Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение- «Олуязский детский сад «Чачка» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Олуяз, ул. Ленина, д.27 |
Телефон: | +7(84362) 4-95-83 |
E-Mail: | olyaz.nz@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ -"Олуязский детский сад "Чачка" |
Руководитель: | Фагмеева Алина Нурулловна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 25 |
У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение- «Олуязский детский сад «Чачка» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
"Халыкара балаларны яклау көне" 01.06.2023
-
Чыгарылыш - 2023. 27.05.2023
Бакчабыздагы иң акыллы кызларыбызны, иң батыр егетләребезне мәктәпкә озаттык. Ак юллар сезгә балалар. Уңышлар насыйп булсын.
-
Чәчәкле җәй! 25.05.2023
-
9 май- Бөек Җиңү Көне! 09.05.2023
Илебез бүген бәйрәм итә,
Карап булмый тыныч кына,
Күзләрдә яшь, телдә бер уй
"Тик булмасын сугыш кына!"
-
Агач утырттык! 09.05.2023
-
Бездә бүген семинар! 04.05.2023
Бүген, 4 май көнне, Олыяз «Чәчкә» балалар бакчасында тәрбиячеләр өчен «Эксперимент элементлары кулланып төрле яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү»темасына зона семинары узды. Балалар тәрбияче җитәкчелегендә, экспериментлар ярдәмендә суган һәм помидор утыртуның төрле ысулларын кулландылар. Экспериментлар аша су һәм кояшның табигатьтә мөһимлеген аңладык.
Семинар экологик темага багышлану сәбәпле, районның башка мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре әлеге темага үз тәҗрибәләре турында сөйләделәр.
Семинар ахырында мәктәпкәчә белем бирү буенча баш белгеч Гумерова Л.М. мәктәпкәчә учреждениеләрнең экологик тәрбия буенча эшләренә анализ ясады.
-
Тукай безнең күңелләрдә. 26.04.2023
26 апрель көнне Г Тукайның туган көнен билгеләп үттек. Атна дәвамында иҗатын өйрәнеп, "Син Тукайны беләсеңме?"дип исемләнгән викторина уздырдык, әкиятләренә иллюстрацияләр ясадык.
-
Нәүрүз килә-Яз җитә. 22.03.2023
Бүген бакчабызда Нәүрүзбикәне каршы алдык. Җырлар җырладык, шигырьләр сөйләдек, төрле күңелле уеннар уйнадык. Карга боткасы пешердек.
Нәүрүз килә, Нәүрүз килә,
Күктән нурлар сибелә.
Туган илем, туган җирем
Язны күреп сөенә!
-
“Китап киңәшчең синең.” 13.03.2023
Бу атна “Китап киңәшчең синең” темасына багышланды. Китапның ничек барлыкка килүе, китапханәче хезмәте турында сөйләштек. Китапны яратырга, дус булырга, сакларга кирәклеген аңлаттык. Йомгаклап, авылыбызның мәдәният йортында урнашкан китапханәгә экскурсиягә кердек. Китапханәче- Хафизова Ф. М. балаларны китапханә белән таныштырды. Үзебезгә ошаган китапларны бакчабызда укырга да алдык.
-
«Су – яшәү чыганагы» 03.03.2023
Исе юк, төсе юк
Аннан башка тормыш юк.
Балаларны суның әһәмияте, аның үзенчәлекле билгеләре белән таныштырып төрле тәҗрибәләр үткәрдек. Судан башка тормыш юклыгын, суны сакларга кирәклеген төшендердек