Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования «Центр детского творчества Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт Богатые Сабы, ул.З.Юсупова, дом 32 |
Телефон: | +7(843)-622-44-59;+7(843)-622-33-89 |
E-Mail: | sentrsaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБУ ДО "Центр детского творчества" |
Тип УДО: | Многопрофильные |
Руководитель: | Галимова Регина Владимировна |
Год основания учреждения: | 1993 |
У нас учатся: | 990 |
У нас учат: | 43 |
Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования «Центр детского творчества Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 )
-
“Дөрес сөйлә!” (“Говори достойно!” 01.03.2012
29нчы февраль көнне иҗат үзәгендә “Дөрес сөйлә!” (“Говори достойно!”) Республикакүләм акциясе кысаларында ораторлар турнирының район этабы уздырылды. Әлеге чара Ватанны саклаучылар көне һәм Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Район Балалар Думасы депутатларының ораторлык осталыгы күнекмәләрен үстерү максатыннан үткәрелде. Районның 23 мәктәбеннән 32 укучы катнашты.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан котлау.
I урын – Вәлиева Алинә – Саба кадет-интернат мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы,
II урын – Мостафина Зилә – Икшермә урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы,
III урын – Файзрахманова Зөлфия – Сабабаш төп мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы
Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан котлау.
I урын – Исмагилов Альмир – Саба гимназиясенең 10нчы сыйныф укучысы,
II урын – Нәгыймов Искәндәр– Корсабаш урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы,
III урын – Нуриев Фәнзил – Эзмә урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы
-
"Ел укытучысы - 2012" тантанасында сәнгать юнәлешендә эшләүче берләшмәләрдә шөгыльләнеп, республика һәм регионара конкурсларда җиңү яулаган укучылар 01.03.2012 29 февраль көнне район Мәдәният йортында "Ел укытучысы - 2012" конкурсы җиңүчеләрен котлай тантанасы булды. Әлеге тантана барышында Район Балалар иҗат үзәге һәм район мәктәпләрендә сәнгать юнәлешендә эшләүче берләшмәләрдә шөгыльләнеп, республика һәм регионара конкурсларда җиңү яулаган укучылар чыгышы тәкъдим ителде: 1. Модерн” бию коллективы (24 укучы). “Заманча бию”. Җитәкчесе: Дәүләтшина Альмира Фоат кызы. 2. З.Нырты урта мәктәбе укучылары чыгышы (6 укучы). – аерым сценарий буенча. Җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хафизова Рушания Хәлил кызы. 3. Олы Арташ төп мәктәбеннән Закирова Ләйлә 4. Юлбат урта мәктәбеннән Мансуров Райнур. Җитәкчесе: Аубакиров Фәрит Габделмәҗит улы. 5. Килдебәк урта мәктәбе укучылары Каюмова Гөлсем, Касымова Ләйлә. Җитәкчесе: Шакирова Гүзәл Ринатовна 6. Саба гимназиясе укучылары. Егетләр ансамбле башкаруында “Мы любим все виды спорта” (9 укучы). Җитәкчесе: Касымова Эльмира Кеняшевна 7. Түбән Шытсу урта мәктәбенең уен кораллары ансамбле “Татар халык җырларыннан тезмә”. Җитәкчесе: Шарифуллин Илшат Габдерафыйк улы. 8. Тимершык урта мәктәбенең Фазылҗанов Илназ Рәис улы җитәкчелегендә “Ялкын” бию коллективы. “Төрек халык биюе”. 9. Тимершык урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Фәннур Фатыйхов. “Дусларга”
-
Укучыларыбыз Әбрар Кәримуллин исемендәге республикакүләм фәнни – гамәли конференциясенең йомгаклау тантанасында 01.03.2012
-
"Иң шәп әйдаман” ("Замечательный вожатый») 01.03.2012 17 февраль көнне Балалар иҗат үзәгенең актлар залында "Иң шәп әйдаман” ("Замечательный вожатый”) республикакүләм конкурсының район этабы үткәрелде. Ә кем соң ул Әйдаман? Әйдаман ул - балаларга әти – әни кебек кадерле кеше, кирәк чакта күңел ачтыручы, уен оештыручы позитив кеше, бөтен бәйрәмнәрне дә алып баручы оста, һәр яктан сәләтле, һәрдаим балалар ялын файдалы һәм күңелле итеп үткәрү турында уйланучы укучы ул. Әлеге бәйгедә районыбызның төрле мәктәпләрендә белем алучы иң актив 9 укучы - иң үрнәк 9 әйдаман: Түбән Шытсу урта мәктәбеннән Илүзә Шәвәлиева, Икшермә урта мәктәбеннән Владислав Петров, Олы Шыңар