Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 ( 67 ) 68 69 70 >>
-
Техник фестиваль 27.05.2019

Техник фестивальдэ узләре ясаган трактор белэн катнашып Хөсәенов Ризат 1 , Галимов Айтуган 2 урынга лаек булды. Молодцы, егетләр!!! Котлыйбыз!
-
"Соңгы кыңгырау" бәйрәме! 25.05.2019

Бүген бөтен ил буенча, барлык уку йортларында Соңгы кыңгырау бәйрәмнәре уза. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дәрескә чакыручы кыңгырау соңгы тапкыр чыңлый. Мәктәптә үткән балачагыгызның бүтән беркайчан да кире кайтмавын уйлагач, ямансу булып китә. Шулай итеп, укучылар, гомерегезнең тугыз елын бергә уздырган сыйныфташларыгыз, хәреф танырга өйрәтүдән башлап, теорема-законнарга кадәр төшенергә булышкан укытучыларыгыз белән хушлашасыз. Сез киләчәккә зур планнар корып, мөстәкыйль тормыш юлына аяк басу алдында торасыз. Бүген үз алдыгызга куйган максатларыгызга ирешү, хыялларыгызны тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр зур. Тормыш юллары сезгә киң ачык. Уңышның күп өлеше сезнең үзегездән тора. Мәктәптә алган белемнәрегез әлеге уй-хыялларыгызны тормышка ашырырга, алда торган җитди сынаулар - дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырырга ярдәм итсен. Тормышта һәр нәрсәнең үз вакыты була. Сезнең дә язмышыгызда зур борылышлар чоры җитте. Яшьлекнең чын-чынлап башланган иң матур чагы да әле ул. Шуның кадерен белегез һәм алда көткән зур тормышны матур итеп башларга тырышыгыз! Канатлы теләкләрегез сезне һәрчак алга әйдәп торсын, тагы да кыюрак атларга чакырсын! Кайда гына белем алсагыз да, нинди генә уңышларга, дәрәҗәләргә ирешсәгез дә, чишмә башыгызны: Саба җирен, туган авылыгызны, белем йортыгызны, дусларыгызны, үзегезне тәрбияләп үстергән әти-әниләрегезне, укытучыларыгызны, алар алдында җаваплы кешеләр икәнлегегезне бервакытта да онытмагыз! Хәерле юл сезгә!
-
"Барабаны играют сбор -2019" слет - фестивале. 22.05.2019

"Барабаны играют сбор -2019" слет - фестивалендә укучылар бик теләп катнаштылар. Җыр белән чыгыш ясап Әмиров Камил һәм Габдулхакова Илвина 2 нче урынга лаек булдылар.
-
Международная конференция "Культура и наука: новый взгляд" 21.05.2019

Шекше төп мәктәбе укучылары конференцияләрдә актив катнаша.5 нче сыйныф укучысы Гыйбадуллина Камилә "Мәдәният һәм фәнгә яңа караш" халыкара конференциясендә 1 урын, 6 нчы сыйныф укучысы Әмиров Камил 2 урын алды. Шулай ук 4 нче сыйныф укучысы Идиятова Илсинә, 5 нче сыйныф укучысы Хөсәенова Динә сертификатка ия булдылар.
-
"Серле каләм!" конкурсы 20.05.2019

9 нчы сыйныф укучысы Газиянова Эльвира В. Гарифуллин исемендәге "Серле каләм" иҗат бәйгесендә актив катнашып, Диплом белән бүләкләнде.
-
Пионер оешмасы туган көн! 20.05.2019

Пионер оешмасы туган көн! Безнең укучыларыбыз тарихыбызны, традицияләрне белеп үсәргә тиеш. Шул уңайдан, пионерлар тормышы белән таныштырырга Ханнанова А.С. , Хисматова Л.А очрашуга чакырылды. Алар элекке һәм хәзерге оешмаларны чагыштырдылар, күп мәгълүмат бирделәр.
-
Бүләкләү тантанасы. 20.05.2019

"Ел укытучысы" бәйгесендә һәм фән олимпиадаларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында, безнең мәктәптән педагог-оештыручы Габдулхакова Гөлгенә Раиф кызы, 9 сыйныф укучысы Яруллин Әлфис Илнар улы бүләкләнде.
-
Созвездие - Йолдызлык - 2019 18.05.2019

-
Котлыйбыз! 14.05.2019

Мәктәбебезнең педагог оештыручысы, Габдулхакова Гөлгенә Раиф кызы, республика күләмендә үткәрелгән "Ел укытучысы" конкурсының педагог оештыручылар арасында "Шәхес тәрбияләү" темасы астында, Чаллы шәһәрендә чыгыш ясады һәм диплом белән бүләкләнде. Афәрин! Алга таба да уңышлар сиңа!
-
"Безопасное колесо"конкурсы 13.05.2019

Мәктәбебезнең ЮИД отряды членнары район куләмендә үткәрелгэн "Безопасное колесо "конкурсында катнаштылар.Җитәкчеләре Ханнанов И.Ф. Алар барлык турларны уңышлы үтеп 5нче урын алдылар. Молодцы укучылар!











