Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования «Центр детского творчества Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт Богатые Сабы, ул.З.Юсупова, дом 32 |
Телефон: | +7(843)-622-44-59;+7(843)-622-33-89 |
E-Mail: | sentrsaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБУ ДО "Центр детского творчества" |
Тип УДО: | Многопрофильные |
Руководитель: | Галимова Регина Владимировна |
Год основания учреждения: | 1993 |
У нас учатся: | 990 |
У нас учат: | 43 |
Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования «Центр детского творчества Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 131 132 ( 133 ) 134 135
-
Хәрби сборда чыгыш 23.05.2012
20нче май көнне Ф.Аубакиров җитәкләгән Life вокал инструменталь ансамбле хәрби сборда концерт программасы тәкъдим итте. Район мәктәпләреннән хәрби сборда катнашучы 10нчы сыйныф егетләре чыгышны бик җылы кабул итте.
-
Пионериягә - 90 15.05.2012
15нче май көнне район күләмендә Пионериянең 90еллыгына багышланган юбилей тантанасы үтте. Ул быел үзенчәлекле итеп, табигать кочагында –Язлы Арташ авылы янындагы урман аланлыгында оештырылды.Тантанада зур хөрмәткә лаек кунакларыбыз – пионер хәрәкәте ветераннары, шулай ук район башкарма комитеты житәкчеләре, мәгариф бүлеге белгечләре, педагог – оештыручылар, балалар думасы активлары һәм варислар хәрәкәте алдынгылары катнашты. Слет Юлбат урта мәктәбе укучыларының чыгышы белән башланып китте. Тантананы Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Гасимов Равил Мөбәрәк улы ачып җибәрде. Ул үзенең пионер хәрәкәте белән бәйле истәлекләрен яңартты, бүгенге варисларга изге теләкләрен юллады һәм слетта катнашучы балалар хәрәкәтенең иң актив ветеран-вожатыйларын котлады.
Лесхоз урта мәктәбе педагог-оештыручысы Гөлүсә Зиннәтуллина һәм 11нче сыйныф укучысы Гөлназ Шиһабетдинова катнашучыларны тарихи сәяхәткә өндәде. Беренче пионер отрядлары кайчан оешканын, яшь пионер сафлары ничек ныгыганын Олы Кибәче һәм Икшермә урта мәктәпләре чыгышларында ачып бирделәр. Бөек Ватан сугышы елларында бар халык, сабый балалардан алып өлкәннәргә кадәр, чыдамлыкка, сабырлыкка имтихан тотканлыгын, балалар хәрәкәте үсешенең яңа чоры башлануын, сугыш чоры пионерларының тормышын Олы Шынар урта, Олы Арташ төп мәктәпләренең, 60-70 нче еллардагы пионер хәрәкәте эшчәнлеген Шәмәрдән лицее, Курсабаш урта мәктәпләренең чыгышы чагылдырды. Татарстан варислар берлегенең барлыкка килү тарихын Эзмә урта мәктәбе яктыртты. Театральләшкән тамашалар Завод-Нырты, Мичән, Лесхоз, Килдебәк, Югары Симет, Сатыш урта, Саба кадет-интернат мәктәпләренең музыкаль номерлары белән үрелеп барды.Шулай ук һәр мәктәпнең балалар оешмасы тарихи эчтәлекле стендлар, үзенчәлекле “дуслык келәме” дә әзерләгән иде. Мәктәпләребездә ялкынланып эшләүче педагог-оештыручыларыбыз да хөрмәтләнде бүген. Алар җитәкләгән оешмалар күңелле яши, варислар төрле район, республика конкурсларында катнашып, зур уңышларга ирешәләр, районыбыз данын республикага таныталар. Бүген шундый бер оешма, бер варис та читтә калмады. Слетның икенче өлеше хәрәкәтле биюләр, уеннар, җырлар белән учак янында дәвам итте.
