Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Вахитова, д. 24 |
Телефон: | 8(84362)2-23-20 |
E-Mail: | Dsadbalachak.San2tatar.ru, dsad6-balachak@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №6 "Балачак" |
Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
Год основания учреждения: | 2015 |
У нас учатся: | 116 |
У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 31 ( 32 ) 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
24.10.2022
15 нче октябрь көнне икенче кечкенәләр төркемендә әти- әниләр җыелышы булып узды. Җыелышта яңа уку елына әзерлек, 3-4 яшьләрдәге балаларның яшь үзенчәлекләре, режим вакытлары белән таныштырылды.
-
24.10.2022
Сары,сары сап-сары.
Агачнын яфраклары.
Жил исә, ява яфрак. -
Көзнең матур чаклары.Сары яфраклардан икенче кечкенәләр төркеме белән күбәләкләр ясадык. Алар бу шөгыльне мавыктыргыч итеп башкардылар.
-
20.10.2022
Балаларда китапханәче хезмәтенә карата ихтирам, китапханә белән таныштыру, анда үз-үзеңне тота белү сыйфатлары тәрбияләү максатыннан, бүген уртанчылар төркеменә йөрүче балалар бик күңелле , файдалы сәяхәткә- китапханәгә бардылар. Китапханәче апалар балаларны китаплар белән, китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырдылар, төрле кызыклы уеннар уйнаттылар. Балалар уку залындагы матур китапларны зур кызыксыну белән карадылар.
-
20.10.2022
Уртанчылар төркеме балалары туган якны өйрәнү музеенда булдылар, төрле экспонатлар белән таныштылар. Сәяхәт бик күңелле һәм мавыктыргыч булды.
-
Музейда. 13.10.2022
«Балачак» балалар бакчасында әлеге атна “Яшеллеккә күмелгән туган ягым – ямьле Саба” дигән тема астында үтә. Шул уңайдан мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Саба тарихы, әби-бабаларыбызның гореф-гадәте, шөгыльләрен күбрәк белү өчен Саба үзәгендә урнашкан “Туган якны өйрәнү музеена” сәяхәткә бардылар. Музей җитәкчесе Ильсия Нургалиевнаның һәр сүзен игътибар белән тыңлап, һәм экспонатны зур кызыксыну белән күзәттеләр. Күп баланың музейга беренче тапкыр гына килүе иде. Балаларны борынгы мамонт сөякләре, су астындә яшәүчеләр, сугыш темасына караган экспонатлар шаккаттырды. Бу сәяхәттән бик яхшы кәефләр белән, күп мәгълүмат алып сөенешеп кайтып киттек.
-
Саба район балалар китапханәсендә. 13.10.2022
Книги встречают нас с самого раннего детства и сопровождают нас всю жизнь. 11 октября дети подготовительной группы детского сада № 6 «Балачак» посетили Сабинскую районную детскую библиотеку. Библиотекари провели для детей библиотечный урок «Книги бывают разные», где они узнали, что в нашей библиотеке очень много разных книг: есть большие и маленькие, энциклопедии и книжки – игрушки, книжки – раскладушки и другие. Также вместе вспомнили правила обращения с книжными изданиями, разгадывали загадки и отвечали на вопросы сказочной викторины.
Китаплар безне кечкенәдән каршы алалар һәм гомер буе озаталар. 11 октябрь көнне Саба район балалар китапханәсендә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен «Китаплар төрле була» дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрелде. Балалар китапханәдә бик күп төрле формада китаплар барлыгын белделәр. Үз куллары белән тотып карап, китаплар турында мәгълүмат алдылар. Шулай ук китап басмалары белән эш итү кагыйдәләрен искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр һәм әкият викторинасы сорауларына җавап бирделәр.
-
Көз бәйрәме. 11.10.2022
Килә шаулы, алтын матур көзем
Оча яфрак, исә көзге җил
Табигатең бигрәк сокландыргыч!
Хуш киләсен, әйдә кил!
Әлеге сүзләр белән мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Көзге бәйрәмне башлап җибәрделәр. Рәхәтләнеп кызыклы уеннар уйнадык, җырлап биеп күңел ачтык әлеге бәйрәмдә.
-
Сөмбелә бәйрәме. 07.10.2022
Китте җәй безнең яклардан
Диңгез, таулар артына.
Көз алтын күлмәк кидерде
Агачларның барсына.
Җылытмый инде кояш та
Көннәр кыскара бара.
Күптән инде уңыш җыю эшләре тәмамланса да, көзге чәчүләр бетсә дә, уәыш кибәннәргә куелып, амбар-келәтләргә тутырылып беткәч кенә бәйрәм килә. Менә без дэ бүген бөтен эшләребезне бетереп, балалар бакчасына «Көзне» каршы алырга җыелдык. Һәр төркем матур җырларын җырлап, биюлэрен башкардылар. Төрле уеннар белән үрелеп барган бәйрәм, барлык балага да ошады
-
07.10.2022
Бөтен җирдә сары яфрак,
Көз килүнең билгесе.
Сары яфрак-көз чибәрнең
Төшеп калган көзгесе.
Алтын сары яфраклар
Җиргә сибелгән.
Алтын сары яфракларга
Нурлар сибелгән.
-
04.10.2022
Балаларны куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру, аларда иминлек күнекмәләре булдыру, куркыныч хәлләрдән чыгу юлларын таба белергә өйрәтү бүгенге көндә бик актуаль булып тора.Куркынычсызлык, янгын куркынычсызлыгы буенча балалар бакчасында һәрдаим төрле чаралар уздырылып тора. Элементар кагыйдәләрне белү киләчәктә зур фаҗигадән саклап калырга мөмкин икәнлеген балаларга аңлатабыз. Аларны тормыш өчен куркыныч булган әйберләр белән таныштырабыз, алар белән сак эш итәргә өйрәтәбез, һәрбер әйберне үз урынына куярга гадәтләндерәбез. Тормышта әшәке кешеләрнең дә очрарга мөмкин икәнлегенә төшендереп, үз-үзеңә сакчыл караш тәрбиялибез. Экстремаль ситуациядә дөрес һәм тигез карар кабул итәргә өйрәтәбез.