Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №3 «Шоколад» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, РТ, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Тынычлык, д. 45 |
| Телефон: | +7(843)-622-26-80 |
| E-Mail: | Dsadshokolad.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №3 "Шоколад" |
| Руководитель: | Закирова Антонина Сергеевна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 135 воспитанника |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №3 «Шоколад» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 ( 97 ) 98 99 100 >>
-
Сабантуйга әзерләнгәндә 04.06.2021

Балалар бакчасында да милли тәрбия бирү безнең төп бурычыбыз. Шул исәптән, әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен дәвам итеп, “Шоколад” балалар бакчасында, Сабантуй бәйрәмен “Бирнә җыю” белән башлап җибәрделәр. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары татар халык киеменнән гармун тотып, бирнә җыеп йөрделәр.
Элек-электән үк әби-бабаларыбыз бирнәгә йомырка. яулык, чиккән сөлге, тастымал, төрле материаллар бүләк иткәннәр. Бүген һәр төркем үзенең бирнәгә алып килгән бүләкләрен бирделәр. Бер-берсен елмаеп каршы алдылар, озатып калдылар.
Балаларга бу күренеш бик ошады -
Пушкин әкиятләре көне 04.06.2021

Һәр елны 6 июнь Россиядә Пушкин көне (Рус теле көне) буларак билгеләп үтелә. Юкка гына түгел, әлбәттә. Нәкъ 6 июнь көнне 1799 елда Мәскәүдә бөек рус шагыйре А.С. Пушкин туа. Шул уңайдан мәктәпкә әзерлек төркеме балалары А.С.Пушкин әкиятләреннән торган мультфильмнар карадылар, “Балыкчы һәм балык турында әкият" ендәге алтын балыкны кисеп ябыштырдылар
-
Экологлар көне. 03.06.2021

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бүгенге көне экология турында әңгәмә белән башладылар. 5 июнь - Бөтендөнья экологлар һәм әйләнә-тирә көне! Без - табигатьтән, табигать бездән башка яши алмый. Ләкин ул безнең игътибарга, яратуга, саклауга мохтаҗрак кебек! Безнең төп максат: әйләнә-тирәдәге яшеллекне, зәңгәр күк йөзен, саф һаваны һәм дусларыбыз, хайваннар, кошлар, бөҗәкләрне саклап калу. Балалар "Сазлыктан чыгарга ярдәм ит", "Парын тап", "Агачларга су сип", "Чүп-чарны җый" уеннары аша экологик белемнәрен ныгыттылар.
-
Рус халык әкиятләре көне. 02.06.2021

Безнең дөньябыз әкиятләрдән башка нинди ярлы, күңелсез, китек булыр иде! Балачагыбызда әкиятләр укымасак, сер һәм тылсым тулы хыялый, могҗизалы, маҗаралы тормыштан мәхрүм калыр идек. Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары көнне рус әкиятләрен искә төшерүдән башладылар. Алар әкиятләрне искә төшерделәр, "Әкиятне җый", "Әкиятне сөйлә" уеннарын уйнадылар, үзләренә ошаган әкиятне рәсемгә төшерделәр.
-
Теремкәйгә барганда. 01.06.2021

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча район күәм бәйгедә чыгыш ясадылар. Алар "Теремкәйгә барганда" спектаклен күрсәттеләр. "Әкияти тәҗрибә" номинациясендә җиңүче дигән диплом белән бүләкләнделәр.
-
Семинар для воспитателей подопечных ДОУ 25.05.2021

Сегодня в нашем детском саду прошел семинар для воспитателей подопечных ДОУ по теме "Развитие творческой связной речи детей дошкольного возраста". С детьми старшей группы прошло занятие по теме «От сказки к сказке», где им были предложены разные задания на развитие связной речи. Дети были активными и заинтересованы занятием.
-
Дару үләннәре. 24.05.2021

Үсемлекләрдән башка бу дөньяны күз алдына да китереп булмый.Алар бөтен тереклек ияләренә суларга гына түгел, дәваланырга да булышалар. Кешеләр борынгы заманнарда ук хайваннарның кайбер үсемлекләргә игътибар иткәннәрен күргәннәр . Шуннан бу үсемлекләрне өйрәнә башлаганнар,аларның файдалы якларын ачканнар, китап итеп теркәгәннәр. Бүген зурлар төркемендә дару үләннәренең кайберләре белән таныштылар
-
20 май — Халыкара бал кортлары көне. 20.05.2021

20 май — Халыкара бал кортлары көне. Бал кортлары — бик борынгы җан ияләре. Галимнәр фикеренчә, алар моннан 50 миллион ел чамасы элек барлыкка килгән. Бал җыючы беренче бал кортлары шөпшәләрдән барлыкка килгән дигән фараз бар. Бөтендөнья бал кортлары көне игълан ителүнең дә төп максаты кешеләрне әлеге проблемаларга якынрак китерүгә, нәзек билләрнең планетада яшәүчеләргә бәясез ярдәм күрсәтүен аңларга булышлык итүгә юнәлтелгән. Бүген зурлар төркеме балалары әлеге темага әңгәмә үткәрделәр, бал кортларын рәсемгә төшерделәр.
-
Такыя үрдек әле. 19.05.2021

Табигать тә яшәрде
Яшеллеккә төренде.
Яшел чирәм өстенә
Сары келәм җәелде.
Сары келәм өстендә
Без рәхәтләнеп йөрдек.
Сары чәчәкләр җыеп
Такыя үреп кидек -
Победа в конкурсе 18.05.2021

На днях воспитанники подготовительной группы Бабнищева Алиса и Фазлияхметов Аскар стали победителями Открытого Всероссийского конкурса и были награждены Дипломами 1 степени.
С победой спешим поздравить,
Нелегкий конкурс позади,
Пускай великие успехи
Вас ждут дальше впереди.