Бүгенге очрашу мизгелләре күңелләрдә озак сакланыр дип ышанабыз. Үткән тарихыбызны белү, традицияләрне яңартып дәвам итү - безнең бурыч. Йөрәкләрдә кабынган очкын сүнмәсен, алга таба да дәрт өстәп торсын.
-
Иҗат-бәхет чишмәсе. "Үрнәк дәресем" 05.05.2012
XII район “Иҗат – бәхет чишмәсе” балалар иҗаты фестивале кысаларында педагоглар өчен “Минем үрнәк дәресем” номинациясе буенча конкурс үткәрелде. Конкурста районның 16 өстәмә белем бирү педагогының эшләре (дәрес конспектлары)тәкъдим ителде. Һәр катнашучыга да Дипломнар тапшырылды.
Конкурсантларның чыгышын бәяләү өчен түбәндәге составтагы жюри сайланды:
1. Шафикова Гөлнар Илдар кызы - Балалар иҗат үзәге директоры.
2. Хәбибрахманова Венера Адлер кызы - мәгълүмати – методик үзәк директоры
3. Хәсәнова Алсу Әдһәм кызы – мәгълүмати – методик үзәк методисты.
4. Димөхәммәтова Айгөл Шаһинур кызы – Балалар иҗат үзәгенең директор урынбасары
5.Хәнәфиева Алсу Мөбәрәкҗан кызы - Балалар иҗат үзәгенең бүлек мөдире
Җиңүчеләр “Иң нәтиҗәле эшләүче өстәмә белем бирү педагогы”, “Иң иҗади өстәмә белем бирү педагогы", “Иң эзләнүчән өстәмә белем бирү педагогы”, “Иң тәҗрибәле өстәмә белем бирү педагогы”, “Иң төгәл өстәмә белем бирү педагогы”, “Иң зәвыклы өстәмә белем бирү педагогы”, “Иң зәвыклы өстәмә белем бирү педагогы”дигән номинацияләрдә билгеләнде
-
Иҗат-бәхет чишмәсе. "Театр", "Кул эшләре", Фольклор" 02.05.2012
Үсеп килүче яшь буынның иҗади эшчәнлеген формалаштыру һәм активлаштыру, сәнгать чаралары ярдәмендә әхлакый һәм сәнгати – эстетик тәрбия бирү, традицияләрне үстерү, сәнгать өлкәсендәге талантлы балалар һәм укытучыларны билгеләү максатыннан 27 апрель көнне Балалар иҗат үзәгенең актлар залында XII район “Иҗат – бәхет чишмәсе” балалар иҗаты фестиваленең “Фольклор”, «Театр» һәм “Кул эшләре” номинацияләре буенча конкурс үткәрелде. Конкурста районның 19 мәктәбе укучылары һәм укытучыларының, Балалар иҗат үзәге өстәмә белем бирү педагогларының кул эшләре күргәзмәләре тәкъдим ителде. “Фольклор” һәм “Театр” номинацияләрендә 12 коллектив чыгыш ясады. Һәр катнашучыга да Дипломнар тапшырылды. Җиңүчеләр түбәндәге яшь категорияләре буенча билгеләнде: “Кул эшләре” күргәзмәләре буенча мәктәп коллективларына нәтиҗә ясалды, шулай ук һәр күргәзмәдән иң яхшы, оригиналь, яңа технология кулланылып эшләнгән кул эшләре аерым бәяләнде. “Фольклор” һәм “Театр” номинацияләрендә җиңүчеләр түбәндәге яшь категорияләре буенча билгеләнде:1 – 4 сыйныфлар, 5 – 8 сыйныфлар.
