Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шикши ул.Школьная д.4а |
Телефон: | 8(843)6246-1-21 |
E-Mail: | DsadAkch.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» |
Руководитель: | Зайнуллина Айгуль Ильсуровна |
Год основания учреждения: | 1978 |
У нас учатся: | 30 детей ,в филиале 7 детей |
У нас учат: | 4 педагога ,в филиале 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
Эколог һәм Бөтендөнья әйләнә -тирә мохитне саклау көне 05.06.2020
Бүген - 5 июнь Эколог һәм Бөтендөнья әйләнә -тирә мохитне саклау көне.Балалар белән табигать турында әңгәмә үткәрдек.Чәчәкләр,бал кортлары,шөпшә ,төклетура турында белемнәрен ныгыттык.Әйдәгез, барыбыз да табигать дуслары булыйк!
-
Тузганак 03.06.2020
Бүген балалар белән тузганак чәчәген күзәттек. Файдалы үзлекләре турында әңгәмә уздырдык.Табышмак әйтештек, “Чәчәкле болын”, “Күбәләкләр оча” уеннарын бергәләп уйнадык.
-
Халыкара балаларны яклау көне. 01.06.2020
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк. Шагыйрьләребез дә үзләренең шигырьләрендә шушы теләкләрне җиткерә.
Балалар көне белән (Наилә Аюпова)Нинди бәхет − бар мәшәкатьләрем,
Яшәү чыганагым — балалар,
Балалардан гына җир яңара,
Нур, сафлыкка төренә далалар.
Балаларда, фәкать балаларда
Ышанычы туган илемнең,
Аңы, назы, нуры, ай, кояшы
Бар өмете дөнья, җиремнең.
-
Хуш, сөекле бакчабыз - 2020! 30.05.2020
-
"Уттан сак бул!" 26.03.2020
Бу атнада балалар уттан саклану кагыйдәләре белән танышты.Янгын чыгу очракларының сәбәпләре аңлатылды, ут-күз чыкмасын өчен үтәлергә тиешле кагыйдәләрне презентацияләр карап,уеннар ярдәмендә,рәсем ясап ныгытылды.Янгын вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеге өйрәтелде.
-
Язны көтәбез! 24.03.2020
Яз башында гына күзәтелә торган бер рәхәт мизгел – күчмә кошларның кайтуы һәм матур итеп сайрап җырлаулары. Сыерчыклар күренү белән гөрләвекләр ага, үги ана яфраклары чәчәк ата, беренче күбәләкләр оча башлый. “Сыерчык диңгез артына китсә дә, туган оясына кайта”, — дигән сүз бар халыкта.Безнең оста куллы әтиләребез бик матур оялар ясадылар.Чын күңелдән рәхмәт сезгә!
-
Сюжетлы-рольле уен 21.03.2020
Кибетче һөнәренең кызыклы һәм җаваплы булуы уен барышында аңлатылды. Балалар дустанә мөнәсәбәттә уйнадылар, җәмәгать урыннарында үз- үзеңне тоту кагыйдәләрен, санау техникасын эшләү тәртибенә төшенделәр.
-
Сюжетлы-рольле уен 21.03.2020
“Төзелеш”
Балаларның төзелеш турында белемнәрен тулыландырдык. Эшче һөнәр ияләренең хезмәтенә карата хөрмәт белән карарга кирәклеге аңлатылды.Уен сюжетын иҗади, мөстәкыйль үстереп уйнадылар.
-
"Туган көнең белән котлыйбыз!" 18.03.2020
Ильданны туган көне белән котлыйбыз! Ильданга бәхет, нык сәламәтлек, шатлык, әти-әнисенә гел сөенечләр китереп кенә үсүен телибез!
-
Пожарная машина 17.03.2020
Спешит машина красная,
Не выключая фар,
На службу на опасную,
Спешит тушить пожар!