Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мичанская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422055, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Старый Мичан, ул. Школьная, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-624-23-22 |
| E-Mail: | Michan.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Мичанская ООШ Сабинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Шайхлисламов Булат Фанитович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 16 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мичанская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>
-
"Иң чиста дәфтәр" конкурсы 24.11.2015

24нче ноябрь көнне “Иң чиста дәфтәр” күргәзмәсе оештырылды. Башлангыч сыйныф укучыларының төрле фәннәрдән эш дәфтәрләренә анализ ясалды һәм нәтиҗә чыгарылды.
-
"Иң матур язучы" конкурсы 23.11.2015

1-4 сыйныфлар арасында матур язучы укучыны билгеләү өчен "Иң матур язучы" конкурсы игълан ителде. Тавыш бирү ярдәмендә 1 сыйныфтан - Хайруллина Айзилә, 2сыйныфтан - Нигаматзянова Камилә, 3 сыйныфтан - Нигаматзянова Әдилә, 4 сыйныфтан - Ибрагимова Динә билгеләнде.
-
Очрашу 21.11.2015

20 ноябрь көнне Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне. Шул уңайдан, мәктәбебездә Садрев Рөстәм Аюпович катнашында линейка үткәрелде.
-
Ачык чара 21.11.2015

Китапханә мөдире Гараева С.С. 20 нче ноябрь көнне башлангыч сыйныф укучылары белән “Туган телем - иркә гөлем” исемле ярыш-бәйге үткәрде. Укучылар туган тел турында шигырьләр сөйләделәр, табышмак, кроссвордларга җаваплар таптылар, буталчык хәрефләрдән сүзләр төзеделәр. Жюри гадел хөкем итеп “Туган як балалары” командасы - I, “Туган тел” командасы II урынны яулады. Соңыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Ачык дәрес 20.11.2015

Башлангыч сыйныфлар атналыгы гөрләп дәвам итә. Бүген рус теле укытучысы Ситдикова Р.Р. 4нче сыйныфта ачык дәрес күрсәтте.
-
Конвенция турында нәрсә беләбез 17.11.2015

Бала хокукларын белү, аларны өйрәтү, кирәклеген белдерү максатыннан Ибрагимова М.Г. 5-7 сыйныфларда җыен үткәрде.
-
Толерантлык дәресләре 16.11.2015

Бүген мәктәп күләмендә толеранлык дәресләре узды. Башлангыч сыйныф укучылары тырышып рәсем ясадылар, "тынычлык" сүзен төрле телдә яздылар.
-
Иң пөхтә көндәлек"
14.11.2015
14 ноябрь көнне айлык кысаларында 2-3-4 сыйныфлар арасында "Иң пөхтә көндәлек" конкурсы үтте. 2нче сыйныфтан Байназаров Әмир, 4 сыйныфтан Ибраһимова Динә җиңүче булдылар.
-
Күңелле уеннар 13.11.2015

12 ноябрь көнне башлагыч сыйныфларда "Быстрее, выше, сильнее" уены булып узды. "Спортивная", "Танцевальная", "Дротики", "Угадай мелодию", "Веселая химия", "Уборка урожая", "Веселые картинки" станцияләре буенча 4 команда көч сынаштылар.
-
Тәнәфесләрдә уеннар 12.11.2015

Вожатыйлар башлангыч сыйныф укучылары белән тәнәфесләрдә флешмоб оештырдылар.