-
Иҗат - бәхет чишмәсе - 2012. "Вокал", "Хореография" 26.04.2012Үсеп килүче яшь буынның иҗади эшчәнлеген формалаштыру һәм активлаштыру, сәнгать чаралары ярдәмендә әхлакый һәм сәнгати – эстетик тәрбия бирү, традицияләрне үстерү, сәнгать өлкәсендәге талантлы балалар һәм укытучыларны билгеләү максатыннан 25 апрель көнне Балалар иҗат үзәгенең актлар залында XII район “Иҗат – бәхет чишмәсе” балалар иҗаты фестиваленең “Вокал” һәм “Хореография” номинацияләре буенча конкурс үткәрелде. Конкурста районның 23 мәктәбеннән 17 ялгыз башкаручы, 10 вокал ансамбль, 25 бию коллективы чыгыш ясады. Һәр катнашучыга да Дипломнар тапшырылды. Җиңүчеләрне (Гран – при, 1,2,3 призлы урын алучылар, Лауреатлар) тәбрикләү 18 май көнне Балалар иҗат үзәгенең актлар залында булачак. /upload/images/files/фестиваль_ нәтиҗә(2).docx
-
"Алтын куллар" һәм "Тылсымлы җеп" (Волшебная нить) крнкурсы-2012 24.04.2012 2012 нче ел татар халкының милли традицияләрен, гореф – гадәтләрен саклау елы уңаеннан республикабызда күп төрле конкурслар, фестивальләр үткәрелде. Шуларның иң күләмлесе "Алтын куллар” һәм "Тылсымлы җеп” конкурслары. Әлеге конкурслар март, апрель аенда Чаллы шәһәрендә үткәрелде. "Алтын куллар” конкурсында районыбызның 10 мәктәбеннән һәм Балалар иҗат үзәгеннән 41 эш тәкъдим ителде. Нәтиҗәләре дә куанычлы булды. Призлы урыннар: Мусина Гөлназ – 2 урын. Балалар иҗат үзәгенең "Мода театры” берләшмәсендә шөгыльләнә. Җитәкчесе Гимадиева З.Х. Заһидуллина Айсылу – 3 урын. Мичән урта мәктәбе укучысы. Җитәкчесе Ибраһимова М.Г. Гыйльметдинова Зилә – 2 урын. Олы Шыңар урта мәктәбе укучысы. Барлык катнашучыларга да сертификатлар тапшырылды. "Тылсымлы җеп” ("Волшебная нить -2012”) конкурсында районыбызның 12 мәктәбе һәм иҗат үзәге төрле техника кулланып чигелгән эшләре (47 эш) белән катнашып, югары нәтиҗәләргә иреште. Призлы урыннар: Зәйнетдинова Ләйлә – 1 урын. Симет урта мәктәбе укучысы. Җитәкчесе Муллаянова Т.Т. Валиева Сөмбел - 3 урын. Килдебәк урта мәктәбе укучысы. Җитәкчесе Латыпова А.М. Рамазанова Гөлназ - 2 урын. Түбән Шытсу урта мәктәбе укучысы. Җитәкчесе Нуриәхмәтова Д.Р. Зиннәтова Әдилә - 3 урын. Шекше урта мәктәбе укучысы. Җитәкчесе Гарипова А.Р. Таһирова Зилә - 1 урын. Кызыл – Мишә төп мәктәбе укучысы. Җитәкчесе Ахметова Р.Г. Валиева Әлфинә – 2 урын. Явлаштау урта мәктәбе укучысы. Җитәкчесе Фаваризова Г.Г. Мортазина Алия - 2 урын. Җитәкчесе Балалар иҗат үзәгенең "Музыка в системе искусств” берләшмәсендә шөгылләнә. Җитәкчесе Касымова Э.К. Барлык катнашучыларга да дипломнар тапшырылды.
