Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мичанская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422055, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Старый Мичан, ул. Школьная, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-624-23-22 |
| E-Mail: | Michan.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Мичанская ООШ Сабинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Шайхлисламов Булат Фанитович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 16 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мичанская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
Лагерның 18нче көне 21.06.2016

21 июнь - лагерның 18нче көне. Эш план нигезендә алып барылды. Укучыларның биология фәне буенча белемнәре сыналды. Генислар киитабы белән таныштылар. Хикәя төзү ярышы үткәрелде. Тупны ераклыкка ату буенча бәйге үткәрелде.
- «Будь здоровым! Танцуй!» 21.06.2016
- Неделя "Жизнь без наркотиков" 21.06.2016
-
Лагерның 17 нче көне 20.06.2016

Бүген 20 нче июнь - лагерның 15нче көне. Балалар табигатькә экскурсиягә бардылар, үләннәр белән танышуны дәвам итттеләр. "Мисс и мистер лагеря 2016" конкурсы оештырылды. Мисс лагеря - Ибрагимова Д., мистер - Хадиев И. булдылар. Көн дәвамында төсле кәгазьдән чәчәкләр панносы ясадылар.
-
Лагерның 16нчы көне 18.06.2016

"Факел" лагерындагылар тиешле тәнәфесләрне саклап эш оештырганнан соң, җәйге сукмак буйлап (Мичән авылы) сәяхәт иттеләр, аннары күңелле старт уеннары уйнадылар.
"Кояшкай" лагерындагылар экологик кроссвордлар чиштеләр, дару үләннәрен җыйдылар, рәхәтләнеп биеделәр.
-
Лагерның 15 нче көне 17.06.2016

"Кояшкай" лагеры балалары ерак чишмәгә барып аның тирәсен чистартылар, күңелле уеннар уйнадылар. Мультфильмнар буенча викторина үткәрделәр. "Әфлисун дискәтүге"ндә биеделәр, күңел ачтылар.
-
Лагерның 14нче көне 16.06.2016

"Кояшкай" лагеры балалары Имам чишмәсенә барып шифалы чишмә суы эчтеләр, уеннар уйнадылар, аннары ашаганнан соң саф һавада уеннар уйнадылар.
"Факел" лагерындагылар бакчада чуп утадылар, болында шифалы үләннәр җыйдылар, саф һавада футбол уйнадылар.
-
Лагерның 13нче көне 15.06.2016

"Кояшкай" лагерындагылар бадминтон уены уйнадылар, сәламәтлек темасына плакатлар ясадылар, "Күңелле стартлар" уздырдылар.
"Факел" лагерындагылар бакчада чөгендер арасын эшләделәр, "Ягез әле, кызлар!" ярышы уздырдылар, Мичән авылы җирлеге буйлап велосипедта йөрделәр.
-
Лагерның 12нче көне 14.06.2016

Бүген барлык балалар да Саба мәдәният йортына Т.Миңнуллинның "Әйт әле, күбәләк" исемле спектаклен карарга бардылар, аннары "Олимп" стадионында ял иттеләр.
-
Лагерның 11 көне 13.06.2016

"Кояшкай" лагерында ял итүчеләр Мишә буенда "Иң күп балык тотучы" ярышын оештырдылар. 15 бала арасыннан балыкны иң күп тотучы булып Максудов Рәис танылды.
Аннары ГТО нормативларын үтәделәр.
"Факел" лагерындагылар бакчада эшләгәнән соң, Мишә буена барып чистартып кайттылар.











