Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422075,РТ, Сабинский район, д.Илебер, ул.8Марта, д.53 |
Телефон: | +7(843)-624-92-33 |
E-Mail: | ileberskiy.detskiysad@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Илеберский детский сад «Умырзая» |
Руководитель: | Нагимова Гульнур Муллахметовна |
Год основания учреждения: | 2020 |
У нас учатся: | 40 воспитанников |
У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 ( 64 ) 65 66 67 68 69 70 >>
-
ҖИҢҮ КӨНЕ якынлаша. 08.05.2016
Бүген без дә Эзмә муниципаль авыл җирлегендә үткән митингта катнашып, һәйкәлгә чәчәкләр салдык. Ил-көннәребез тыныч, гаиләләребез имин, күкләр аяз булсын!
-
"Су анасы " әкияте. 26.04.2016
Бүген балалар , бакчаның бер почмагына, Тукай туган көн уңаеннан ясап куелган, басмада чәчен тарап утыручы Су анасы янында , бик теләп әлеге әкиятне тыңладылар.
-
Без -Тукай оныклары! 23.04.2016
Буген Иләбәр авыл китапханәсе белән берлектә "Без- Тукай оныклары " дигән ачык дәрес үткәрелде. Балалар өйрәнгән шигырьләрен, җырларын сөйләделәр. Китапханәче Вәсилә апалары балалар өчен кызыклы викторина оештырды.Уен формасында бирелгән викторина сорауларында балалар Тукай шигырьләрен яхшы белүләрен, белем һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр.
-
"Тукай безнең йөрәкләрдә" 20.04.2016
Бүген , яраткан шагыйребез Габдулла Тукай әсәрләренә рәсем конкурсы үткәрдек. Беренче урынга Халиуллин Эмиль лаек булды.Ул Шүрәле әкиятенә нигезләнеп , урманга ат белән килгән Батыр егетне ясаган иде. Икенче урында Валиева Зәринә. Ул басмада чәчен тарап утырган Суанасын рәсемгә төшергән. Өченче урында Салихова Раилә. Ул Бала белән Күбәләкне сүрәтләгән. Молодцы балалар.
-
Туган көннәрегез белән! 18.04.2016
Бүген безнең бакчада тәрбияләнүче Фирүзә белән Риназның туган көннәре. Бер көндә туулары белән генә түгел, ә бер-берсе белән өченче буын туган (троюродный ) булулары белән дә үзенчәлекле алар. Холыклары да охшаш. Туган көннәре белән котлап, аларга бәхетле киләчәк телибез!
-
Космонавтика көне. 12.04.2016
1.Тышта яз иде 3. Юрий Гагарин 5. Ул, галәм гизеп
Күкләр зәп-зәңгәр Исеме аның Исән-сау төште
Таралды кинәт Ул хәбәр итә Ни бар соң җирдә
Шатлыклы хәбәр. Биектән барын. Кешедән көчле!
2.Кеше галәмдә! 4. Таулар,елгалар,
Бу нинди яхшы Шәһәрләр күркәм:
Димәк ,ул аның Дала һәм кырлар
Ишеген ачты. Ямь-яшел үлән.
12 апрель – Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне. 1961 елның 12 апрелендә Байконур космодромыннан «Восток» кораблендә беренче космонавт космик киңлеккә сәяхәткә чыга. Барлык кешелек гаҗәпкә кала. Гап-гади эш көнендә радиостанцияләр хәбәр итә: «Галәмдә – кеше!» Бу кеше кем була?Әлбәттә, Юрий Алексеевич Гагарин. Аның очышы бары 108 минут дәвам итә. Ләкин шул кыска гына вакыт эчендә ул кешенең галәмдә эшли алуын исбатлап өлгерә. Бүген , балалар, Ю.Гагарин космоска очкан "Восток" караблен нокталарны тоташтырып планшетта ясадылар.
-
Куркынычсызлык. 09.04.2016
Бу атнаның темасы- куркынычсызлык. Максат- балаларны өйдә , урамда, ял итү урыннарында булырга мөмкин куркынычлар белән таныштыру;гади генә куркынычсылык кагыйдәләре белән таныштыру, аларны куллана белергә өйрәтү;янгынның нинди куркыныч күренеш булуын ,янгын чыккан очракта ни эшләргә икәнен аңлату.Бу уңайдан балалар белэн куркынычсызлык кагыйдәләре искә төшерелде. Аппликация шөгылендә янгын сүндерү машинасы ясалды.Презентацияләр һәм "Кошкин дом" мультфильмы каралды.
-
Су- яшәү чыганагы. 02.04.2016Бүген без су белән төрле фокуслар ясап карадык.Су, аның үзенчәлекләре, табигатьтә була торган үзгәрешләр турында белемнәрне киңәйттек.Яңгырның каян килеп чыкканын белдек.Чараның максаты- гади тәҗрибәләр һәм уеннар аша балаларның су үзенчәлекләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү;яшәү чыганагы булган суга сак караш тәрбияләү;табигатькә соклана һәм аның гүзәллеген күрә белергә өйрәт ү.
-
Кошлар -безнең канатлы дуслар. 31.03.2016
Бу көннәрдә без җылы яклардан кошлар кайтуын күзәттек. Оялар ясап, сыерчыкларның безгә кунакка килүен көттек. Ниһаять, безнең ояларны алар күреп алды. Берничә сәгать кереп-чыгып йөреп, ояларыбызның төзеклеген, матурлыгын, җайлы, уңайлы булуын тикшереп, биредә төпләнеп калырга уйладылар. Риана, Алсу, Фирүзәнең әти-әнисенә матур оялар ясап җибәргән өчен рәхмәт белдерәбез.
-
Нэуруз! 29.03.2016
"Девушки фабричные" жырына бию.