-
Тукай эзләре буйлап 24.04.2012
21-22 апрель көннәрендә Арча шәһәрендә традицион XVIII республикакүләм "Тукай эзләре буйлап” варислар походы үткәрелде. Әлеге поход Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 126 еллыгы һәм Пионериянең 90 еллыгына багышланды. Походта Юлбат урта мәктәбеннән педагог-оештыручы Гөлсинә Габделхаева, 8 нче сыйныф укучысы 3 нче сыйныф укучыларының вожатые Рахимуллина Резеда, Эзмә урта мәктәбеннән педагог-оештыручы Нәфисә Җиһаншина, районда "Иң шәп вожатый” исеменә лаек булган Айсылу Мөбәрәкшина, Арташ төп мәктәбеннән Венера Гаянова һәм Балалар иҗат үзәгенең балалар оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Лилия Шагидуллина катнашты. Республиканың төрле район һәм шәһәрләреннән җыелган 176 дан артык иң актив сәяхәтче Арча шәһәрендәге музейлар белән танышканнан соң, Тукай Кырлайга юл алдылар. Анда Нәүрүз бәйрәмендә катнаштылар, "Иң шәп вожатый” республика конкурсының финалын тамаша кылдылар. Икенче көнне Тукай музеенда булганнан соң Тукайның туган авылы Кушлавычка юл алдылар. Кушлавычта Бөек шагыйребезнең туган нигезендәге музейда, әтисенең каберлегендә булып, мәчеттә алар рухына дога кылдылар. Җәүяле сәяхәт ахырында Мәгариф министрлыгы белгече Федоров Семен Петрович "Туган як серләре” конкурсында актив катнашучыларны Мәгариф министрлыгының мактау грамоталарын белән бүләкләде.Алар арасында районыбыз мәктәпләренең педагог – оештыручылары (җитәкчеләре Шагидуллина Л.И.) булу аеруча куанычлы.
-
АРТ-фестиваль юных художников 23.04.2012
В целях повышения качества художественного образования детей и молодежи 21 апреля 2012 года состоялся открытый Республиканский АРТ – фестиваль в г. Набережные Челны. Конкурсанты за отведенное им время (8 - 10 лет – 2 часа, 11 – 13 лет – 2 часа 30 мин., 14 - 17 - 3 часа) должны были раскрыть заданную тему. В конкурсе приняли участие учащиеся Шемордансого лицея (руководитель – Гиззатуллина И.Р.), Тимершикской средней школы (руководитель – Фальванова А.Ф.), Кадетской школы – интернат (руководитель Валиева Р.Р.), воспитанники Центра детского творчества.
Призовые места:
Закирзянова Галия – ученица Сабинской гимназии, воспитанница объединения «Музыка в системе искусств» Центра детского творчества. Она участвовала в номинации «Художественный рисунок» по теме «Удивительное рядом». Название работы «Попугай». Получила Диплом 2 степени. Руководитель Касымова Эльмира Кеняшевна.
Арсланова Алсу – ученица Лесхозской средней школы, воспитанница объединения «Музыка в системе искусств» Центра детского творчества. Она участвовала в номинации «Художественный рисунок» по теме «Психологический портрет». Название работы «Психологический портрет». Получила Диплом 3 степени. Руководитель Касымова Эльмира Кеняшевна.
Самойленко Аделя - ученица Шеморданского лицея. Она участвовала в номинации «Художественный рисунок». Название работы «Попугай». Получила Диплом 3 степени. Руководитель Гиззатуллина Индира Рафаэлевна.
-
Теле барның - иле бар. Республика 19.04.2012
17 – 18 апрель көннәрендә Казан шәһәре Марсель Сәлимҗанов исемендәге актерлар йорты бинасында “Теле барның иле бар” республикакүләм сәнгатьле сөйләүчеләр конкурсының республика сайлап алу этабы үткәрелде. Әлеге конкурста районыбыз данын яклап Олы Арташ төп мәктәбеннән Вәлиева Алсу (җитәкчесе Энҗе Вәлиева), Мирочев Руслан (җитәкчесе Халисә Җәләлиева), Олы Шыңар төп мәктәбеннән Касыймова Зөһрә, Шагиев Илдар, Сафина Рисәнә (җитәкчеләре Нәсимә Гарипова , Әлфия Шәйдуллина), Югары Симет урта мәктәбеннән Тимерова Айсылу (житэкчесе Фәүзия Махиева), Олы Кибәче урта мәктәбеннән Газизова Зилә (җитәкчесе Әнисә Гафиятова),Сатыш урта мәктәбеннән Джуманова Алинә (җитәкчесе Дания Гыйлметдинова) чыгыш ясады. Алар жюрилар хозурына татар шагыйрьләренең татар һәм рус телләрендә иҗат иткән туган тел турындагы шигырьләрен тәкъдим иттеләр. Конкурсантларыбызның чыгышын Г.Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Г.Камал театры артистлары Рушания Юкачева, Найлә Гәрәева, озак еллар телевидениедә эшләүче диктор Эльмира Хаматова составындагы мәртәбәле жюри бәяләде. Безнең укучыларыбыз сынатмадылар, зур сәхнәдә югалып калмадылар, бик уңышлы чыгыш ясап, дипломнар һәм футболкалар белән бүләкләнделәр. Валиева Алсу һәм Тимерова Айсылуның чыгышлары аеруча югары бәяләнде һәм аларга сайлап алуның 2 турында да катнашу бәхете елмайды. Районыбызның нәфис сүз сәнгатен яратучы укучыларыбызны 26 апрель көнне Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Үзәк мәйданда үткәреләчәк “Шигырь бәйрәме”ндә катнашырга чакырабыз һәм уңышлар телибез.
