Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение- «Олуязский детский сад «Чачка» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Олуяз, ул. Ленина, д.27 |
| Телефон: | +7(84362) 4-95-83 |
| E-Mail: | Olyaz.ds.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ -"Олуязский детский сад "Чачка" |
| Руководитель: | Фагмеева Алина Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение- «Олуязский детский сад «Чачка» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
Бездә бүген семинар! 04.05.2023

Бүген, 4 май көнне, Олыяз «Чәчкә» балалар бакчасында тәрбиячеләр өчен «Эксперимент элементлары кулланып төрле яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү»темасына зона семинары узды. Балалар тәрбияче җитәкчелегендә, экспериментлар ярдәмендә суган һәм помидор утыртуның төрле ысулларын кулландылар. Экспериментлар аша су һәм кояшның табигатьтә мөһимлеген аңладык.
Семинар экологик темага багышлану сәбәпле, районның башка мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре әлеге темага үз тәҗрибәләре турында сөйләделәр.
Семинар ахырында мәктәпкәчә белем бирү буенча баш белгеч Гумерова Л.М. мәктәпкәчә учреждениеләрнең экологик тәрбия буенча эшләренә анализ ясады.
-
Тукай безнең күңелләрдә. 26.04.2023

26 апрель көнне Г Тукайның туган көнен билгеләп үттек. Атна дәвамында иҗатын өйрәнеп, "Син Тукайны беләсеңме?"дип исемләнгән викторина уздырдык, әкиятләренә иллюстрацияләр ясадык.
-
Нәүрүз килә-Яз җитә. 22.03.2023

Бүген бакчабызда Нәүрүзбикәне каршы алдык. Җырлар җырладык, шигырьләр сөйләдек, төрле күңелле уеннар уйнадык. Карга боткасы пешердек.
Нәүрүз килә, Нәүрүз килә,
Күктән нурлар сибелә.
Туган илем, туган җирем
Язны күреп сөенә!
-
“Китап киңәшчең синең.” 13.03.2023

Бу атна “Китап киңәшчең синең” темасына багышланды. Китапның ничек барлыкка килүе, китапханәче хезмәте турында сөйләштек. Китапны яратырга, дус булырга, сакларга кирәклеген аңлаттык. Йомгаклап, авылыбызның мәдәният йортында урнашкан китапханәгә экскурсиягә кердек. Китапханәче- Хафизова Ф. М. балаларны китапханә белән таныштырды. Үзебезгә ошаган китапларны бакчабызда укырга да алдык.
-
«Су – яшәү чыганагы» 03.03.2023

Исе юк, төсе юк
Аннан башка тормыш юк.
Балаларны суның әһәмияте, аның үзенчәлекле билгеләре белән таныштырып төрле тәҗрибәләр үткәрдек. Судан башка тормыш юклыгын, суны сакларга кирәклеген төшендердек
-
Күңелле очрашу. 03.03.2023

Бүген Олыяз клубы мөдире Закирова Р.К. белән библиотекарь Хафизова Ф.М. бакчабызга килделәр. Алар белән берлектә балалар арасында "Сюрприз для Мамы" дигән рәсем конкурсы оештырдык. Балалар шатланып ясаган рәсемнәрен әниләренә бүләк иттеләр.
-
"Әти,әни,мин - спорт гаиләсе" 02.03.2023

Әти-әниләр һәм балалар белән берлектә “ Әти, әни,мин – спорт гаиләсе”бәйрәме гөрләп үтте.Беренче өлештә балалар әти-әниләрне бәйрәм белән котлап концерт номерлары күрсәтсәләр, икенче өлеш командаларга бүленеп эстафета уеннары белән дәвам итте.
-
Всемирный день гражданской обороны 28.02.2023

В детском саду прошла профилактическая встреча с сотрудниками МЧС, главной целью которой было обучение подрастающего поколения правилам безопасного поведения, предотвратить возможные экстремальные ситуации и научить детей осторожности. На этот раз в гости к нашим воспитанникам пришли спасатели-ГКУП СС РТ при МЧС РТ ЗПСО №4- Кашапов С. Н., Гимадеев И. М. Они приготовили для воспитанников детского сада интересное и познавательное занятие по спасению в черезвычайных ситуациях.
-
23 нче февраль-Ватанны саклаучылар көне. 22.02.2023

Ватанны саклаучылар
Аямыйлар үз-үзен:
Беләкле, йөрәклеләр,
Ихтыярлы һәм түзем.
-
Муса Җәлил герой шагыйрь.
11.02.2023
15 февраль - герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 117 ел. Шул уңайдан балалар Муса Җәлил шигырьләрен сөйләделәр. Гыймранова Мәдинәне 3 нче дәрәҗәдәге диплом алуы белән котлыйбыз.