урта мәктәбеннән Зөһрә Касыймова, Яңа Мичән урта мәктәбеннән Алисә Галимуллина, Олы Кибәче урта мәктәбеннән Гөлинә Каримова, Эзмә урта мәктәбеннән Айсылу Мубаракшина, Саба гимназиясеннән Чулпан Вахитова, Шәмәрдән лицееннан Айгөл Нургалиева, Сабабаш төп мәктәбеннән Илүзә Хөсәенова көч сынашты. Конкурсантлар алдан әзерләп, жюриларга үз эшчәнлекләрен, кызыксынуларын, уңышларын чагылдырган портфолиолар әзерләп тапшырдылар. Конкурс 4 этапта барды:1 турда әйдаманнарыбыз үзләре белән чыгышлары һәм бик эчтәлекле презентацияләре аша таныштырдылар, 2 турда аларга төрле педагогик ситуацияләр тәкъдим ителде һәм кызыклы, оригиналь җаваплар да озак көттермәде. 3 турда конкурсантларга ватман, фломастер, скотч, төрле рәсемнәр бирелде һәм алар кыска гына вакыт эчендә ирекле темага стена газеталары нәшер иттеләр. Газеталарда барыбызга да якын булган темалар "Әниләр көне”, "Ватанны саклаучылар көне”, "Гашыйклар көне”, "Балаларны халыкара яклау көне” чагылды. Конкурсның соңгы турында әйдаманнарыбыз үзләренең гадәти бер эш көннәрен күрсәттеләр. Бу турда безнең лидерларыбыз – әйдаманнарыбыз үзләре җитәкчелек иткән сыйныф укучылары белән ничек эшләүләрен: төрле бәйрәм – кичәләргә әзерләнүләрен, походка баруларын, төрле кыен хәлләрдән бергәләп чыгу юллары эзләүләрен чагылдырдылар. Бүгенге бәйрәмнең оешкан төстә үтүе – мәктәптә балалар оешмалары эшчәнлеген җитәкләүче педагог-оештыручыларның зур хезмәте нәтиҗәсе булуын да билгеләп үтәргә кирәк. Әйдаманнарыбыз барысы да конкурска бик яхшы хәзерләнеп килгәннәр, жюрига да нәтиҗә ясау җиңелләрдән булмады. Барлык очколарны исәпләгәннән соң урыннар түбәндәгечә билгеләнде: 1 урын - Эзмә урта мәктәбеннән Мөбәрәкшина Айсылу. Ул бәйгенең май аенда республика күләмендә үтәчәк финал ярышларында катнашып, район данын яклаячак. 2 урын - Икшермә урта мәктәбеннән Владислав Петров 3 урын - Шәмәрдән лицееннан Нургалиева Айгөл "Иң инициативалы әйдаман” Түбән Шытсу урта мәктәбеннән Илүзә Шәвәлиева "Иң энергияле әйдаман” Олы Шыңар урта мәктәбеннән Зөһрә Касыймова, "Иң спорт сөюче әйдаман” Яңа Мичән урта мәктәбеннән Галимуллина Алисә, "Иң иҗади әйдаман” Олы Кибәче урта мәктәбеннән Каримова Гөлинә "Иң тынгысыз әйдаман” Саба гимназиясеннән Вахитова Чулпан "Иң актив әйдаман” Сабабаш төп мәктәбеннән Хөсәенова Илүзә Конкурс Лесхоз, Завод – Нырты, Тимершык, Саба гимназиясе, Иштуган, Килдебәк урта мәктәбе укучыларының матур җырлары, Тимершык, Сатыш, Симет, Курсабаш, Кадет мәктәбе укучыларының дәртле биюләре белән үрелеп барды. Бәйгене Явлаштау урта мәктәбе укучылары Балтачева Зөлфия һәм Сайфуллин Ранил алып барды. Җиңүчеләргә дипломнар һәм призлар тапшырылды. Бәйгедән һәркем күтәренке кәеф белән кайтып китте.
-
Первый Всероссийский Студенческий форум Волонтеров «Мы готовы!»
01.03.2012
29 февраля в городе Казани состоялся Первый Всероссийский Студенческий форум Волонтеров «Мы готовы!» в рамках празднования знаменательной даты — 500 дней до Универсиады 2013, которая символизирует собой финальный отрезок подготовки к Всемирным летним студенческим играм в Казани. С нашего района поехали 4 человека, в том числе от нашего Центра детского творчества - педагог дополнительного образования Фатихов Радик Расилевич. В рамках Всероссийского студенческого форума волонтеров «Мы готовы!», посвященного 15-летию Лиги студентов Республики Татарстан и в честь празднования 500 дней до Универсиады 2013, пройдет презентация Универсиады и волонтерской программы накануне подготовки к началу рекрутинговой кампании. Участниками форума были волонтеры высших и средних специальных учебных заведений Республики Татарстан, делегации волонтерских центров — вузов РФ — партнеров Дирекции Универсиады, лидеры молодежных общественных организаций, звезды шоу-бизнеса, известные спортсмены РТ и РФ, политические лидеры, члены орг. комитета Универсиады 2013. Главная идея форума — позиционирование Универсиады 2013 года как национального проекта российской молодежи, популяризация волонтерской программы «Казань 2013», укрепление межвузовского содружества.
