Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шикши ул.Школьная д.4а |
| Телефон: | 8(843)6246-1-21 |
| E-Mail: | Dsad.Shikshi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Газизова Алиса Фанилевна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 20 детей ,в филиале 5 детей |
| У нас учат: | 2 педагога ,в филиале 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
23.03.2021

Сегодня наши воспитанники успешно участвовали в конкурсе иностранных языков.
Преподаватель английского языка: Карымова Л.Б.
-
Рәсем эшчәнлеге 23.03.2021

Сәнгать эшчәнлеге, мәктәпкәчә балалары өчен, эшчәнлекнең иң кызыклы бер төре булып тора. Рәсем аша бала үзенең әйләнә-тирәгә карашын һәм мөнәсәбәтен әйтеп бирә ала.Безнең бакчага йөрүче балаларыбызда бик теләп,яратып ясыйлар.
-
Кечкенәләр төркемендә" Шырпы балалар уенчыгы түгел!!!" 22.03.2021

Янгын чыгу сәбәпләрен балалар белән бергә ачыкладык,үз-үзләре һәм якыннары өчен җаваплылык ,бер-берсенә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләу аңлатылды.
-
"Торсак та без төрле җирләрдә без - без яшибез татар илендә" район бәйгесе 18.03.2021

Явлаштау мәдәният йортына узган "Торсак та без төрле җирләрдә без - без яшибез татар илендә" район бәйгесенең зона турында катнашып, матур чыгыш ясап кайттык.Безнең сәләтле балаларыбыз,горурлыкларыбыз! Афәрин балалар!
-
"Кара каргалар" әвәләү 18.03.2021

Бүген балалар белән кара каргалар әвәләдек.Карганың кара төстән гәүдәсен,башын,койрыгын һәм канатларын түгәрәк һәм озынча пласилиннан ясадык.Аякарын,томшыгын,күзләрен башка төстән әвәләп куйдык.Эшчәнлек кызыкл һәм файдалы үтте.
-
"Кара каргалар килгәч издән яз җитә" 18.03.2021

Каргалар күпләп 12-15 метрдан ким булмаган биек агачларга оя коралар, урманнардан еракка китәләр. Карга оялары ерактан ук күренә һәм күп еллар саклана. Җылы яклардан кайтуга кошлар алар янына киләләр һәм көннәр җылыну белән иске ояларны төзәтә башлыйлар. Яшь парлар гына яңа оя коралар. Әгәр алар әзер ояларны алсалар, карт кошлар аларны барыбер куып җибәрәләр.Каргалар өерләре белән ачык урыннарда - басуларда, болыннарда тукланалар.
-
Туган теләр һәм халыклар бердәмлеге елы 13.03.2021

Шекше төп мәктәбендә 2021 ел Туган теләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан "Йөрәк тибеше аша күңелләргә үткән- син аһәңле бишек җырлары" дигән кичәдә безнең балалар бакчасыннан Хаертднова Ризәлә Резван кызы бишек җыры җырлап,бакчадагы милли тәрбиянең ничек бирелүе турында сөйләп катнашты.
-
"Беренче чәчәкләр" 12.03.2021

Бүген балалар белән альбом битенә зәңгәр фон биреп,ак төс белән умырзаялар ясарга өйрәндек.Балалар бик теләп тамызып чыгып,аның өстенән зур пумала белән тиз-тиз буярга өйрәнделәр.
-
"Умырзая чәчәге" 12.03.2021

Умырзая чәчәге
Умырзая чәчәге
Бар чәчәктән уздырып,
Җир өстенә калыккан
Кар мендәрен туздырып.
-Ай, нинди матур- дидек
Умырзаяны күреп
-Яз бүләге безгә- дип
Балалар тора көлеп.
Ә.Бикчәнтәева
-
"Әнием - күз нурым!" 06.03.2021

Буген балаларыбыз әниләребезне бәйрәм белән котлады.Үзләренең матур,җырларын,шигырьләрен сөйләделәр.
Хөрмәтле гүзәл затлар , Сезне чын күңелдән 8 март – Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән котлыйбыз. Сезгә озын гомер , сәламәтлек , бәхет-шатлык телибез , һәрвакытта көләч йөзле , шат күңелле булып калыгыз .



