Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мичанская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ"
Визитная карточка
Адрес: | 422055, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Старый Мичан, ул. Школьная, д. 10 |
Телефон: | +7(843)-624-23-22 |
E-Mail: | mishansaba@yandex.ru Snmc.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Мичанская ООШ Сабинского муниципального района РТ" |
Руководитель: | Шайхлисламов Булат Фанитович |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 47 учащихся |
У нас учат: | 18 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мичанская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 181 182 ( 183 ) 184 185 186 187 188 189
-
Боз сарае
02.03.2011
1нче март көнне 6нчы сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Зарипова Г.Н. белән берлектә "Нарат" боз сараена бардылар.
-
Укытучылар КВНы
01.03.2011
1нче март көнне, 23нче февральгә һәм 8 мартка багышланган укытучылар өчен КВН узды. Монда укытучылар ике командага бүленеп төрле ярышларда (аркан тарту, газета чыгару, обруч әйләндерү, скакалкада сикерү, волейбол уйнау һ.б.) көч сынаштылар. Кичә бик күңелле узды.
-
Автомат макетын сүтеп-җыю буенча мәктәп беренчелеге
28.02.2011
26нчы февраль көнне автомат макетын сүтеп-җыю буенча мәктәп беренчелеге уздырылды:
Кызлар буенча:
I урын – Аглиева Ландыш (11кл.)
II урын – Харисова Назлыгөл (10кл)
III урын – Галимуллина Айгөл (10кл)Егетләр арасында:
I урын – Шакирзянов Искәндәр (9кл)
II урын – Галимуллин Алмаз (11кл)
III урын Ибрагимов Радик (8кл) -
КВН 26.02.2011
21нче февраль - Халыкара туган тел көне уңаеннан татар теле укытучысы Миннебаева Илүзә Маратовна 4нче һәм 5нче класслар арасында КВН үткәрде. Җиңүчеләр булып 4нче сыйныфлар булды. Молодцы укучылар.
-
"Аҗаган - 2011" 24.02.2011
22нче февраль көнне мәктәптә "Аҗаган 2011" уены узды.
-
Котлыйбыз! 22.02.2011
Хәрмәтле, ир-ат укытучыларыбыз, егетләр, укучылар! Сезне якынлашып килүче 23 февраль - Ватанны Саклаучылар көне белән котлыйбыз!
-
Бәйрәм концерты
22.02.2011
Бүген мәктәптә, укучы егетләрне һәм укытучы абыйларны Ватанны саклаучылар бәйрәме белән котлап, музыка укытучысы Хадиева Гөлгенә Наиловна җитәкчелегендә кызлар концерт куйдылар.
-
Әтиләр бәйрәме
21.02.2011
Бүген 7нче сыйныфлар һәм аларның класс җитәкчесе Сабирҗанова Финә Мәгърүфовна, 23 февраль Ватанны саклаучылар көненә багышлап "Әтиләр бәйрәме" уздырдылар. Бәйрәмгә әтиләр бик теләп килгәннәр иде. Аларга укучылар көче белән әзерләнгән концерт номерлары,солдатка озату һәм каршы алу күренеше күрсәтелде; әтиләрнең кайсы төбәкләрдә хезмәт иткәнлекләре турында да сөйләнелде. Кичә бик эчтәлекле узды.
-
"Боевой листок" 21.02.2011
5-11нче класс укучылары ике командага бүленеп ("яшелләр" һәм "зәңгәрләр" взводы) "Аҗаган 2011" хәрби-спорт уенына әзерлекне дәвам итәләр бу көннәрдә взводлар арасында "Строевой смотр"га әзерлек бара. Инде беренче биремне үтәргә өлгерделәр, һәр взвод "Ватанны саклаучылар" көненә багышлап "Боевой листок" (стенгазета) чыгардылар.
(стенгазеталарны һәм башка үткәргән мероприятияләрне медиатекадан карарга була)
-
Волейбол
19.02.2011
Саба районында ел да уздырыла торган, февраль аендагы Әфганстанда һәлак булган якташларыбыз истәлегенә багышланган волейбол ярышында безнең мәктәп егетләр командасы III урын алып кайттылар. Молодцы, егетләр!