Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шикши ул.Школьная д.4а |
Телефон: | 8(843)6246-1-21 |
E-Mail: | DsadAkch.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» |
Руководитель: | Зайнуллина Айгуль Ильсуровна |
Год основания учреждения: | 1978 |
У нас учатся: | 30 детей ,в филиале 7 детей |
У нас учат: | 4 педагога ,в филиале 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 ( 97 ) 98 99 100 >>
- "Бүлмә гөлләре". 19.05.2015 Бүген бакчабызның зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар белән бүлмә гөлләре турында сөйләштек. Балаларның туфрак турындагы күзаллауларын киңәйтү, бүлмә гөлләре, экологик бәйләнешләр белән таныштыруны дәвам иттек. Иҗади сәнгать-рәсем шөгылендә кактус гөле ясадык.
- "Талантлар утравы"-2015 15.05.2015
- "Минем туган илем". 06.05.2015 Бүген балалар белән ак ромашка,кызыл мәк һәм василек чәчәкләреннән Россия флагы кисеп ябыштырдык.
- "Алар безгә җиңү бүләк итте". 05.05.2015 Бүген бакчабызның уртанчылар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар белән Бөек Ватан сугышы геройлары, аларның батырлыклары турында әңгәмә алып бардык.Слайдлар һәм рәсемнәр карадык.Иҗади сәнгать рәсем шөгылендә Бөек Җиңү көненә багышлап рәсемнәр ясадык.
- "Без -Тукай оныклары" 24.04.2015 26 апрель яраткан шагыйребез Габдулла Тукайнын туган көне уңаеннан, бакчабызда тәрбияләнүче балалар белән аның шигырьләрен өйрәндек, әкятләрен укыдык һәм сәхнәләштердек.
- "Сәлам, галәм!" 15.04.2015 Бу атна эшчәнлегебезне галәм киңлекләрен өйрәнүгә багышладык. Балаларның галәм һәм космонавтика турындагы белемнәрен системалаштырдык.Иҗади сәнгать-әвәләү шөгылендә галәм киңлекләренә сәяхәт ясадык.
- "Хуш киләсең, гүзәл Нәүрүз!" 03.04.2015 Бүген бакчабызда Нәүрүз бәйрәме булып узды. Балалар Нәүрүзбикәне каршы алдылар-матур җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Йомырка, ярма җыю йоласын башкардылар. Ахырдан балалар узләренең матур итеп бизәлгән йомыркаларыннан авыз иттеләр.
- "Су- яшәү чыганагы". 01.04.2015 Бүген бакчабызның зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар белән иҗади сәнгать-кисеп ябыштыру шөгылендә "суга караучы" агач кисеп ябыштырдык.
-
"Кошлар- безнең канатлы дусларыбыз"
18.03.2015
Бүген бакчабызның зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар белән иҗади сәнгать-әвәләү шөгылендә җылы яктан кайтучы кошларга-сыерчыкларга оя әвәләп ясадык.
Ак буяулы бер оя бар
Бакчада зур агачта,
Очып килә шул ояга
Сыерчык, яз булгач та.
- "Без язны яратабыз" 11.03.2015 Бүген бакчабызның зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар белән иҗади сәнгать - кисеп ябыштыру шөгылендә декоратив кояш кисеп ябыштырдык. -Әйтче, кояш, синең нурлар Һәммәсе ничәү икән? -Нурларымның һәммәсен дә Мин сезгә бүләк итәм! -Әйтче,Кояш,нурларында Җылына ничә кешең? -Санарга минем вакыт юк, Иркәләү-минем эшем!