Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шикши ул.Школьная д.4а |
Телефон: | 8(843)6246-1-21 |
E-Mail: | DsadAkch.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» |
Руководитель: | Зайнуллина Айгуль Ильсуровна |
Год основания учреждения: | 1978 |
У нас учатся: | 30 детей ,в филиале 7 детей |
У нас учат: | 4 педагога ,в филиале 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
"Бәйрәмебез белән, хөрмәтле коллегаларыбыз!"
26.09.2015
27 нче сентябрь-"Тәрбиячеләр көне" уңаеннан, бүген, бакчабызда балалар иртәсе булып узды. Бакчабызга озак еллар бакчада эшләп, хәзерге вакытта лаеклы ялда булучы апаларыбызны кунакка чакырдык. Балалар белән берлектә апаларны котлап, матур җырлар, шигырьләр һәм матур чәчәк бәйләмнәре бүләк иттек.
- "Кабак бәйгесендә катнашкан өчен безне "Грамота" белән бүләкләделәр". 24.09.2015
- "Кабак бәйгесенә 11 яшь!" 24.09.2015 Без 24 нче сентябрь көнне "Кабак бәйрәме"ндә катнаштык. Без анда балаларның әти-әниләре белән берлектә эшләп алып килгән композицияләрен һәм бакча күләмендә әзерләнгән кабактан бәлеш, коймак һәм башка төрле камыр ризыклары алып бардык.
- "Тәмле бүлмәгә сәяхәт". 22.09.2015 Бүген бакчабызның уртанчылар һәм зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар белән бакча буйлап сәяхәт ясадык. Балаларга иң ошаганы-ашарга пешерү бүлмәсе булды.
- "Җиләк-җимеш компоты". 17.09.2015 Бүген без уртанчылар һәм зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар белән иҗади сәнгать- кисеп ябыштыру шөгылендә кайчыны дөрес тоту алымнарын кабатладык,түгәрәк, овал, кисәргә өйрәнү максатыннан төсле кәгазьләрдән алма, груша, слива, лимон, апельсиннардан кисеп, җиләк-җимеш компоты "кайнаттык".
- "Тәлинкәдә яшелчәләр". 17.09.2015
- "Апаларга булышабыз". 11.09.2015 Бүген без балалар белән бергәләп, бакчабызда өлгергән чәчәк орлыкларын җыйдык.
- "Бүген безгә яңа бала килде". 09.09.2015 Бакчабызда балалар тагын 1 гә артты. Бүген бакчабызнын кечкенәләр төркеменә Сафин Камиль Зөлфәт улы килде.
-
"Бакчабызда ремонт дәвам итә".
07.09.2015
Бакчабызда капиталь ремонт бара. Бакчабызның барлык тәрәзәләре яңага алмаштырылды, стеналарны буядылар.
- "Саумы, бакчам!" 01.09.2015 Бүген бакчабызда бик куңелле-балаларыбыз бакчага матур чәчәк бәйләмнәрен тотып килделәр. Җәйге каникулдан килгән балаларыбыз бакчаны бик сагынып килгәннәр. Рәхәтләнеп уйнадылар, җәй көнен ничек уздырулары хакында әңгәмә кордылар.