физики-математики, 13 апреля проводилась «Своя игра». В нем участвовали ученики 5-6 классов.Обучающиеся с удовольствием выполняли разнообразные задания, давали чёткие обдуманные ответы, некоторые узнали много полезного и интересного о математиках разных стран. С большим интересом решались задачи на смекалку.