Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования «Центр детского творчества Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт Богатые Сабы, ул.З.Юсупова, дом 32 |
| Телефон: | +7(843)-622-55-03;+7(843)-622-55-04 |
| E-Mail: | Cdt.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБУ ДО "Центр детского творчества "Оста" |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Фатхриев Ильшат Ильнурович |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 990 |
| У нас учат: | 43 |
Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования «Центр детского творчества Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 ( 156 ) 157 158 159 160 >>
-
Лыжня России-2013
11.02.2013
10.02.2013. чаңгы ярышы үтте. Безнең коллектив та бу ярыштан читтә калмады. Шуып килгәч, кайнар чәй һәм тәмле коймак белән сыйландык. Сәламәт тәндә-сәламәт акыл. Бердәмлектә - көч! ди халык.
-
Физик әзерлек нормалары тапшыру 06.02.2013

5 февраль көнне Балалар иҗат үзәге коллективы физик әзерлек нормалары тапшырды.
-
"Дулкыннар" конкурсының район этабы 24.01.2013

-
“Авылым: бүген һәм иртәгә” район конкурсы 18.01.2013

Бүген Балалар иҗат үзәгендә Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миннеханов тәкъдиме белән “Авылым: бүген һәм иртәгә” дип аталган район конкурсының финал этабы үткәрде. Конкурсның максаты итеп - укучыларда эзләнү эшенә кызыксыну уяту, иҗади сәләтләрен куелган иде. Конкурсыбызга 3 номинациядә 55 эш кабул итеп алынды: «видеоязма», «инша», «проект эше».
-
“Галстуклы ил” республика балалар оешмасы активының профиль сменасы 18.01.2013

4-11 гыйнвар көннәрендә “Галстуклы ил” республика балалар оешмасы активының профиль сменасы “Костер” лагерында узды. Монда республика районнарыннан актив һәм талантлы балалар килгән иде. Бездән Балалар район Думасы активистлары, Юлбат урта мәктәбе укучылары : Рәхимуллина Чулпан, Гайнуллина Гөлинә, Гамиева Фирүзә Отряд вожатыйлары—Арча педагогия көллияте студентлары килгән балаларны ачык йөз белән каршы алып, һәр көнне файдалы һәм кызыклы чаралар белән мавыктырдылар. Аларның күнелендә мастер-класслар, төрле кызыклы күмәк чаралар, тренинглар, свечкалар, Лений Да Винчи күргәзмәсенә сәяхәт, саф һавада оештырылган “Күңелле стартлар” озак сакланыр. Семен Петрович Татарстан варислары берлеге эшчәнлеге турында сөйләде, видеоязмалар күрсәтте. Орлятский кругта бергәләп җырлау, биюләр һәркемнең күңеленә хуш килде. Америкадан килгән яшьтәшләр белән аралашу да кызыклы булды.
-
Новогодняя елка Главы района для одаренных детей 18.01.2013

На прошедшую в Доме культуры п.Лесхоз Новогоднюю елку 12 января собрались передовики учебы, победители районных, республиканских, всероссийских предметных олимпиад, научно-практических конференций, различных конкурсов и спортивных соревнований. Детей и их учителей поздравил и высказал им свои самые теплые пожелания Глава Сабинского муниципального района Р.Н.Минниханов.
-
Ел укытучысы - 2013 18.01.2013

"Ел укытучысы - 2013" бәйгесе дәвам итә. 14 гыйнвар көнне безнең Гимадиева Зөлфия Хаматдиновна да мастер - класс аша эшчәнлеген тәкъдим итте. Киләсе атнадан финалистлар белән Саба гимназиясе базасында класс сәгатьләре күрсәтеләчәк. Зөлфия Хаматдиновнага уңышлар телибез!
-
Чыршы янында уеннар. 09.01.2013

08.01.13 көнне Сабаның үзәк мәйданындагы чыршы янында Балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре тарафыннан Кыш бабай белән очрашу оештырылды. Балалар әкият геройлары белән төрле уеннар уйнадылар, Кыш бабайга шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап бүләкләр алдылар, рәхәтләнеп ял иттеләр.
-
Мәгариф Кыш бабае 05.01.2013

26нчы декабрь көнне Кыш бабай балаларның өйләренә килде. Бу чара Иҗат үзәге һәм Мәгариф бүлегендә эшләүчеләрнең балалары өчен оештырылган иде. Кыш бабай һәм Кар кызы дуслары белән балаларны сөендереп, аларның чыгышларын тыңлап, бүләк-күчтәнәчләр өләштеләр. Балалар һәм әти-әниләрнең бәйрәмнәрен тагын да ямьләндерүгә без бик шатбыз.
-
Яңа ел чаралары
05.01.2013
Яңа ел иҗат үзәге укытучылары өчен бик күңелле һәм мәшәкатьле чор. Төрле берләшмәләрдә шөгыльләнүче укучылар өчен Яңа ел бәйрәме 30нчы декабрь көнне уздырылды. Бәйрәм елдагыча үзенчәлекле, кызыклы, күп бүләк, күчтәнәчләр, уеннар белән истә калды. Әти-әниләр, балалар әлеге бәйрәмне озак хәтерләрендә яңартырлар.
29нчы декабрь көнне районыбызда мәдәният йорты ачылу тантанасы булды, әлеге чарада иҗат үзәгеннән яхшы эшләүче Хадиева Г.Р., Гимадиева З.Х. катнашу бәхетенә иреште. Ул көнне районыбызга Г. Камал театры артистлары килгән иде, мәдәният йортыбызга Ш.Биктимеров исеме бирелде.
Кич белән Кыш бабайлар парады да бездән башка узмады. Сәхнә өчен Аубакиров Ф.Г., Мингазова Г.Ш., Рахимова Э.И. тырышлыгы белән әзерләнгән чыгыш бик яратып кабул ителде.
30нчы декабрь көнне үткәрелгән районның төп бал-маскардында педагог-оештыручыбыз Мингазова Г.Ш. Кар кызы ролендә иде, ул үзенең матурлыгы һәм җырлары белән күпләрне әсир итте.
4гыйнвар көнне үткән администрация яңа ел бәйрәмендә Аубакиров Ф.Г. музыкаль бизәлеше ярдәменнән башка узмады.
Саба гимназиясе һәм Юлбат урта мәктәпләренең чыршы бәйрәмнәре Аубакиров Ф.Г., Касымова Э.К., Дәүләтшина А.Ф. тырышлыгы белән узды. Укытучыларыбызга киләчәктә дә уңышлар телибез.
Бүгенге көндә Үзәк чыршы янындагы уеннарга һәм район башлыгы чыршы бәйрәмендә әзерлек эшләре бара. Яңа ел белән!!!!!!








