Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №3 «Шоколад» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, РТ, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Тынычлык, д. 45 |
| Телефон: | +7(843)-622-26-80 |
| E-Mail: | Dsadshokolad.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №3 "Шоколад" |
| Руководитель: | Ибатуллина Миляуша Наилевна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 135 воспитанника |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №3 «Шоколад» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 208 209 ( 210 ) >>
-
Очрашулар дэвам итэ... 15.04.2016

Балаларнын кояш системасы, планеталар турында белемнэрен кинэйту, беренче очучы Ю.А.Гагарин турында ойрэну максатыннан бу атна бакчабызда "Галэм кинлеклэре" темасы астында утте. 14 апрель Конен Сэлэтлелэр мэктэбеннэн килгэн кунак Котдусова Диляра Фанисовна белэн очрашу оештырылды. Очрашуда Дилэрэ Фанисовна балаларнын кояш системасы, планеталар турында белемнэрен ныгытты. Очрашуны балаларга бик тэ кызыклы булган фокуслар белэн тэмамлады.
-
Педсовет 13.04.2016

Сегодня прошел педсовет по теме «Значение игры в развитии дошкольников». Воспитатель по физической культуре выступила с докладом «Интеграция физкультурно-оздоровительной работы с разными видами детской деятельности». Занятия интегрированного характера вызывают у детей интерес, способствуют снятию перенапряжения, перегрузки и утомляемости за счёт переключения их на разнообразные виды деятельности. Шавалиева Э.А. – медицинская сестра ДОУ дала рекомендации по укреплению здоровья детей. Так же были выслушаны доклады Шигаповой Д.Н., Сафиной Р.Р.
-
12 апрель – космонавтика көне 12.04.2016

55 ел элек, 12 апрель 1961 елда, Юрий Алексеевич Гагарин “Восток” корабле белән, беренче тапкыр җир тирәли космоска очты. Әлеге очыш безнең илебез өчен бик зур горурлык булды! Гагаринның үз тавышы белән сөйләгән пластинкасын, аның очып кайтканнан соң биргән интервьюлары белән – озак еллар физика фәненнән укыткан Гөлзар Госмановна таныштырды. Ул балаларга Юрий Алексеевич тормышын сөйләде, газета – журналларда басылган рәсемнәрен күрсәтте. Балалар үзләре дә җавапсыз калмады, укытучы апаларына сораулар бирделәр. Бакчабызга йөрүче балаларыбыз өчен әлеге очрашу эчтәлекле булды.
-
Талантлы кешеләр белән очрашу. 12.04.2016

“Талантлы кешеләр белән очрашу” кичәләре дәвам итә. Шул уңайдан, 12 нче апрель көнне уртанчылар һәм икенче кечкенәләр төркемнәрендә тәрбияләнүче балалар белән очрашу-кичә оештырылды. Очрашу-кичәгә Галиева Г. Г. килде. Талант иясе балалар белән бик тиз уртак тел тапты. Балалар кунакның һәр соравына теләп җавап бирделәр, үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Җанлы, эзлекле барган кичә һәркемнең күңелендә урын алды.
-
Галәм киңлекләре 12.04.2016

Уртанчылар төркемендә бүген чып-чынлап космик атмосфера иде. Иртәдән космик музыка астында балалар төркемгә килеп керделәр. Аннары космик корабльләргә утырып галәмгә юл алдык... Платнеталар белән таныштык, Юрий Гагаринга "сәлам биреп" уздык, Лего -конструкторлар ярдәмендә ракеталар, космик станцияләр төзедек, пластилин ярдәмендә ракеталар әвәләдек... Шулай ук космос турында кечкенә генә күргәзмә дә оештырдык.
-
"День космонавтики" 12.04.2016

Сегодня всемирный праздник -"День космонавтики".12 апреля исполняется 55 лет со дня первого полета человека в космос. Тогда, 12 апреля 1961 года, Юрий Гагарин открыл космическую эру, покорил пространство доселе неизвестное. С тех пор в этот день ежегодно отмечается День космонавтики в честь первого человека. В нашем детском саду тоже проходят мероприятия в честь праздника. Ребята второй младшей группы многое узнали о космонавтах, о героях космоса, о первом космонавте Ю.А.Гагарине. Рассматривали иллюстраций о космосе..
Я хотел бы слетать на луну,
В неразгаданный мир окунуться.
И подобно красивому сну
К самой яркой звезде прикоснуться.
Долететь до далёких орбит,
Неизвестных всем нам измерений,
Где загадочный космос хранит
Много тайн необъятной вселенной.
-
Конкурсларга нәтиҗә ясалды 12.04.2016

Республика күләмендә узучы “Ел тәрбиячесе - 2016”, “Зеленый огонек” конкурсларына нәтиҗәләр ясалды. Әлеге конкурсларда урын алган тәрбиячеләрне һәм балалар бакчаларын, Шәүкәт Биктимиров исемендәге район мәдәният йортында тәбрикләп уздылар. Безнең “Шоколад” балалар бакчасы коллективы “Ел тәрбиячесе -2016” конкурсының район этабында 2 урынга чыгып, зона этабында уңышлы чыгыш ясаган - Нигъмәтҗанова Гөлия Рафаил кызын котлый һәм алга таба да зур уңышлар теләп кала.
-
Көллияткә сәяхәт. 11.04.2016

Бүген зурлар төркеме балалары белән көллияткә сәяхәт кылдык. Юлда барганда “Язгы табигать” темасы буенча белемнәребезне ныгыттык. Ә инде көллияттә безне, кечкенәләр булуыбызга карамастан, зур әзерлек белән көткәннәр. Ишек төбеннән үк матур итеп каршыладылар, Гөлзар апа Госмановна “Юрий Гагарин – очучы” дигән темага бик эчтэлекле әңгәмә үткәрде. Сөйләшү ахырында ул балаларга күчтәнәч өләште. Дәрес-әңгәмә балаларга бик ошады. Сәяхәтне оештыручы тәрбиячеләр: Миннеханова Д.А., Шиһапова Д.Н., Загидуллина Л.М.
-
Студентлар белән очрашу. 11.04.2016

Көллият студентлары белән очрашу безнең күнелләрдә озак сакланыр. Көллият директоры Закирҗан Миннемулловичның әйткән мәгънәле фикерләре балалар өчен бик файдалы. Аларның җыр-моңга гашыйк булулары, матур итеп киенүләре, андагы читалык балаларны таң калдырды. Без барыбыз да көлияттә эшләүче, укучы апа-абыйларга зур уңышлар, сәламәтлек телибез. Сабабаызның йөзек кашы булган бу уку йорты, алга таба, тагын да зур үрләр яуласын!
-
«Нәни йолдызчыклар» 08.04.2016

Шәүкәт Биктимиров исемендәге район мәдәният йортында, балалар бакчалары арасында бик матур концерт булып узды. Балалар әлеге бәйрәмгә бик теләп әзерләнделәр. Аларның чын татарча итеп биюләре, моңлы итеп җырлаулары, сәнгатьле итеп шигырь сөйләүләре тамашачыны таң калдырды. Күңелгә үтеп кергәне – Г.Тукайның “И туган тел – и матур тел”җырын хор белән башкарулары булгандыр. Кечкенәдән сәхнәгә чыгып, тамашачы каршында чыгыш ясау - ул безнең нәниләребез өчен зур батырлык














