Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Новомичанский детский сад «Каенкай» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422055, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Новый Мичан, ул. Ленина, д.28 |
| Телефон: | +7(843)-624-24-33 |
| E-Mail: | Novmichan.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - «Новомичанский детский сад «Каенкай» |
| Руководитель: | Шарипова Айгуль Ралифовна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 9 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Новомичанский детский сад «Каенкай» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
23 февраль-Ватанны саклаучылар көне. 20.02.2023

Әтиләр - безне яклаучы,
Әтиләр - безнең терәк.
Әтиләр янда булганда
Тынычлап тибә йөрәк.
20 февраль көнне бакчабызда Ватанны саклаучылар көне уңаеннан әтиләребезгә, бабайларыбызга багышланган бәйрәм кичәсе узды. Әлеге чарага балалар бик зур әзерлек алып барды, җырлар, биюләр, шигырьләр барысы да чын күңелдән башкарылды. Бәйрәмдә әтиләр дә сынаулар аша үтте, төрле конкурсларда катнаштылар. Балаларның һәрбер чыгышларын әтиләр алкышларга күмде. Бәйрәм азагында балалар әтиләренә үз куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырды.
-
Әтиләребезгә бәйрәм бүләге. 20.02.2023

-
"Юл йөрү кагыйдәләре патшалыгына сәяхәт". 18.02.2023

Бакчабызда юл йөрү кагыйдәләре буенча мавыктыргыч һәм файдалы чара үткәрелде. Балалар юл йөрү хәрәкәте кагыйдәләре , юл билгеләре, светофор сигналлары, урамда һәм юлда үз- үзеңне тоту кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгыттылар. Светофор белән кызыклы уеннар уйнадылыр. Чара юл йөрү кагыйдәләре турында шигырьләр, җырлар белән урелеп алып барылды. Шулай ук бәйрәмдә Саба районы ЮХИДИ хезмәткәре Ягаффарова Гүзәл Назифовна катнашты. Ул балаларга юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде, кызыклы сораулар бирде. Имин юллар теләп бүләкләр тапшырды.
-
Безнең уңышлар. 18.02.2023

ЮХИДИ хезмәткәре Гүзәл Назифовна бакчабызда тәрбияләнүче Мубараков Илданга грамота һәм истәлекле бүләк тапшырды. Ул район күләмендә оештырылган иң яхшы яңа ел уенчыгы "Символ году на посту" (юл йөрү кагыйдәләре буенча) конкурсында катнашып 3 урынга лаек булды. Чын күңелдән котлыйбыз.
-
"Күңелле старт" уеннары. 03.02.2023

-
Әвәләү эшчәнлеге. Минем яраткан спорт төрем. 02.02.2023

Әвәләү эшчәнлегендә балалар белән спорт, аның төрләре турында әңгәмә үткәрелде һәм алар яраткан спорт төрләрен пластилиннан әвәләделәр.
-
Саф һава - тәнгә дәва. 01.02.2023

-
"Кошлар - безнең дусларыбыз" 27.01.2023

Балалар һәр көн кошларга азык салып торалар.Саф һавага чыккач та,без балалар белән кошларның ничек ашаганнарын күзәтеп торабыз һәм һәр вакыт шундый кагыйдә кабатлыйбыз: әгәр кошларны күзәтәсең килсә,үзеңне тыныч тот,кычкырып сөйләшмә,якын килмә.
-
Әвәләү эшчәнлеге "Кызыклы клоуннар" 26.01.2023

-
"Әбиемнең серле сандыгы" 20.01.2023







