Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
E-Mail: | shikshisaba@yandex.ru Sshik.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | Бездә укыйлар:67 |
У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Шекше мәктәбе яңалыклары/ Школьные новости
19 май - Пионерия туган көн
Опубликовано: 19.05.2018
Пионер туган көне уңаеннан, Шекше төп мәктәбендә эзтабарлар, варислар атналыгы бара. Атналыкның максаты: традицияләрне саклау, сәламәт яшәү рәвеше алып бару.
Пионерлар кемнәр алар? Нинди укучыны пионерга алганнар? Пионерлар нәрсә белән шөгыльләнгән? Шул сорауга җавап табу өчен элек пионер сафларында тәрбияләнгән Зөлфия Фоатовна, Алсу һәм Лилия Саубановналар укучыларны пионер тарихы белән таныштырдылар. Быргы кычкыртып, барабан кагып, сборларга җыйналулары, металл ватыклары һәм макулатура җыюлары турында сөйләделәр. Аннан соң балалар, ике командага бүленеп, җитезлектә, кыюлыкта, тизлектә ярыштылар. Атналыкта үткәрелгән барабан кагу, пионер җырлары, речевкалар конкурсларында укучылар теләп катнаша. Атналык дәвамында укучылар Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган пионерлар белән таныштылар. Мондый бәйрәмнәр онытылып барсалар да, Шекше төп мәктәбендә ел саен Пионер туган көне билгеләп үтелә, чөнки безнең укучыларыбыз тарихыбызны, традицияләрне белеп үсәргә тиеш.
К списку новостей