Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мичанская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422055, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Старый Мичан, ул. Школьная, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-624-23-22 |
| E-Mail: | Michan.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Мичанская ООШ Сабинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Шайхлисламов Булат Фанитович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 16 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мичанская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
3нче чирек башланды 12.01.2017

Күңелле каникуллар тәмамланып, мәктәбебез бүген кабат балаларның шат авазларына күмелде. Алдагы озын чиректә аларга тырышып, авыртмыйча укуларын теләп калыйк.
-
Глава чыршысы 07.01.2017

Бүген мәктәпнең иң тырыш, конкурсларда актив укучылары Саба районы башлыгы тарафыннан оештырылган чыршы бәйрәмендэ булдылар.
-
Лагерьның 7 көне
31.12.2016
Иртәнге линейкадан соң. яңа елга карата газета, открыткалар ясадылар. Укучылар үз һөнәрләрен күрсәттеләр. Бәйрәмгә әзерләгән шигырьләрен сөйләделәр, җырлар башкардылар, күмәк бию күрсәттеләр. Күңелле ял иттеләр.
-
Лагерьның 6 көне 30.12.2016

Иртәнге аштан соң түгәрәк җитәкчесе Мубараков Р.И. балаларны көймә ясау серләренә төшендерде. Укучылар кәгазьдән матур итеп көймәләр ясадылар, аларны үзләренчә бизәделәр. Хадиева Г.Н. "Вокал" түгәрәге җитәкчесе көйләрне, җырларны танырга өйрәтте. Россия һәм Татарстан гимны белән таныштырды. Көндезге аштан сон "Әфлисүн" дискәтүге оештырдылар.
-
Лагерьның 5 нче көне 30.12.2016

Иртәнге гимнастикадан соң Мифтахова Г.Р. "Әкияттә кунакта" темасы астында кызыклы чара оештырды. Аннары саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Табигатькә экскурсия ясадылар. Тарих укытучысы Мингазова Н.Р. татар халкының тарихы турында әңгәмә үткәрде. Түгәрәк җитәкчесе Мубараков Р.И. баларны түгәрәкнең эшчәнлеге белән таныштырды. 2 командага бүленеп метематика буенча уен-ярыш оештырдылар. Кыш темасына рәсем конкурсы узды.
-
Лагерьның 4нче көне 28.12.2016

План нигезендә иртән балалар җыелгач ашадылар, гимнастик күнегүләр ясадылар, информатика укытучысы Сабирзянова Ф. М. белән кызыклы компьютор серләренә төшенделәр, физкультура укытучысы Ибрагимов Р.З. белән "Веселые старты" уены уйнадылар, Файзрахманова Р.Г. белән кызыклы уеннар уйнадылар, саф һавада күңел ачтылар. Көн күңелле үтте.
-
Лагерьның 3 көне 27.12.2016

Бүген лагерьда тәрбияләнүчеләр "НАРАТ" боз сараенда булдылар.Аннары Саба районының боздан, кардан ясалган сыннарын карадылар. Көндезге аштан соң "Иң акыллы уенчы"ны билгеләделәр. Серле кәгазь дөньясының серләренә төшенделәр, оригами ясадылар.
-
Бадминтон ярышы 27.12.2016

Мичән мәктәбе укучылары Тимершык мәктәбендә оештырылган бадминтон ярышында булдылар. 3 нче сыйныф укучылары Харисов Илнар, Байназаров Әмир, Байназарова Мәликә 3 урын алып кайттылар.
-
Лагерьның 2нче көне 26.12.2016

Укучылар көн дәвамында "Оста куллар" дәресендә матур иттеп Яңа ел уенчыгы ясадылар, Хадиева Г.Н. җитәкчелегендә җыр серләренә төшенделәр, саф һавада уеннар уйнадылар, матур итеп әкият уйнадылар, "Туган якны өйрәнү музее"нда экскурсиядә булдылар.
-
Кышкы лагерьның 1нче көне
25.12.2016
Бүген мәктәп яны "Кояшкай" лагеры эшли башлады. Укучыларга инструктаж үткәрелде, планнар белән таныштырдылар. Көн дәвамында "Кар кызында кунакта" исемле чара үткәрелде. Көн бик күңелле үтте.