-
«Мәдәни – спорт ярышы» («Культурно-спортивная догоняйка») 01.03.2012
29нчы февраль көнне иҗат үзәгенең актлар залында «Мәдәни – спорт ярышы» («Культурно-спортивная догоняйка») Республика акциясенең район этабы үткәрелде. Район Укучылар Думасы тарафыннан спорт һәм мәдәният өлкәсендә мәктәп укучыларының ял эшчәнлеген дөрес планлаштырып эстафеталар үткәрү максатыннан, районның 6нчы сыйныф укучылары арасында оештырылды. Бәйгедә мәдәни һәм спорт өлкәсендәге белемнәр, команда бөтенлеге, аларның үзара әңгәмәсе, күнегүләрне җитез үтәүләре бәяләнде. «Мәдәни – спорт ярышы» («Культурно-спортивная догоняйка») Республика акциясенең район этабында 22 мәктәп катнашты, һәр мәктәп зур әзерлек белән җитез, булган, зирәк укучылардан торган команда белән килгән иде. Призлы урыннар түбәндәгечә:
I урын – Олы Шыңар урта мәктәбе,
II урын – Саба кадет-интернат мәктәбе
III урын – Саба гинмазиясе
-
“Танцевальная карусель” бию фестиваль конкурсы 29.02.2012 14 февраль көнне Чаллының III номерлы хореография мәктәбендә республикакүләм “Танцевальная карусель” бию фестиваль конкурсы булып үтте. Әлеге конкурста Балалар иҗат үзәгенең “Хореография” берләшмәсендә шөгыльләнүче “Модерн” бию төркеме катнашып, жюрилар игътибарына “Заманча бию” тәкъдим иттеләр. Саба кызларының оригиналь чыгышы, зәвыклы костюмнары югары бәяләнде һәм “Модерн” бию коллективы әлеге бәйгедән зур җиңү – республикакүләм 3 дәрәҗә диплом белән кайтты. Әлеге коллектив бүгенге көндә “Созвездие – Йолдызлык” конкурсында катнашырга әзерләнә. Аларга һәм җитәкчеләре Альмира Фоат кызы Дәүләтшинага алдагы бәйгеләрдә дә зур уңышлар телибез.
- Чаңгы спорты буенча 42нче республикүләм туристлык слеты ярышлары 29.02.2012 19 – 22 нче февраль көннәрендә Казанның “Заречье” лагеры базасында мәктәп укучылары арасында чаңгы спорты буенча 42нче республикүләм туристлык слеты ярышлары булып үтте. Әлеге бәйгедә Балалар иҗат үзәгенең Икшермә урта мәктәбе базасында эшләүче “Туризм” берләшмәсендә шөгыльләнүче укучылар катнашты һәм Саба районы данын яклап чыгыш ясады. 3 көн дәвамында барган киеренке бәйгедә укучыларыбыз сынатмадылар, матур нәтиҗәләр күрсәттеләр. Чаңгыда узышу буенча II, конкурс программасын тәкъдим итүдэ I, Саба районы тормышын чагылдыручы визитка күрсәтү буенча I дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр һәм гомуми нәтиҗәләр буенча 12 команда арасында 5 урын яуладылар. Икшермә урта мәктәбе укучылары Дилә Нигматуллина, Инсаф Шакиров, Дмитрий Петров, Владислав Петров, Ришат Ахметханов, Раил Мирзасалихов, Алмаз Биккин составындагы командага һәм җитәкчеләре физик тәрбия укытучысы Гарафиев Илдар Абрар улына алдагы ярышларда да уңышлар телибез.
-
Конкурслар, семинарлар безне көтә. 29.02.2012 2 март көнне мәктәпләрдә “Оста куллар “ берләшмәсен җитәкләүче педагоглар Чаллыга “Алтын куллар” конкурс –фестиваленең күргәзмә ачылышына һәм мастер – класслар карарга барачаклар. Әлеге конкурс “Халыкның гадәт- йолаларын һәм традицияләрен саклау елы” уңаеннан үткәрелә. “Алтын куллар” конкурсына Саба районы укучылары һәм укытучыларының да 24 эше тәкъдим ителде. Бүгенге көндә “Волшебная нить” (“Тылсымлы җеп 2012”) республикаләм конкурсына да мәктәпләрдән эшләр кабул итәбез.
-
Закрытие первой смены лагеря "Солнышко" 25.12.1999
03.06-23.06 көнәре аралыгында Саба районы «Кояшкай» лагеры 1 сменасын үткәреп җибэрде. Барлыгы лагерьда 85 бала ял итте. Алар өчен түбәндәге чаралар уткәрелде: «Әкият эзләре буйлап», «Алло, без талантлар эзлибез», «Предпринимательләр көне», «Лагерьның Мистер хэм Мисслары» һәм башкалар.Һәр көннең беренче яртысында балалар программирование белән...