муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
E-Mail: | simetsaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 67 обучающихся |
У нас учат: | 25 педагогов |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 101 ( 102 ) 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Экологик дәрес 13.05.2015
Бүген мәктәбебездә экологик дәресләр үтте. Дәресләрне 5 нчы сыйныфта биология укытучысы Халиуллина Р.Р., 7 нче сыйныфта география укытучысы Шафигуллина Ә.Г. үткәрде. Дәресләрдә укучыларга экологик проблемалар, аларны чишү юллары турында бай мәгълүмат бирелде, табигатьне саклау һәркемнең изге бурычы икәнлеге төшендерелде.
-
Бәйрәм концерты 11.05.2015 Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, укучылар һәм укытучылар коллективы, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Югары Симет мәдәният йортында;Җырлыйк дуслар, безнең гомерләрдә кайтмый калганнарның хакы бар" дип исемләнгән бәйрәм концерты куйдык. Концерт сугыш башлану,солдатларны сугышка озату,сугыш тәмамлану күренешләре белән үрелеп барды. Бәйрәм концерты матур җырлар,күңелле биюләргә бик бай булды.
-
Бөек Җиңүгә 70 ел! 08.05.2015
Ветераннар, ветераннар
Сезгә хөрмәт, ихтирамнар,
Сез булганда матур булып,
Алсу булып ата таңнар.
Сезгә тиеш әле бик күп язлар,
Быел авылыбыз уртасында безгә тыныч тормыш бүләк итеп, сугышта һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә яңа обелиск төзелде.
-
Өмә 30.04.2015
Май бәйрәмнәре алдыннан бүген мәктәп күләмендә өмә үткәрелде. Өмәдә барлык укучылар, укытучылар коллективы актив катнаштылар. Мәктәпнең тирә-ягы җыештырылды, карлыган куаклары аралары китмәнләнде.
-
"Һәйкәл" акциясе 27.04.2015
-
Агач утырту көне 25.04.2015
25 апрель - агач утырту көне уңаеннан, мәктәп территориясендә агач утырту өмәсе үткәрдек. Нарат, каен, миләш үсентеләре утыртылды.
- Туган көнең белән, Тукай! 24.04.2015
-
Кызыклы очрашу 22.04.2015
Бүген "Ялкын" журналын нәшер итүчеләр безгә кунакка килделәр. Баш мөхәррир Йолдыз Миңнуллина, әдәби мөхәррир Ләйсән Фәйзуллина, бүлек мөхәррире Искәндәр Хәбибуллин журналның тарихы, эчтәлеге, бүгенге көндәге яңалыклары, киләчәккә планнары белән таныштырдылар. Укучыларның сорауларына бик теләп җаваплар бирделәр. Кызыклы очрашу вакытында укучылар белән әдәби бәйге дә оештырылды.
-
"Нур" драма коллективының уңышы
18.04.2015
17 нче апрель көнне Балалар иҗат үзәгендә XV "Сәләтле балачак - өметле киләчәк" балалар иҗаты фестиваль - конкурсының "Театр һәм фольклор" номинациясе үткәрелде. Әлеге конкурста 1-2 нче сыйныф укучылары "Авылым чишмәләре" чыгышы, "Нур" драма коллективы "Казан егетләре" спектакленнән өзек белән катнаштылар. "Нур" драма коллективы III урынга лаек булды. Җиңүчеләрне һәм җитәкчеләре Зөһрә Рәхмәтулловнаны җиңүләре белән котлыйбыз!!! Молодцы!!!
-
4 нче класста проект эше 17.04.2015
4 нче сыйныф укучыларының мониторинг эшләре дәвам итә. Бүген алар "Җир турында без нәрсәләр беләбез?" дигән темага проект эшләделәр. экспертлар алдында үзләренең эшләрен якладылар.