Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мичанская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ"
Визитная карточка
Адрес: | 422055, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Старый Мичан, ул. Школьная, д. 10 |
Телефон: | +7(843)-624-23-22 |
E-Mail: | mishansaba@yandex.ru Snmc.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Мичанская ООШ Сабинского муниципального района РТ" |
Руководитель: | Шайхлисламов Булат Фанитович |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 47 учащихся |
У нас учат: | 18 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мичанская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 ( 106 ) 107 108 109 110 >>
-
Лагерның 14нче көне 16.06.2016
"Кояшкай" лагеры балалары Имам чишмәсенә барып шифалы чишмә суы эчтеләр, уеннар уйнадылар, аннары ашаганнан соң саф һавада уеннар уйнадылар.
"Факел" лагерындагылар бакчада чуп утадылар, болында шифалы үләннәр җыйдылар, саф һавада футбол уйнадылар.
-
Лагерның 13нче көне 15.06.2016
"Кояшкай" лагерындагылар бадминтон уены уйнадылар, сәламәтлек темасына плакатлар ясадылар, "Күңелле стартлар" уздырдылар.
"Факел" лагерындагылар бакчада чөгендер арасын эшләделәр, "Ягез әле, кызлар!" ярышы уздырдылар, Мичән авылы җирлеге буйлап велосипедта йөрделәр.
-
Лагерның 12нче көне 14.06.2016
Бүген барлык балалар да Саба мәдәният йортына Т.Миңнуллинның "Әйт әле, күбәләк" исемле спектаклен карарга бардылар, аннары "Олимп" стадионында ял иттеләр.
-
Лагерның 11 көне 13.06.2016
"Кояшкай" лагерында ял итүчеләр Мишә буенда "Иң күп балык тотучы" ярышын оештырдылар. 15 бала арасыннан балыкны иң күп тотучы булып Максудов Рәис танылды.
Аннары ГТО нормативларын үтәделәр.
"Факел" лагерындагылар бакчада эшләгәнән соң, Мишә буена барып чистартып кайттылар.
-
Лагерның 10нчы көне 11.06.2016
"Кояшкай" лагеры көндәлек план нигезендә алып барылды. Балалар көн дәвамында дару үләннәре белән таныштылар. Авыл клубы хезмәткәрләре белән очрашуда клубта үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Төрле уеннар уйнадылар, рәсемнәр ясадылар.
"Факел" лагерындагылар чишмәләргә рейд ясадылар, бакчада эшләделәр, волейбол уйнадылар.
-
Лагерның 9нчы көне 10.06.2016
Лагерь көндәлек тәртип буенча эшләде. Көн дәвамында "Кояшкай" балалары юлда йөрү кагыйдәләрен кабатладылар, татар халкының милли уеннарын уйнадылар. Кызлар арасында "Озын толым" бәйгесе оештырылды.
"Факел" лагерындагылар бакчада эшләп кергәннән соң. график нигезендә "Нарат" боз сараена барып бозда шуып кайттылар.
-
Лагерның 8нче көне 09.06.2016
Хезмәт лагерында йөрүчеләр бакчада чүп утап кергәнән соң мәктәпнең символикасын ясадылар, аннары саф һавада "Күңелле старт" уеннары уйнадылар.
"Кояшкай лагерында йөрүчеләр "Тәмәкенең зарары" дигән темага әңгәмә үткәрделәр, ГТО сайты белән таныштылар, саф һавада төрле уеннар уйнадылар.
-
Лагерның 7нче көне 08.06.2016
"Кояшкай" лагерындагылар "Тапкырлар" һәм "Зирәкләр" командаларына бүленеп, ребуслар, төрле башваткычлар чиштеләр. Логик мәсьәләләр эшләделәр. "Минем йорт" сайты материаллары белән таныштылар.
"Факел"да йөрүчеләр болында экскурсиядә булдылар, файдалы дару үләннәре җыйдылар.
-
Лагерның 6нчы көне 07.06.2016
"Кояшкай" лагеры балалары табигый материаллардан төрле эшләнмәләр ясадылар. "Һәрбер рәсемдә - хәтер" темасына рәсем конкурсынд катнаштылар. обедтан соң Лесхоз "Нарат" боз сараена бардылар. Рәхәтләнеп ял иттеләр.
"Факел" лагерындагылар теплицида эшләделәр, сканвордлар чиштеләр, спортзалда төрле уеннар уйнадылар.
Ике лагерь өчен дә участок полициясе Садриев Рөстәм Аюпович килеп әңгәмә оештырды.
-
Лагерның 5нче көне 06.06.2016
"Кояшкай" лагерында тәрбияләнүчеләр "Аҗаган" уены уйнадылар, аннары "Йолдызлар иле"нә сәяхәт иттеләр. Ашаганнан соң үз куллары белән табигый материаллардан төрле әйберләр ясадылар.
"Факел" лар тиешле тәнәфесләрне саклап бакчада чөгендер сирәкләделәр, чүпләрне утадылар. Мәктәп темасына такмаклар, шигырьләр иҗат иттеләр. Көндезге аштан соң спорт уеннары уйнадылар.