Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнешитцинская основная общеобразовательная школа" Сабинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422067,РТ, Сабинский район, с.Нижние Шитцы, ул. Тукая, 1а |
| Телефон: | +7(843)-624-64-24 |
| E-Mail: | Shitcy.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнешитцинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметшин Ильнур Ирекович |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 51 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнешитцинская основная общеобразовательная школа" Сабинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 161 162 ( 163 ) 164 165 166 167 168 169
-
Егетләребез Буада
16.04.2011
Көрәшче егетләр Буада көрәш буенча призлы урыннар яуладылар : Набиуллин Риназ - 1 урын , Набиуллин Фәндүс - 1 урын . Молодцы , егетләр !
-
Бәйрәмегез белән !
15.04.2011
Инглиз теле укытучысы Сафина Ләйсән Фәрдиевнаның туган көне .
Лөйсән Фәрдиевна ! Котлап Сезне туган көнегездә ,
Алтын кояш сибә нурларын .
Кояш яктырткан якты иртәдәй
Якты булсын тормыш юлыгыз .
Гомер юлыгыз озын - озак булсын ,
Тигез тормыш аны бизәсен .
Гомерегез бәхет белән үтсен ,
Авырлыклар бер дә килмәсен .
Изге теләкләр белән укытучылар коллективы .
-
"Дубая" ансамбле җиңүче
11.04.2011
Чаллыда шәһәрендә узган "Моңлы курай" республика бәйгесендә "Дубая" халык уен кораллары ансамбле 2 урынга лаек булды . Курайда аерым чыгышлар буенча Шарифуллин Фәнзил 2 урын яулады.
-
"Дубая" ансамбле Чаллыда
09.04.2011
"Дубая" ансамбле (җитәкчесе Шарифуллин И.Г. ) Чаллы шәһәренә "Моңлы курай" конкурсында чыгыш ясарга китте .
Кичә "Аҗаган - 2011" ярышында Хабибрахманов Булат ату буенча , Идиятуллин Илдус турникта тартылу буенча 1 урын яуладылар . Афәрин , егетләр !
-
Cәламәтлек көне
08.04.2011
Кичә "Сәламәтлек көненә" "Если хочешь быть здоров - закаляйся !" ,"Исереккә сәлам бирмә ,һәм ул бирсә , син алма" ,"Сәламәтлек иленә сәяхәт. Тән тиресе" ,"Физкультура һәм сәламәтлек " ,"Сәламәт тәндә - сәламәт акыл " ," Кәрәзле телефон : дусмы , дошманмы ?" темаларына классларда әңгәмәләр үтте ."Укучыларның сәламәтлекләрен ныгыту чаралары " турында фикер алышу булды .
-
"Безнең команда кышкы Олимпия уеннарында"
07.04.2011
8 укучыбыз Сабага "Безнең команда кышкы Олимпия уеннарында" ярышына киттеләр . Уңышлар юлдаш булсын аларга !
-
Конференциягә әзерлек
05.04.2011
10 сыйныф укучысы Якупова А. Ә .Кәримуллин исемендәге фәнни - практик конференциягә әзерләнә .
-
Интернет - тест
01.04.2011
10 сыйныф укучылары тарихтан интернет - тест эшлиләр .
Бүген көлке көне .Әйдәгез , бер елмаеп алыйк !
Әнисе Алмазга :
- Бүген контроль эштә ничә мисал бирделәр ?
- 15.
- Син шуларның ничәсен дөрес чишмәдең ?
- Берсен генә .
- Димәк , калганнарын дөрес чиштең ?
- Юк,калганнарына мин тотынырга өлгермәдем...
-
Фәнни - гамәли конференция
31.03.2011
30 март көнне укучыларыбыз Килдебектә үткән фәнни - гамәли конференциядә катнаштылар . Географиядән "Районның , авылның , мәктәпнең демографик хәле " темасы буенча чыгыш ясаган Бәдретдинова Д. 1 урын , математикадан "Без кемнәр ? Без күпме ?" - Нургалиева Р. 2 урын , инфрматикадан "Microsoft Word 2007 текст редакторының мөмкинлекләрен ачыклау" Гыйльметдинов Р. - 3 урын алдылар . Аларны котлыйбыз , уңышлар телибез.
-
Уңышларың белән , Ангелина !
30.03.2011
"Минем укучым - минем горурлыгым" конкурсында Батталова А. 1 дәрәҗә дипломга лаек булды . ( Укытучысы Рамазанова Р.В. )Укуыңда тагы да зур уңышлар һәм сәламәтлек телибез !











