Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
E-Mail: | Timershik.Saba@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
Руководитель: | Карамов Айдар Рафаилович |
Год основания учреждения: | 1982 |
У нас учатся: | 169 в филиале: 8 |
У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 81 82 ( 83 ) 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
ТЕЛЕФОН ДОВЕРИЯ для детей, подростков и их родителей 18.03.2017
-
Юбилеегыз белән Нурия Әлхәмовна! 17.03.2017
Хөрмәтле хезмәттәшебез!
Сезне чын күңелебездән туган көнегез - 50 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз. Хезмәтегезгә ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвегезне телибез. Гаилә шатлыгы, балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай!
Котлы булсын, туган көнең,
Гел шатланып үтсен көннәрең.
Сиңа сөенеч кенә китерсеннәр
Якыннарың, барлык дусларың. -
Галимуллина Гөлсинә Наил кызы белән очрашу 09.03.2017
7 нче март көнне Тимершык урта мәктәбендә якташ язучыбыз Гөлсинә Галимуллина белән очрашу булып узды. Кичә мәктәп укучылары башкаруында биюләр, җырлар,язучының әсәрләреннән өзекләр, кызыклы сораулар белән үрелеп барды. Гөлсинә Галимуллина барлык сорауларга бик теләп җавап бирде, әсәрләренең язылу тарихын, истәлекле вакыйгалар сөйләде. Кичәгә шулай ук мәктәбебездә балаларга белем һәм тәрбия биргән укытучыбыз-Зәмфирә Фәнәвиевна да чакырылган иде. Ул Гөлсинә ханымның редакциядә эшләгән елларын искә төшерде, әсәрләренә бәя бирде. Очрашу кичәсе җанлы, күтәренке рухта, дустанә мөнәсәбәттә үтте. Журналист - язучы белән аралашу һәркемнең күңелендә җылы тәэсирләр калдырды.
-
Семинар по истории и обществознанию 07.03.2017
2 марта на базе нашей школы прошел районный семинар учителей истории и обществознания по теме: "Технологии проведения современного урока истории и обществознания". В рамках семинара гости школы посетили уроки обществознания (6 класс) и истории (10 класс) учителя Зариповой З.Ф., краеведческий музей. Также был проведён круглый стол по вопросам преподавания этих дисциплин.
-
Аҗаган-2017 27.02.2017
-
Хәрби строй һәм җыр 27.02.2017
Бүген 27 февраль көнне “Хәрби строй hәм җыр “ смотры үтте . Барлык сыйныф укучылары да яхшы чыгыш ясадылар. Смотр хәрби рухта, җанлы үтте. Җиңүчеләргә атналык линейкада мактау кәгазьләре биреләчәк. Ныклы әзерлекләре өчен барлык укучыларга, сыйныф җитәкчеләренә рәхмәт белдерәбез.
-
Студентлар белән очрашу 25.02.2017
25 февраль көнне мәктәбебезне төрле елларда тәмамлаган укучылар белән очрашу үткәрелде.Студентларыбыз чыгарылыш сыйныф укучыларына үзләре сайлаган уку йортлары , имтиханнар турында сөйләделәр, үзләренең киңәшләрен җиткерделәр, биргән сорауларга җаваплар бирделәр. Очрашуның икенче өлеше уен-бәйге формасында үтте.Студентлар һәм укытучылар командалары көч сынашты. Бәйгедә дуслык җиңде.Очрашу һәркемнең күңеленә хуш килде.Мондый очрашулар дәвамлы булсын иде дигән теләктә калабыз.Укучыларыбыз мәктәп белән элемтәне өзмәсеннәр иде.
-
Беренчелек безнең мәктәптә!! 25.02.2017
Укучылар арасында узган район баскетбол ярышында безнең мәктәпнең егетләр һәм кызлар командасы да беренче урынга лаек булдылар. Аларны чын күңелдән котлыйбыз! Молодцы! Җитәкчеләре Шамил Хасановичка зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!! Уңышлар алга таба да юлдаш булсын!!
-
Халыкара балалар ышаныч телефоны 25.02.2017
-
Бәйрәм белән!! 22.02.2017
22 февраль көнне Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мәктәптә бәйрәм үткәрелде. Эчтәлекле чара әзерләгән 6 нчы сыйныф укучыларына, сыйныф җитәкчеләре Ландыш Әгъләмҗановнага, катнашкан барлык укучыларга рәхмәтләребезне җиткерәбез.Мәктәбебезнең барлык ир егетләрен чын күңелдән бәйрәм белән котлыйбыз!
Сез булганга имин булып ата таңнар,
Тыныч-матур тормыш белән үтә айлар.
Бәйрәмегез котлы булсын, ир-егетләр,
Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр.