Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мичанская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422055, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Старый Мичан, ул. Школьная, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-624-23-22 |
| E-Mail: | Michan.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Мичанская ООШ Сабинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Шайхлисламов Булат Фанитович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 16 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мичанская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 111 112 113 114 ( 115 ) 116 117 118 119 120 >>
-
Каникулның өченче көне 23.03.2016

Бүгенге көн 7, 8 класс укучылары өчен күңелле узды- алар "Нарат" боз сараенда булдылар. Башка класс укучылары биология, математика, география фәннәреннән шөгыльләнделәр. Ибрагимов Р.З. "Бадминтон" түгәрәге үткәрде. 9 класс укучылары математикадан имтихан бирүдә катнаштылар. Яңа Мичәндә яшәүче 1- 4 класс укучылары Яңа Мичән терлекчелек фермасында терлекчеләрнең эше белән таныштылар.
-
Каникулның икенче көне 22.03.2016

Язгы каникулның икенче көне план нигезендә үтте." класс укучылары белән өстәмә дәрес, физика фәненнән олимпиадага әзерлек һәм имтиханга әзерлек шөгыльләре үткәрелде. 9 нчы сыйныф укучылары рус теленнән имтихан тапшырдылар. Укучылар ата - аналарның эш урыннарында булып, танышып кайттылар.
-
Каникулның беренче көне 21.03.2016

Укучыларның көтеп алган каникуллары башланды. Мәктәптә химия, рус теленнән 8,9 класс укучылары имтиханга әзерләнде. Татар теленнән олимпиадага әзерлек , аерым фәннәрне авырдан үзләштерүче укучылар белән өстәмә шөгыль үткәрелде. Өч укучы бадминтон буенча әзерлек түгәрәгенә барды. Иң сөенечлесе - укучыларыбыз "Аҗаган" уенында 1 нче урынны яулады!
-
Безнекеләр беренче 21.03.2016

Бүген мәктәп укучылары (җитәкчесе Ибрагимов Р.З.) Шәмәрдән мәктәбендә оештырылган "Аҗаган 2016" хәрби-патриотик уеннарда беренче урын алып кайттылар. Афәрин укучылар!
-
Волейбол ярышы 19.03.2016

Асрутдинов Н.М. истәлегенә багышланган волейбол ярышында кызлар командасы катнашты.
-
Сингапур укулары 16.03.2016

14-15 март көнәрендә мәктәп укытучылары Иштуган мәктәбендә Сингапур укуларында булдылар.
-
Теплицадагы беренче уңыш 11.03.2016

Бүген мәктәп теплицасыннан 15 кг. кыяр җыеп алынды. Беренче уңышны барыбыз да яратып ашадык.
Кыяр алырга теләүчеләр булса, мәктәпкә алдан заказ бирүегезне сорыйбыз.
-
Студентлар белән очрашу 06.03.2016

5 нче март көнне, Хезмәттәш” методик берләшмәсе айлыгы планы нигезендә , Хадиева Г.Н. җитәкчелегендә “Күңелләрдә мәңге истә калыр кыңгыраулы мәктәп еллары!” исемле ачык чара булды. Студент егетләр , кызларның мәктәпне сагынып килгәннекләре аларның йөзләрендә, сүзләрендә чагыла иде. Һәркем бу бәйрәмнән канәгать калды.
-
Чаңгы ярышы 04.03.2016

Бүген физкультура укытучысы Ибрагимов Р.З. башлангыч сыйныфлар арасында чаңгы ярышы үткәрде.
-
Ярминкә 04.03.2016

Хадиева Г.Н. һәм Гараева С.С. җитәкчелегендә мәктәп күләмендә гөрләп ярминкә узды. Монда авылыбыз уңганнарының кул эшләре күргәзмәсе куелды. Шулай ук укучылар үзләре пешереп алып килгән ризыкларны саттылар, сыйландылар, рәхәтләнеп ял иттеләр.











