Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
E-Mail: | shikshisaba@yandex.ru Sshik.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | Бездә укыйлар:67 |
У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Шекше мәктәбе яңалыклары/ Школьные новости
“Җирне кабат көйдермәсен кайнар сугыш ялкыннары”
Опубликовано: 08.05.2015Җирне кабат көйдермәсен кайнар сугыш ялкыннарыАлар Бөек Ватан сугышы кырларында дошманга каршы аяусыз көрәшкән батыр сугышчыларга, Җиңү көнен якынайту өчен тылда армый-талмый эшләгән хезмәтчәннәргә, балачакларын сугыш урлаган апа-абыйларга багышлап чыгыш ясадылар. Авыр елларда үз җилкәләренә салынган кыенлыкларны сынмый-сыкранмый күтәргән өлкәннәргә, авыл халкына бәйрәм белән тәбрикләү сүзләрен Шекше авыл җирлеге башлыгы Радик Хәйртдинов һәм Саба муницпаль районы хакимиятеннән килгән вәкил Исхак Галиев та җиткерде. Мәдәният хезмәткәрләре һәм урта мәктәп коллективының уртак тырышлыгы белән әзерләнгән митинг-концертта фронттан әйләнеп кайтмаган каһарманнарны искә алып, бер минутлык тынлык игълан ителде. Әле быел гына авыл җирлеге бинасы каршында булдырылган яңа обелиск янында тантананың икенче өлеше дәвам итте. Бөек Ватан сугышында катнашкан һәр авылдашыбыз искә алынып, алар хөрмәтенә тәкыя һәм чәчәк бәйләмнәре куелды.
К списку новостей