• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан
Телефон: +7(843)-624-61-18
E-Mail: shikshisaba@yandex.ru Sshik.Sab@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Шикшинская ООШ"
Руководитель: Ханнанов Ильдар Фанисевич
Год основания учреждения: 1985
У нас учатся: Бездә укыйлар:67
У нас учат: Бездә укыталар: 18

Шекше мәктәбе яңалыклары/ Школьные новости

Наиль Мухаматханович,юбилеегыз белән сезне!

Опубликовано: 13.12.2015

Кеше гомерен нигәдер еш кына ел фасыллары белән чагыштыралар. Яшьлек дәрте белән янып-көеп, җәйләрне уздырып иллене тутырып йөргәндә  кинәт кенә өлкәнәю, гомер көзенә якынлашу кебек сүзләр белән күңелгә моңсу чал йөгертәләр. Ә ныклабрак уйлап карасаң көз – ул салкынын да, җылысын да, муллыгын да матур төсләргә күмгән кабатланмас бер чор.  Халыкта «көзләрнең җимеше татлырак» дигән әйтем дә йөри. Ә бу бит чынлап та шулай! Кеше дә яшәгән саен зирәгәя, тәҗрибә туплый. Нәкъ менә сезнең кебек, тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер ОЛЫ  кешегә әверелә. Сез дә  бүген яраткан  балаларыгызның таянычы, кадерлесе, туганнарыгызның хөрмәтле, үрнәк өлгесе, булып  гомер көзегезгә аяк басасыз.
Матур да, җылы да, мул да, югалтусыз да булсын әлеге чор сезнең. Чөнки әле кышлар бар, якыннарыгыз алдында яулыйсы яңа үрләр бар. Йөзенчене тутырганда телисе изге ният- теләкләр бар. Ә хәзергә исә, юбилеегыз белән сезне!!!  50 яшьлек кабатланмаслык бәйрәмегез белән!

Илленче көз сезнең бусагада
Илленчесе, түгел йөзенче        
Узсын әйдә, картайсыннар еллар
Картайтмагыз бары күңелеңне.
Һәрчак шулай яшьлек дәрте сездә
Янып торсын җәйге учактай 
Саулык, байлык, күп шатлыклар
Чиксез булсын язгы офыктай..



К списку новостей