-
Сандугач керде күңелгә-2012 17.04.2012
14 – 15 апрель көннәрендә Казан шәһәре Кәрим Тинчурин исемендәге театр бинасында “Сандугач керде күңелгә” Бөтентатар җыр фестивале үткәрелде. Бу фестиваль 9 – 11 нче сыйныф укучылары арасында талантлы укучыларны барлау һәм үстерү максатыннан үткәрелә. Быел әлеге фестиваль кысаларында 6 – 10 яшьлек балалар өчен “Беренче карлыгачлар” конкурсы да оештырылды. “Сандугач керде күңелгә” фестивалендә безнең район данын яклап Тимершык урта мәктәбеннән Фәннүр Фатыйхов, Олы Шыңар урта мәктәбеннән Фаяз Садыйков (җитәкчеләре Гүзәлия Фәтхуллина), Юлбат урта мәктәбеннән Райнур Мансуров, Олы Арташ төп мәктәбеннән Ләйлә Закирова (җитәкчеләре Фәрит Аубакиров), Завод – Нырты урта мәктәбеннән Зәлинә Фәрхиева, Айдар Мусин (җитәкчеләре Айгөл Шәймиева), Явлаштау урта мәктәбеннән Алмаз Шакиров, Эзмә урта мәктәбеннән Нурия Гарипова (җитәкчеләре Тәфкил Яруллин), Килдебәк урта мәктәбеннән Ләйлә Касыймова (җитәкчесе Гүзәл Шакирова)лар чыгыш ясады. Конкурсантлар жюрилар хозурына татар халык җыры, 60 – 80 нче елгы җырлар һәм эстрада җыры тәкъдим иттеләр. Барлык сынауларны да уңышлы үткән 3 укучыбыз: Фәннүр Фатыйхов, Алмаз Шакиров, Райнур Мансуров фестивальнең гала - концертында чыгыш ясады һәм бүләкләнде. Тимершык урта мәктәбеннән Фәннур Фатыйхов “Сандугач керде күңелгә” фестивалендә 3 урын алды, диплом һәм кәрәзле телефон белән бүләкләнде. Җитәкчесе Гүзәлия Фәтхуллина. Явлаштау урта мәктәбеннән Алмаз Шакиров фестивальнең 2 дәрәҗәдәге дипломына ия булды, диплом һәм нетбук белән бүләкләнде. Җитәкчесе Тәфкил Яруллин. Юлбат урта мәктәбеннән Райнур Мансуров “Сандугач керде күңелгә” фестивале кысаларында үткәрелгән “Беренче карлыгачлар” конкурсында дипломант исеме алды, диплом һәм чәйнек белән бүләкләнде. Җитәкчесе Фәрит Аубакиров. Сәләтле укучыларыбызны һәм аларның җитәкчеләрен әлеге зур җиңүләре белән чын күңелдән тәбрик итәбез һәм уңышлар телибез.