Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №3 «Шоколад» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, РТ, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Тынычлык, д. 45 |
| Телефон: | +7(843)-622-26-80 |
| E-Mail: | Dsadshokolad.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №3 "Шоколад" |
| Руководитель: | Ибатуллина Миляуша Наилевна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 135 воспитанника |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №3 «Шоколад» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 ( 89 ) 90 >>
-
Үсемлекләр көне 15.06.2021

Табигать — могҗизалар чыганагы. Ләкин һәр табигый могҗизаның аңлатмасы бар. Бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә үсемлекләр көне булды. Алар төрле дидактик уеннар ярдәмендә үсемлекләр турындагы белемнәрен ныгыттылар, саф һавада рәсем ясадылар.
-
12 июнь - Россия көне. 11.06.2021

12 июнь - Россия көне - яшь бәйрәм булып саналса да, аның барлыкка килү тарихы календарьда кызыл белән билгеләнгән башка даталар кебек үк кызыклы. Әлеге көнне, икенче төрле, Россиянең туган көне дип тә атап йөртәләр. 1990 елда РСФСРның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителә. Демократик дәүләт төзү дә нәкъ менә шушы елларда башлана. Әгәр без бүген 12 июньне көтеп алып ял итәбез икән, моңа 1994 елда кабул ителгән Указ «сәбәпче». Тора-бара бәйрәмнең атамасы да үзгәртелә. Баштарак ул Бәйсезлек көне дип аталса, 2002 елдан Россия көне дип йөртелә башлый. Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары әлеге темага атналык йомгаклау чарасы уздырдылар.
-
Медицина хезмәткәрләре көне. 11.06.2021

Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары көннең бер өлешен медицина хезмәткәрләренә багышладылар.Төрле уеннар ярдәмендә белем күнекмәләрен ныгыттылар. Һәр елны июнь аеның өченче якшәмбесендә безнең илебездә медицина хезмэткэре коне билгеләп үтелә.
-
Океаннар көне. 10.06.2021

Бөтендөнья океаннар көне һәр кешегә океаннар әһәмиятен искәртеп торучы мөһим дата. Океаннар көне 8 июньгә туры килә. Безнең планетада барлыгы биш океан барлыгы барыбызга да мәгълүм: Тын, Һинд, Атлантик, Төньяк боз һәм Көньяк океаннар. Дөнья океаны Җир өслегенең дүрттән өч өлешен биләп тора. Тын океан – мәйданы буенча иң зурысы, икенче урында – Атлантик океан, ул иң тозлысы да. Төньяк Боз океаны – иң кечкенәсе, ул Тын океанга караганда 14 тапкыр кечерәк. Океаннар шушы көнгә кадәр ачылып бетмәгән серле сандык кебек, әллә никадәр серләре бар. Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары океаннар турында әңгәмә кордылар, төрле уеннар уйнадылар, кисеп ябыштырып матур картина тудырдылар.
-
Конкурс рисунков "Морские обитатели" 10.06.2021

В морях живет множество животных, самых разнообразных. И они не совсем похожи на животных, живущих на земле. Есть здесь и морские коровы, и морские котики, и морские звезды, морские ежи, рыбка – игла, рыбки – бабочки, есть рыбы – клоуны. Есть безопасные для человека животные, есть и опасные. Интересные факты. Знаете ли вы, что самая огромная рыба на Земле – это китовая акула, длина её достигает до 20 метров. А самое большое животное на земном шаре – это Синий кит, длина его достигает 30 метров, а весит он 150 тонн, это примерно как 15 слонов. Развивать любознательность детей, воспитывать интерес к познанию тайн окружающего мира, любовь и бережное отношение к водным обитателям.
-
Дуслык көне. 09.06.2021

Дөньядагы барлык халыклар да гомергә дуслыкны бөек социаль һәм әхлакый кыйммәт дип санаган. Әмма, чын дуслык бик сирәк очрый, һәм идеал дәрәҗәсенә күтәлегән дуслык төшенчәсе бик борынгыдан килә, дип уйлаганнар. Дус – ул ике тәндә яшәүче бер җан.
Халыкара дуслык көне ел саен 9 июнь көнне билгеләп үтелә. Тормыш хәлләре һәм үзгәрешләренә карамастан, без дусларыбызга аларның кирәк булуларын, аларны хөрмәт итүебезне әйтергә тиешбез. Әлеге бәйрәмнең кайчан һәм кем тарафыннан рәсмиләштерелгәнлеге билгеле булмаса да, ул үз популярлыгын җуймый. Бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә дуслык көне уздырдылар. -
Юл йөрү билгеләре көне. 08.06.2021

Юлда йөрсән, бул өлгер,
Юл кагыйдәсен нык бел.
Светофорның һәрбер төсен,
Юлның билгеләрен бел.
Бүгенге көн юл билгеләренә багышланды. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары юл билгеләре турында белемнәрен ныгыттылар. Табышмакларның җавапларын таптылар, төрле өстәл уеннары уйнадылар -
Сабантуй бүген бездә! 07.06.2021

Татар халкының сагынып көтеп алынган Сабантуй бәйрәме борынгы һәм яңа бәйрәм, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме. Бәйрәм атамасы борынгы төрки “сабан” һәм “туй” сүзләреннән килеп чыккан. Элегрәк Сабантуй карлар эреп беткәч, язгы кыр эшләренә 2-3 атна кала үткәрелгән, хәзер аны кыр эшләре тәмамлаганнан соң бәйрәм итәләр.
Сабантуй тамырлары белән ерак гасырларга барып тоташа. Бүген "Шоколад " балалар бакчасында Сабантуй бәйрәме булды. Балалар белән күңелле уеннар уйналды, бәйрәм истәлеге итеп бүләкләр бирелде/ -
Сабантуйга әзерләнгәндә 04.06.2021

Балалар бакчасында да милли тәрбия бирү безнең төп бурычыбыз. Шул исәптән, әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен дәвам итеп, “Шоколад” балалар бакчасында, Сабантуй бәйрәмен “Бирнә җыю” белән башлап җибәрделәр. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары татар халык киеменнән гармун тотып, бирнә җыеп йөрделәр.
Элек-электән үк әби-бабаларыбыз бирнәгә йомырка. яулык, чиккән сөлге, тастымал, төрле материаллар бүләк иткәннәр. Бүген һәр төркем үзенең бирнәгә алып килгән бүләкләрен бирделәр. Бер-берсен елмаеп каршы алдылар, озатып калдылар.
Балаларга бу күренеш бик ошады -
Пушкин әкиятләре көне 04.06.2021

Һәр елны 6 июнь Россиядә Пушкин көне (Рус теле көне) буларак билгеләп үтелә. Юкка гына түгел, әлбәттә. Нәкъ 6 июнь көнне 1799 елда Мәскәүдә бөек рус шагыйре А.С. Пушкин туа. Шул уңайдан мәктәпкә әзерлек төркеме балалары А.С.Пушкин әкиятләреннән торган мультфильмнар карадылар, “Балыкчы һәм балык турында әкият" ендәге алтын балыкны кисеп ябыштырдылар














